Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее latin yazuında])
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее
Нигезләнү датасы 20 декабрь 1961
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Түбән Абдул, Әлмәт районы һәм Татарстан
Рәсми ачылу датасы 8 май 1965
Ябык Дүшәмбе
Адрес Россия, Республика Татарстан, Альметьевский р-он, с. Нижнее Абдулово, ул. Ленина, 101А һәм Россия, Татарстан, Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы, Ленин ур., 101А
Почта индексы 423415
E-mail mailto:zvinera@yandex.ru һәм mailto:ya.gmadina2013@yandex.ru
Рәсми веб-сайт museum.ru/M2661
Карта
 Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее Викиҗыентыкта

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее («Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы — Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее»)Татарстанның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (музей).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 1947 елда гына туган үскән авылына култык таякларына таянып кайткан сугыш инвалиды Хәлиулла Әхмәтшин 14 ел үткәннән соң Түбән Абдул авылында авыл тарихы музее оештырырга карар бирә. Шушы вакыт эчендә аның күңелендә гел бер сорау йөри, ничек итеп илебез өчен аяусыз сугышларда корбан булып, туган якларына кайта алмый калган авылдашларыбызның рухларын мәңгеләштерергә, киләчәк буынга авыл тарихын түкми – чәчми җиткерергә, татар халкының вакыт узган саен югала барган милли гореф - гадәтләрен саклап калырга? Шундый уйлар белән йөргәндә үзе дә музей өчен авыл тарихын сүрәтләгән төрле картиналар, агач сыннар, макетлар ясый башлый. Авыл аксакаллары белән киңәш – табыш иткәч, җирле радио аша үзенең авылдашларына мөрәҗәгать итә:” Хөрмәтле авылдашларым! Әгәр үзебез алынмасак, безнең ата – бабаларыбызны кем кадерләр? Югала барган халкыбыз ядкарләрен кем барлар? Бездән соң килгән балаларга нинди ядкарь, нинди хәтер калыр?”. Шушы чыгыштан соң, Хәлиулла Әхмәтшинның халыктан килгән әйберләрне җыяр өчен дип, үз куллары белән ясаган агач тартмада, авылдашы,Бөгелмә каласында мәктәп директоры булып эшләүче Әгъдәс Йосыповтан килгән, 1734 елда коелган, бакыр, бер тиенлек акча пәйдә була. Бүгенге көндә дә күргәзмә залында агач тартмада торучы шушы бер тиен акча, музейга килгән кунакларны үзенә җәлеп итеп, миннән башлана монда тарих дип сөйли кебек.

Экспозиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер тиенлек акчадан башланып киткән музей фонды бүгенге көндә инде 13 764 экспонат туплаган. Бу экспонатлар арасында Түбән Абдул һәм Елховой авылларының гына түгел, үзенең якын күршеләре булган Кләмәнтәй, Сәрән, Ярсубай, Дальная Ивановка, Кителга авыллары тарихын чагылдыручылары да бик күп. Һәр халыкның үткәнен барлап, саклап торучы, яшь буынга түкми – чәчми аны әббәт тәрбияләү, үз халкының һәм башка милләтләрнең гореф – гадәтләренә хөрмәт белән карау, аны саклау, арттырырга тырышу,дәүләт политикасы фондында,төрле тормыш этапларында халыкның психологиясен, көнкүрешен, социаль үзгәрешләрен күрсәтуне алга куйган Халиулла Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музееның ишекләре бер дә ябылып тормый. Музей сукмакларында Рәсәй халкының аяк эзләре генә түгел, чит илләрдән килгән кунаклардан калган эзләр дә бик күп.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музееның ишекләрен ачып керүгә, сезне авылның күренекле шәхесе, Бөек Ватан сугышы инвалиды, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, музейга нигез салучы Хәлиулла Әхмәтшинга багышланган, күргәзмә каршы ала. Бу күргәзмәдә аның майлы буяу белән ясалган авыл тормышына кагылган картиналары, макетлары, аның тормышы һәм эшчәнлегенә кагылган документаль мәгълүмат урнаштырылган.

Икенче күргәзмәләр залы – “ Археология” бүлегендә Елховой Һәм Түбән Абдул авыллары җирлегеннән табылган бизон һәм мамонт сөякләре, төрле гасырга кагылган археологик табылдыклар белән танышырга мөмкин.

Өченче күргәзмә залы – 1900 еллар башы,крестьян гаиләсе,авылның атаклы чабатачысы булган Төхватулла карт һәм аның тормыш иптәше Мәрьям абыстайның гаиләсе, аларның тормышы, көнкүреше белән якыннан танышырга мөмкинчелек бирә.

Дүртенче күргәзмә залы – “Елховойлылар Бөек Ватан сугышында”. Бу залда Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан сугышка киткән барлык кешеләрне да күрергә мөмкин.Күргәзмәдәге экспонатлар аларның сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын тасвирлап тора.

Бишенче күргәзмә залы – “Бөек Ватан сугышыннан соң колхоз үсеше”. Бу күргәзмә залында колхоз, мәдәният, матбугат, тәртип сагында хезмәт итүчеләр турында мәгълүмат урнаштырылган.

Алтынчы күргәзмә залы – “ Туган ягым табигате”. Бу зал үзенең матур итеп сайрап торучы кошлар, челтерәп аккан чишмә тавышлары белән карарга килүчеләрне табигать кочагына алып кереп, тирә – ягыбызда яшәүче кошлар һәм хайваннар белән танышу мөмкинлеге тудыра. Шул ук вакытта табигать пычрану сәбәпле барлыкка килгән мутант хайваннарны да күрергә мөмкин.

Җиденче күргәзмә залы – вакытлыча ясала торган күргәзмәләр залы, бу залда ел әйләнәсе төрле темаларга күргәзмәләр үтә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]