Лейпциг
|
Лейпциг
|
Ле́йпциг (алман. Leipzig, МФА(алм.): [ˈlaɪptsɪç] , лат. Lipsia, югары луж. Lipsk) — Алманиядәге Саксония федераль җиренең иң зур шәһәре.
Тарихи белешмә [үзгәртү]
Бу урында X гасырда славяннар тереклек итә. Язмаларда беренче кат 1015 елда Титмар Мерзебург ельязмасында искә алына (urbs Libzi). 1165 елда Мейсен маркграф Отто Лейпцигка шәһәр хокуклары һәм сәүдә өстенлекләре тапшыра.
Лейпциг Патшалар (Via Regia) һәм Империя (Via Imperii) юллары кисешендә урнашкан. Шул сәбәптән ул зур сәүдә үзәгенә әверелә. Лейпциг базары дөньяда иң беренче зур сәүдә базары булып тора һәм Көнчыгыш Аурупа белән икътисади элемтәләрдә зур урын алып торган.
1409 елда Лейпциг университетының оешуы шәһәрдә юриспруденция һәм нәшрият эешенең җанлданып китүенә сәбәпче. Университетта 1661-1666 елларда математик Готфрид Вильгельм фон Лейбниц укый. Иоганн Себастьян Бах 1723-50 елларда Лейпциг шәһәренең бер чиркәведә эшли. 1813 елда биредә композитор Рихард Вагнер туа.
Шул елны Наполен Бонапарт гаскәренә каршы союздашлар зур сугыш башлый. Аның президенты итеп сәясәтче һәм фәлсәфәче Фердинанд Лассаль тәгаенләнә.
1933 елның сентәбре-декабрендә нацистлар хөкүмәте оештырган Рейхстаг бинасына ут төртеп яндыручылар мәхкәмәсе бара.
-
Иоганн Себастьян Бах һәйкәле