Софья Кузьминых

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Софья Кузьминых latin yazuında])
Софья Кузьминых
Туган телдә исем Софья Даниловна Кузьминых
Туган 19 декабрь 1927(1927-12-19) (96 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Балалар кызы Светлана Гарбузова
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРФ атказанган рәссамыТР халык рәссамы - 1998«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) - 2007
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980)
Бакый Урманче исемендәге премия (2001)

Софья Кузьминых, Софья Даниловна Кузьминых (рус. Софья Даниловна Кузьминых, 1927 елның 19 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― гамәли бизәү сәнгате рәссамы, татар декоратив-гамәли сәнгате һәм татар орнаменты буенча әйдәп баручы белгеч. Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1980), Татарстанның халык (1998), Россиянең атказанган рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге (2001), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт (2013) премияләре лауреаты, СССР (1976), Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлекләре әгъзасы, республика, зона, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елның 19 декабрендә Казанда халык сәнгате рухы хөкем сөргән гаиләдә туган. Әнисе профессиональ чигүче, әтисе агачтан кисеп бизәк ясаучы оста булган [1].

Рязань өлкәсенең Кадом[d] шәһәрендә нәфис чигү белгечлеге буенча тегү техникумында һөнәри белем ала. Мәскәү дәүләт текстиль университетының[d] келәм-текстиль бүлеген «рәссам-технолог» белгечлеге буенча тәмамлаган (1963)[2].

Арча милли аяк киеме фабрикасында рәссам-модельер, аннары Казан күн галантерея фабрикасының баш рәссам-модельеры булып эшләгән[3].

Иҗатында Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйган «Зәңгәр шәл» спектакле (К. ТинчуринС. Сәйдәшев) өстендә эшләве аерым урын алып тора. Рәссам тарафыннан эшләнгән зәңгәр шәл спектакльдә әһәмиятле роль уйный[4].

Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы (элекке 40нчы һөнәри техник училище) базасында күн мозаикасын укыту бүлеген булдыруда, декоратив-гамәли юнәлешне үстерүдә зур роль уйный. Татар күн мозаикасы сәнгате традицияләрен, алтын җеп белән тегү, тукучылыкны яңарту һәм келәмнәр ясау, нәзек тукымаларның декоратив рәсемнәрен торгызуда керткән өлеше зур. Эксклюзив эшләре техникумның музеенда саклана[5].

Рәссам күн мозаикасы, күн буенча тиснение, чигү, алтын җеп белән тегү, батик һ. б. декоратив-гамәли сәнгать жанрларында эшли.

Үзенең әсәрләре белән С. Д. Кузьминых халыкка аның борынгы сәнгатен кайтара, ул яңа мотивлар, сюжетлар, орнаменталь композицияләр, нәфис колорит белән баетыла.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

София Кузьминых Россиядә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнаша: «Зур Идел» зона күргәзмәләре (1969―1998), Санкт-Петербургта декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (1990), шәхси күргәзмәләре (1978―2022), 1969 елда күн мозаикасы техникасында башкарылган милли аяк киеме комплектлары коллекциясе өчен «Аяк киеме-69» халыкара күргәзмәсе дипломын ала, 1980 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә халыкара күргәзмә-ярминкәдә алтын медаль ала. 2002 елда ул Франциянең Дижон шәһәрендә Бөтендөнья күргәзмә-ярминкәсендә катнаша[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире табиб Юрий Михайлович. Бер елдан аерылышканнар[4]. Кызы Светлана Гарбузова, рәсссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тысяча и одна голубая шаль. «Республика Татарстан»
  2. София Даниловна Кузьминых. Артхив
  3. 3,0 3,1 Зиля Валеева: «Софья Кузьминых – замечательный мастер декоративно-прикладного искусства». Татар-информ, 19.12.2007(рус.)
  4. 4,0 4,1 Светлвна Бессчетнова. Тысяча и одна шаль. 1000kzn.ru(рус.)
  5. История техникума. 2021 елның 12 сентябрь көнендә архивланган. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Казанский техникум народных художественных промыслов»(рус.)
  6. Татарские мотивы. e-Kazan.ru,8.12.2012(рус.)
  7. С. Д. Кузьминых. Казанский Кремль и Казань(рус.)
  8. Юбилейная выставка Софьи Кузьминых. Государственный музей изобразительных искусств РТ(рус.)
  9. Анна Тарлецкая. В Казани открылась выставка к 90-летию Софьи Кузьминых. Татар-информ, 18.01.2018(рус.)
  10. Выставка Софии Даниловны Кузьминых «К 95-летию художника». culture.ru(рус.)
  11. 2013 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-13, retrieved 2020-05-04 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]