С. М. Лисенков исемендәге музей (Базарлы Матак)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/С. М. Лисенков исемендәге музей (Базарлы Матак) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
С. М. Лисенков исемендәге музей
Нигезләү датасы 2008
Урын 422870 ТР, Әлки районы,
Базарлы Матак, Крайнов ур., 135
Директор Йосыф Заһидулла улы Зарипов
Сайт Музей сәхифәсе

С. М. Лисенков исемендәге музей, С. М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее (рус. Историко-краеведческий музей имени С. М. Лисенкова) — Татарстан Республикасы Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Татарстанда беренчеләрдән булып Космонавтика залы ачылган музей буларак, РФ космонавтика музейлары ассоциациясенә кабул ителгән. Музейның бер филиалы бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейга 2004 елның сентябрендә нигез салына. 2008 елның 25 декабрендә рәсми рәвештә ачыла[1].

С. М. Лисенковның оныгының улы АКШ ватандашы Анатолий Яков улы Михеев космос өлкәсендә эшли («Аэроджет» компаниясенең РФ вәкиллеге башлыгы). Музей хезмәткәрләренә А. Я. Михеев совет һәм РФ космонавтлары белән элемтә булдыруда ярдәм итә. Космонавт Владислав Волковның(рус.) карт бабасы, шулай ук илнең аэрокосмос өлкәсендә эшләүче 9 фән докторы (ш. и. Урал Нури улы Закиров (1933))[2] чыгышлары белән Әлки районыннан. Шунлыктан музейда Татарстанда беренчеләрдән булып уникаль Космонавтика залы ачылган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей беренче гильдия сәүдәгәре (Октябрь инкыйлабыннан соң Себергә, аннан АКШка мөһаҗирлеккә киткән) Сергей Михаил улы Лисенков тарафыннан кызыл кирпечтән эклектика стилендә салынган ике катлы бинада урнашкан. Музей оешканчыга кадәр бинада «Актай» совхозы идарәсе урнашкан булган.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей фондларында дистәләгән мең экспонат тупланган. Музей экспозициясендә археологик табылдыклар, нумизматика, этнография әйберләре, техника һәм гамәли сәнгать тарихы буенча материаллар, скульптура, графика, сынлы сәнгать әсәрләре, сирәк китаплар, документлар, борынгы сугыш кораллары күрсәтелә. Академик Альберт Борһанов җитәкчелегендәге археологик экспедиция музейга Алтын Урда чорына караган уникаль экспонатлар тапшыра[3].

Экспозициянең бер бүлеге Әлки районында туган татар язучысы Нәби Дәүлигә багышланган[4].

Музей филиалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Педер Хузангай музее урнашкан бина

С. М. Лисенков исемендәге музейның филиалы — Педер Хузангай музее. Бүлекчә экспозициясе Чуаш АССР халык шагыйре Педер Хузангай тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Адресы: 422898 Татарстан Республикасы, Әлки районы, Сихтермә-Хузангай авылы, Май урамы, 1нче А йорт. Филиалның төп фондында 244 экспонат һәм ярдәмче фондта 276 экспонат саклана. Экспозициядә шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты, Казанда яшәве, көнчыгыш педагогия техникумында һәм педогогия институтында укуы, Мәскәүдәге тормышы, сугыш кырларындагы көнкүреше, иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеге чагылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Газиз. Әлкием, бәллием. Казан, 1996.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]