Кеше хокукларының гомуми декларациясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Кеше хокукларының гомуми декларациясеБерләшкән Милләтләр Оешмасының ил-әгъзалары өчен киңәш ителгән, БМО Генераль Ассамблеясе 1948 елның 10 декабрендә Парижның Шайо сараенда кабул ителгән документ. Декларациянең тексты дөньяның 375 тенленә тәрҗемә ителгән (шул исәптән татар теленә, сылтамалар бүлеген кара). 30 матдәдән тора һәм Кеше хокукларының гомуми билленең бер өлеше булып тора.

Икенче дөнья сугышы җимерекләреннән арынмаган Европа иң беренче эше итеп кеше хокуклары конвенциясен булдырды. Ул вакытта кеше хокуклары турында үз хартияләре Бөекбритания,[1]Франция һәм Кушма Штатлар кебек кайбер илләрдә була.

1948 елның 10 декабрендә БМОның Парижда үткән Гомуми җыены зур күпчелек белән Гомуми кеше хокуклары декларациясен хуплый. Декларацияне әзерләү өчен җаваплы комиссиянең беренче рәисе Элеонор Рузвельт җыенда катнашучылар алдында чыгыш ясый. ССРБ Кеше хокуклары декларациясенә 40 ел узгач кына таный.

Гомуми кеше хокуклары декларациясе сүз, вөҗдан, матбугат, җыеннар үткәрү иреклекләрен, белем алу, эш, коллыктан һәм эксплуотациядән ирекле булып яшәү хокукларын ассызыклаучы 30 бүлектән тора.


Декларацияне тәнкыйтләүчеләр[үзгәртү]

Кайберәүләр бу документ күпләр тарафыннан аерылгысыз хокук дип саналган сугышларда катнашмау хокукын искә алмый диләр.

Икенче берәүләр исә үтәлүе мәҗбүри булмаган бу документ тешсез булып кала, кайбер БМО әгъзаларына аны бернинди җәзасыз бозу мөмкинлеге бирә ди.

Пакстан, Согуд Гарәбстаны кебек илләр исә бу документ бездәге мәдәни йолаларны, ислам кагыйдәләрен искә алмый ди.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Магна хартиясе - 1215 елда Англия патшасы чыгарган Иреклекләр турында бөек хартия.

Чыганаклар[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]