Котлы Бөкәш авыл тарихы музее
Котлы Бөкәш авыл тарихы музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Балык Бистәсе районы |
Урын | Котлы Бөкәш |
Котлы Бөкәш авыл тарихы музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1985 |
Урын | 422665 ТР, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш, Зәки Шәймәрданов ур., 2. |
Директор | Гөлфия Шириаздан кызы Гарипова Әнисә Кәримулла кызы Гайсина (филиал мөдире) |
Сайт | Балык Бистәсе музее сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Котлы Бөкәш авыл тарихы музее (рус. Музей истории села Кутлу Букаш) — Татарстанның Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы. Котлы Бөкәш авылы тарихы, борынгы Чаллы шәһәрчеге табылдыклары белән таныштыра.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музей 1985 елда Котлы Бөкәш мәктәбе бинасында ачыла[1].
1992 елдан ТР милли музее филиалы[2].
2005 елда музейның юнәлеше үзгәрә: ТР милли музее иҗади төркеме (җитәкчесе фән кандидаты Алсу Данил кызы Хәйруллина) яңа экспозиция төзи[3].
2011 елның гыйнварыннан — Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы.
Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музейда 2 895 саклау берәмлеге.
Аерым бүлектә Чаллы шәһәрчеге табылдыклары күрсәтелә.
Авылның XIX—XX гасырдагы тормыш-көнкүреше чагылдырыла, йорт җиһазлары тупланган. Документлар һәм фотосурәтләр тупланмасы кызыклы.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Музей истории с. Кутлу Букаш. tatfrontu.ru(рус.)
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Музей.(үле сылтама) Котлы Бөкәш урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
- ↑ Музей истории с. Кутлу Букаш. tatfrontu.ru
- ↑ Филиал №1 «Музей истории села Кутлу Букаш. 2019 елның 24 июль көнендә архивланган. Балык Бистәсе районы сайты, 14.01.2019