Тимербулатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимербулатов latin yazuında])

Тимербулатовтатар, башкорт, Кавказ халыкларында еш очрый торган фамилия. «Тимер» һәм «Булат» исемнәреннән ясалган.

Әлеге фамилияне йөртүче шәхесләр:

  • Альберт Тимербулатов (14.03.1961) – тимераякта шуу буенча ССРБ спорт остасы, РФ атказанган тренеры.
  • Вил Тимербулатов (01.06.1952) – табиб, профессор, БР ФА академигы.
  • Зөфәр Тимербулатов (03.09.1951) – журналист, БР матбугат министры (2000-2004).
  • Илгиз Тимербулатов – медицина фәннәре докторы, БДМУ прфессоры, БР баш психотерапевты.
  • Мәхмүт Тимербулатов (24.01.1974) – медицина фәннәре докторы (2004), БДМУ профессоры (2016).
  • Тимур Тимербулатов (03.10.1954) – эшмәкәр (төзелеш бизнесы), «КОНТИ» ширкәте хуҗасы.
  • Шамил Тимербулатов (1950-2013) – композитор, Тукай премиясе лауреаты (2013).
  • Шамил Тимербулатов (табиб) – медицина фәннәре кандидаты, БДМУ укытучысы.