Казан ханнары мавзолее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан ханнары мавзолее latin yazuında])
Казан ханнары мавзолее
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Казан ханнары мавзолее Викиҗыентыкта

Казан ханнары мавзолееКазанда, Казан кремле территориясендә урнашкан тарих һәм археология һәйкәле. XV гасырда төзелгән, XVII гасырда җимерелгән, хәзерге вакытта мавзолей хәрәбәләре сасклау астында һәм музейлаштырылган. Россиянең федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты.[1]

Казу эшләре тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ике каберлек 1977 елда археолог А.Х. Халиков тарафыннан табыла. 1990 еллардагы антропологик тикшеренүләр нигезендә, алар Мәхмүд һәм Мөхәммәд Әмин ханнары булган. 2004 елда Ф.Ш. Хуҗин җитәкчелегендәге бер төркем археологлар тарафыннан мавзолейның икенче өлеше табылган: өч метрлы тирәнлектә дүрт күмелгән өч бишяруслы каберлекләр (мастабалар) табылган. Соңрак тагын ике каберлек табылган, аларның берсе гомуми склеп астында, ул Алтын Урда чорына караган. Алга таба казу эшләре табылган акташ идәненә зыян китермәс өчен үткәрелмәгән. 2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, мавзолей хәрәбәләрен ябарга һәм күзәтергә дигән карар кабул ителә. Иң яхшы итеп сакланган ике каберлек баштагы халәттә кие сакланган, алар өстенә пыяла гөмбәз урнаштырылган. 2006 елда янәшәдә генә мавзолейда күмелгән ханнар исемнәре язылган истәлек ташы куелган. 2017 елда мавзолейда табылган ханнар һәм аларның туганнары җәсәдләренең бер өлеше искесеннән ерак булмаган яңа каберлектә җирләнгән.

Бина тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казу нәтиҗәләре буенча, мавзолей турыпочмаклы ак ташлы бинадан гыйбарәт. хан сарае һәм хан мәчете янында, Сөембикә манарасы һәм Сарай чиркәве янында, аларның көнбатыш ягында урнашкан. Ул 1460-нчы елларда хан Мәхмүд күзәтүе астында төзелә. Анда Казанның алты ханы: Мәхмүт, Мөхәммәт, Әмин, Ибраһим, Хәлил, Җан-Гәрәй һәм Сафа-Гәрәй каберләре урнашкан. Бина Казанны рус гаскәрләре яулап алганнан соң да тора әле, хуҗалык максатлары өчен файдаланылган. XVII гасырда җимерелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Руины мавзолея казанских ханов // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 137—139. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.