Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөҗәһит Әхмәтҗанов latin yazuında])
Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Тугач бирелгән исеме: Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов
Псевдонимнар: Мөҗәһит
Туу датасы: 15 ноябрь 1950(1950-11-15) (73 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түреш
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Иҗат итү еллары: 1993—х. в.
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь, табышмак, эпиграмма
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2012)
Абдулла Алиш премиясе (2010)
Шәүкәт Галиев премиясе (2021)
Бүләкләр: Татарстанның атказанган укытучысы - 2001, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2007), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - 2021

Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Мөҗәһит Заһит (Мирзаһит) улы Әхмәтҗанов (псевдонимы Мөҗәһит, 1950 елның 15 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түреш) — балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1995 елдан). Татарстанның атказанган укытучысы (2001). «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2007), А. Алиш (2010), С. Сөләйманова (2012), Ш. Галиев (2021) исемендәге премияләр лауреаты. Мөслим районының Мактаулы ватандашы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982―1995 елларда директоры булып эшләгән, үзе төзеткән Мөслим урта мәктәбе

1950 елның 15 ноябрендә Татарстан АССР Мөслим районы Түреш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Укуын Күбәк урта мәктәбенә йөреп дәвам итә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1973). Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үтә. Армиядән Мөслимгә кайта һәм Уразмәт авылы мәктәбендә директор урынбасары була, башлангыч хәрби әзерлек фәнен укыта. Район комсомол комитетына икенче сәркатип итеп сайлана. Комсомол, фирка органнарында 6 – 7 ел эшләгәннән соң, 19821995 еллардаМөслим урта мәктәбе директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Лаеклы ялга кадәр ул балалар укыту эше белән шөгыльләнә.

Мөҗәһит Әхмәтҗановның үз сайты (muzagit.ru) бар, ул анда төрле яңалыклар, Мөслим районының күренекле шәхесләре турында мәгълүмат туплап бара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрь. Балалар өчен язган шигырьләре теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. 5 – 6 сыйныфларда «Яшь ленинчы» газетасы (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» журналы белән языша башлый. Район газетасына авылдашларының тормышы турында даими язып тора. Түреш авылында шагыйрь Харрас Әюпов, Камал театры актеры Наил Әюповның булуы аңа илһам өсти.
Ике дистәдән артык китабы дөнья күргән.
Гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен «Күңел нуры», «Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы» исемле уку әсбаплары, туган авылы турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында «Мөслимем җәүһәрләре», Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган «Кыңгыраулы мәктәп еллары» исемле китаплар авторы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Аның шигырьләре мәктәп тормышыннан шаулап – гөрләп, чыңлап тора. Китап битләреннән Мөслим малайлары, Мөслим кызлары елмайган шикелле. Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә, үзенең элгәрләреннән иҗади өйрәнә.
Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре
»

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайтына чакыру шигыре:

Ишекләрем ачык һәр кешегә,
Минем йортка рәхим итегез!
Танышырсыз күңел дөньям белән,
Байлыгымны күреп китегез.
Мактануым түгел, күңлем ачык,
Рухи азыгым да җитәрлек.
Сандыгымда булган байлык белән
Сезне генә кунак итәрлек.
Туган җирем белән танышырсыз,
Нәсел шәҗәрәмне белерсез.
Үз кулларым белән иҗат иткән
Тугра, шәмаилләр күрерсез.
Уен коралларым, китапларым,
Тезелешеп, сезне көтәләр.
Бер төймәгә генә басу кирәк –
Рәхәтләнеп уйнап китәрләр.

Әтисе Мирзаһит (19181996), әнисе Җүәйрә. Бертуганнары Камил, Әлфия.
Хатыны Бания, укытучы.
Уллары Алмаз, «Агромастер» җәмгыятендә эшли; Азат, Мөслим район советы аппараты җитәкчесе; Айдар, Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамблендә баянчы.
Оныклары Булат, Зөлфәт, Алинә, Ләйсән, Ләйлә, Әминә [1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китабы. Казан, ТКН. 2018

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]