Шамил Тимербулатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Тимербулатов latin yazuında])
Шамил Тимербулатов
Туган телдә исем Шамил Харис улы Тимербулатов
Туган 25 сентябрь 1950(1950-09-25)
Татарстан, Казан
Үлгән 30 май 2013(2013-05-30) (62 яшь)
Казан
Яшәгән урын Имәнлек урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Җефет Сәрия Абдрахман кызы
Балалар кызлары Гөлнара, Гүзәл, ? [2]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2013)
Сайт http://shamiltimer.narod.ru/

Шамил Тимербулатов (Шамил Харис улы Тимербулатов) – композитор. Татарстанның (1995), Россиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (2013).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фуат Мансуров белән
Шамил Тимербулатов

1950 елның 25 сентябренда Казанда туган. Казанның Алтынчы балалар музыка мәктәбен (1967), Казан музыка укуханәсенең баян сыйныфын (1972), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов һәм Н. Җиһанов классы) (1977) тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор үзенчәлекле, динамик иҗатында татар халык музыкасы традицияләренә таяна. Төрле жанрларны бергә уңышлы куша алу, үстерү осталыгы белән аерылып тора: татар фольклоры һәм джаз, ислам музыкасы һәм Европа классикасы, борынгы Көнчыгыш музыка традицияләре һәм заманча композитор техникасы. Иҗатында тема итеп милләт тарихы образларын һәм вакыйгаларын, татар халкы язмышын ала. Эстрада һәм балалар өчен музыка өлкәсендә дә эшли. Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова сүзләренә җырлар язды.[3]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хор һәм симфоник оркестр өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симфоник оркестр өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык уен кораллары оркестры өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1977 Баян һәм оркестр өчен концерт
  • 2001 «Өчпочмак» фантазиясе
  • 2002 «Карт өянке» фантазиясе
  • 2005 Балалайка һәм оркестр өчен концерт

Агач тынлы уен кораллары өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виолончель һәм фортепиано өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фортепиано өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1972 Вариацияләр
  • 1979 Соната

Тавыш һәм фортепиано өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2005 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2013 Тукай премиясе — Симфония № 5 («Җиңүнең хатын-кыз йөзе») өчен

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Алмазова Т. Шамил Тимербулатов. китапта: Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009. ISBN 9785852853196

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]