Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы
ЮНЕСКО (UNESCO – United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization) – Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы.
1945 елның 16 ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Сан-Францискодагы конференциясендә АКШ, Бөек Британия һәм СССР арасында мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү буенча халыкара махсус оешма булдыру турында карар кылына. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, ЮНЕСКО БМО оешмасы кысаларында тынычлыкны саклау фикерен алга сөрә.
Бүгенге көндә ЮНЕСКО составында 193 дәүләт бар. ЮНЕСКО-ның штаб-фатиры Парижда урнашкан. Оешманың генераль мөдире — Ирина Бокова (Болгария), башкарма шурасы рәисе – Элеонора Митрофанова (Русия).
ЮНЕСКОның алты рәсми теле бар: инглиз, испан, рус, француз, кытай, гарәп.
[үзгәртү] Сылтамалар
- * Оешманың рәсми сайты. ЮНЕСКО. Retrieved on 2010-05-23.