Резеда Әхиярова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резеда Әхиярова latin yazuında])
Резеда Әхиярова
Туган телдә исем Резеда Зәки кызы Әхиярова
Туган 1 июнь 1956(1956-06-01) (67 яшь)
Югары Яркәй, Илеш районы, Башкортстан АССР, ССРБ
Яшәгән урын Жуковски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Җефет

I - Яков Туркенич (1955),

II - Олег Любивец, композитор[2]
Балалар кызы Алина Яков кызы (1977)
Ата-ана
  • Зәки Әкрәм улы (1930) (әти)
  • Мәрьям Җәләл кызы (1930) (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008)

 Резеда Әхиярова Викиҗыентыкта

Резеда Әхиярова (Резеда Зәки кызы Әхиярова) – композитор, Тукай бүләге иясе. Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).[3] Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Татарстанның халык артисты.(2006) Россия Композиторлар берлеге әгъзасы. Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары. Җәлил бүләге бирү комитеты әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 1 июнендә Башкортстан АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Музыка буенча белемне Казанның 7-санлы балалар музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында ала. 7 яшеннән Л. И. Блинов сыйныфында композиция буенча да укый[4]. Музыка училищесының теория бүлеген тәмамлый (1975). Казан дәүләт консерваториясенең Р. Белялов сыйныфын аерым билгеле дипломга тәмамлый (1980), композитор, музыка-теория фәннәре укытучысы белгечлеге ала. Диплом эше: «Зур симфоник оркестр өчен сюита” һәм “Скрипка һәм фортепиано өчен соната”. 1984 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый.[5]

Иҗаты.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар музыка сәнгатен яңа төсмерләргә баеткан, күптөрле жанрларда бердәй уңыш белән эшләүче композиторлардан берсе. Вокал, симфония, театр, кино өчен музыка төрләрендә даими эшли. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлек хас. Р. Әхиярованың әсәрләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал шәһәрләрендә һәм чит илләрдә - Америкада, Алманиядә, Австриядә яңгырый. Венера Ганиева башкаруында җырлары Парижда Татарстан мәдәнияте көннәрендә яңгырый. Хезмәтләре хәзерге заман музыкасы халыкара фестивальләрендә (Америка һәм ССРБ композиторлары фестивале, 1989; Япон һәм татар музыкасы фестивале, 1992; «Европа - Азия» фестивальләре, 1993, 1996, 1998)[6] башкарыла, драма спектакльләрендә, эстрадада, опера сәхнәсендә бердәй еш уйнала. Швеция гитарачысы өчен махсус “Дюнада кич”, “Тартар аллегро” көйләрен яза.[7]

Төп хезмәтләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

100 дән артык романс һәм Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган 200 дән артык җыр, драма спектакльләре өчен язылган көйләр[8]

Зур күләмле хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спектакльләргә көйләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симфоник хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зур симфоник оркестр өчен сюита, 4 кисәктә (1980)
  • “Кол Гали” симфониясе (1988)
  • Габдулла Тукайга багышланган “Моңлы сазым” симфоник поэмасы (1986)
  • “Егетләр” симфоник картинасы
  • “Яшьләр сабантуйда” эстрада- симфония оркестры өчен пьеса

Вокаль-симфоник хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баритон һәм симфоник оркестр өчен “Ил таңы” вокал шәлкеме, татар шагыйрьләре шигырьләренә (1983)
  • Хор, симфония оркестры, солистлар өчен “Дуслыкка ода”, Ренат Харис сүзлзренә (1985)
  • Тенор, нәфис сүз, симфония оркестры өчен “Ватанга” кантатасы, Ренат Харис сүзләренә (1989)
  • Сопрано, тенор, хор, симфония оркестры өчен “Тарих битләре” триптихы, Разил Вәлиев, Розалина Шаһиева сүзләренә (1998)
  • Ефәк юлы” вокал-симфония сюитасы, Розалина Шаһиева сүзләренә (2000)
  • Тенор, симфония оркестры өчен “Ак сөлге” вокал-симфония поэмасы
  • Сопрано, тенор, хор, симфония оркестры өчен “Ашкынулы җыр” кантатасы, Розалина Шаһиева сүзләренә (2001)

Камера - уен кораллары өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кыллы һәм тынлы оркестр өчен септет (1978)
  • Скрипка, виолончель, фортепиано өчен трио (1979)
  • Кыллы квартет (1996)
  • Сораулар” кыллы триосы (1999)
  • Скрипка, фортепиано өчен соната (1980)
  • Виолончель өчен соната - монолог (1984)
  • Балалар өчен фортепиано пьесалары шәлкеме (1985)
  • Скрипка өчен соната (1997)
  • Фортепиано өчен пьесалар шәлкеме (1999)
  • Скрипка, виолончель, кларнет, фортепиано өчен “Нью-Йорктан шаһит” квартеты (2002)
  • Вокал өчен шәлкемнәр
  • Мәхәббәтем” (Ренат Харис, 1988)
  • Балалар өчен, татар шагыйрьләре шигырьләренә (1988)
  • Минем калам” (Т. Юсупов, 1997)
  • Чистай сагышлары” (Флёра Тарханова, 1998)
  • Балалар өчен “Уйныйбыз, биибез” (Роберт Миңнуллин, С. Латыйпова, 2000)

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008) – “Шагыйрь мәхәббәте”[12] операсы өчен (иҗат төркеме эчендә) һәм симфония әсәрләре шәлкеме өчен.[13]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Композиторы Татарстана. - Москва: Издательство «Композитор», 2009. - 260 с.
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  3. «Бәхетле булыгыз» (җыентык). Казан, 1991.
  4. Сайдашева З. Моңло сазым… / Башкортостан кызы. 1989, №2;
  5. Сайдашева З. Резеда Әхиярова: Буклет. Казань, 1989.
  6. Сайдашева З. Песни и мысли Резеды Ахияровой / В мире татарской музыки. Казань, 1995, с. 119 – 120.
  7. Яхонтова Е. Следуя закону искренности /Сов. музыка, 1991, №5.
  8. Миңнуллин Р. Үзе яшь, үзе талантлы // Шагыйрь генә булып калалмадым. Казан, 1998;
  9. Сайдашева З. Резеда Әхиярова / Татарская энциклопедия, Казань, 2002. С.233-234;
  10. Сафиуллина Л. Тукай на оперной сцене. Лирико-драматическая фантазия «Любовь поэта» / Казань, 2006, № 10-11. С.11 – 16;
  11. Маряшов М. Голос Тукая / Казань, 2006, № 10-11. С.17 –19;
  12. Шарифуллина Н. Плывет волшебный кораблик… (о Резеде Ахияровой) / Казань, 2006, № 10-11. С.163 – 169.
  13. Хазиева А. История любви / Элита, 2006, № 12. С. 62 – 63;
  14. Сафиуллина Л. Резеда Әхиярова: Буклет. Казань, 2006.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]