Резидә Йосыпова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резидә Йосыпова latin yazuında])
Резидә Йосыпова
Туган телдә исем Резидә Мәхмүт кызы Йосыпова
Туган 4 март 1968(1968-03-04) (56 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Әндереш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагыРФ
Һөнәре журналист, баш мөхәррир
Балалар улы
Ата-ана
  • Мәхмүт Йосыпов (әти)
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Бәллүр каләм

Резидә Йосыпова, Резидә Мәхмүт кызы Йосыпова (Юсупова, 1968 елның 4 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Әндереш) ― журналист, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире (2021 елдан), Яр Чаллы шәһәре матбугат үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» республика бәйгесе җиңүчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 4 мартында Татарстан АССР (хәзер Мөслим районы Октябрь авыл җирлегенә керүче) Әндереш авылында туган. Әтисе Мәхмүт бригадир, умартачы булып эшләгән, Мөслимнең «Авыл утлары» район газетасының үз хәбәрчесе була. Резидәнең мәктәптә укыган чагында ук «Авыл утлары»нда төрле язмалары басылган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1990), анда Флорид Әгъзәмов, Тәлгать Миңнебаев, Мөхәммәт Мәһдиев кебек остазлардан белем алган. Диплом җитәкчесе – Мөнир Әһлиуллин, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире (1990―1996)[1].

1987 елдан массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куя. Яр Чаллыга, «КамАЗ» ПАҖ базасында нәшер ителгән «Нур» газетасына эшкә кайта (баш мөхәррире Нәсыйх Таҗиев). Әлеге газетада 10 ел эшләгәч, «Чаллы-ТВ» телекомпаниясенең (1992―1995, 2001―2010 еллардагы җитәкчесе Рахман Шәфигуллин) мәгълүмат бүлегенә күчә, башта журналист, «Яңалыклар» (Новости) мәгълүмати программасының баш мөхәррире һәм телевидение буенча директор урынбасары вазыйфасында була. Р. М. Йосыпова күп кенә телевизион проектлар авторы, мәсәлән, «Безнең депутат» (Наш депутат), «Һәрвакыт булсын әни» (Пусть всегда будет мама), «Шундый һөнәр бар» (Есть такая профессия)[1].

«Чаллы-ТВ» телеканалында транспорт һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча эшләгән Резидә Мәхмүт кызы, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Зәйнуллин һәм шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль Әгъләметдин улы Кыямов чакыруы буенча, мэриядә рус телендә «Жилой квартал» газетасын (үз газетасы) оештырып җибәрә. Әлеге газета Россиянең торак-коммуналь хезмәтләр тармагындагы алдынгы практикалар җыентыгына кертелгән. «Чаллы-ТВ»да өч ел «Вектор комфорта» дигән тапшыру чыгара[1].

2018 елдан Тукай районының «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарын җитәкли (Гөлчәчәк Вәлиева урынына) [2] Шәһәр мэриясе үтенече белән, ике ел «Жилой квартал» газетасын да алып бара, шулай итеп берьюлы 3 газетаның редакторы була[1].

«Шәһри Чаллы» газетасын 2015 елда ук җитәкләргә тәкъдим итәләр, ләкин ул вакытта үз газетасында эшләү сәбәпле ризалашмый. 2021 елдан – «Шәһри Чаллы»ның баш мөхәррире (Мирһади Разов урынына)[3]. «Татмедиа» җитәкчелеге яңа баш мөхәрриргә газетаны җанландыру бурычын куя. Газета атнага ике тапкыр (чәршәмбе, җомга) чыга. 2022 ел башыннан газетаның җомга саны «Шәһри Чаллы кичләре» дип атала [4] [5].

«Шәһәрдә татар мохитен саклый торган зур чара» дип бәяләнгән «Эх, Чаллы пятачоклары» проектын (традициясен) 30 елдан соң Чаллы шәһәр мәдәният идарәсе белән берлектә яңартып җибәрәләр. [6]. «Калфаклы бәйге»[7], «Минем балам татарча сөйләшә» проектларының идея авторы.

2021 елның июленнән Татмедиа АҖ филиалы – Яр Чаллы татар милли матбугат үзәге («Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Мәйдан» журналы) җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы (2020 елгы) Казан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белгеч булып эшли[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]