2 нче гимназия музее (Чистай)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2 нче гимназия музее (Чистай) latin yazuında])
2 нче гимназия музее
Дәүләт  Россия
2 нче гимназия музее
Нигезләү датасы 2000
Урын Россия байрагы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Чистай шәһәре, Нариман урамы, 65 йорт (2 нче гимназия)
Директор музей җитәкчесе исеме
Сайт музей веб-сайты

2 нче гимназия музееЧистай шәһәре һәм тирә-якның тарихына багышланган этнографик мәктәп музее.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясенең мәктәп музее 2000 нче елда ачыла.

Экспозиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей бүлмәсе бик зур булмаса да, бик күп материал сыйдырган.

     Ул хронологик яктан ХIХ гасырның азагын hәм ХХ нче гасырның 30 нчы елларын үз эченә алган экспонатлар туплаган. Әби-бабаларыбызның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек булган. Йорт тирәсе читән белән әйләндереп алынган булган.Укучылар бик кызык экспонатлар алып килгәннәр: ике, өч, дүрт япьле сәнәкләр, борынгы үлчәүләр, урак, күмер үтүкләре, тимер үтүк, мичтән ипи алу өчен агач көрәк, җилпүч, чуен тоткычлар, тешле бәләк, тәпәннәр hәм башкалар. Өйләр 20 нче гасырның беренче яртысына кадәр керосин лампалары белән яктыртылган. Музейда авыл өенең түрендә торган сандык та бар. Сандыкта  буыннан-буынга тапшырыла торган иң кадерле истәлекле әйберләр сакланган. Татар хатын-кызлары  ашъяулыкларны, кызыл башлы сөлгеләрне үзләре тукып чиккәннәр. Ачык йөзле татар халкының сый-хөрмәтле өстәленең түрендә һәрвакыт күмер самоварлары җырлап утырган. Самовар янында балчыктан эшләнгән чүлмәкләрне бабаларыбыз үз куллары белән ясаганнар. Аны сөт салу өчен кулланганнар.  Милли киемнәр дә үзенчәлекле булган. Хатын-кызны бәби итәкле күлмәк, чигелгән алъяпкыч, чигүле калфак, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән беләзекләр, йөзекләр бизәгән.Ә  ир егетләр чигелгән түбәтәй һәм камзул киеп йөргәннәр. 

Мәктәп тормышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гимназистлар һәм укытучылар коллективы экспонатлар туплауны бүген дә дәвам итәләр. Үз халкыбызның тарихын өйрәнү - безнең бурычыбыз, чөнки ул зиһенне баета, дөньяга карашны киңәйтә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]