Рөстәм Вәлиев (1961)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Вәлиев (1961) latin yazuında])
Рөстәм Вәлиев
Тулы исеме

Рөстәм Шәрифулла улы Вәлиев

Туу көне

27 октябрь 1961(1961-10-27)

Туу урыны

Самар

Үлү көне

5 март 2014(2014-03-05) (52 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

музыкант

Кораллар

гармун

Хезмәттәшлек

Илһам Шакиров

Милләт

татар

Рөстәм Шәрифулла улы Вәлиев - виртуоз гармунчы, Татарстан Республикасының халык артисты, Русиянең атказанган артисты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Вәлиев Самар өлкәсенең Куйбышев шәһәрендә 1961 елның 27 октябрендә туган. Әтисе машина йөртүче булып эшләгән, әнисе балалар (ике ул һәм бер кыз) тәрбияләгән. Рөстәм – гаиләдә олы бала булган. Әти-әнисе сәнгатькә гашыйк булганнар һәм әкренләп балаларына да шул хисне күчергәннәр.

Рөстәм Вәлиев кечкенәдән баянда уйнарга яраткан һәм шәһәрнең сәнгать мәктәбенә укырга кергән. Унҗиде яшендә (Самар шәһәренең музыка училищесында укыганда) «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә килгән. Анда шөгельләнгәндә аның күңелен татар музыкасы тулысынча биләп ала. Өч ел «Ялкынлы яшьлек»кә йөргәннән соң армия хезмәтенә алына. Кайткач, зур сәхнәгә юл Казан аша икәнлеген аңлап, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә.

Бер үк вакытта халык уен кораллары факультетында белем ала һәм Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Күп кенә татар эстрадасы артистлары белән таныша. Җырчы Зөһрә Шәрифуллина группасына керә, соңрак Әлфия Афзалова белән гастрольләргә чыга.

Халыкка танылуны һәм уңышны аңа Илһам Шакиров белән хезмәттәшлек китерә. Илһам Шакиров – Г. Тукай исмендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты, гаҗәеп башкаручы. Аның көчле, матур тавышы татар көйләренең тирән эчтәлеген, миллилеген ача. Рөстәм Вәлиев егерме елдан артык Илһам Шакировның аккомпанияторы була, аның белән чит илләргә гастрольләргә чыга. Дөнья гизә.

Рөстәм Вәлиев – төрле музыка уен коралларында уйнаучы гына түгел, ә җыр һәм көй иҗат итүче дә. Аның әсәрләрен татар һәм башкорт эстрада йолдызлары башкара.

Рөстәм Вәлиев үзенең осталыгы белән Татарстан һәм Русиядә генә түгел, ә Америка, Канада, Финляндия, Төркия кебек чит илләргә дә таныш. Бу талант иясе баянда, ике рәтле һәм тальян гармунда, флейта, сорнай, кубыз кебек халык уен коралларында уйный.

Танылган гармунчы Рөстәм Вәлиев 2014 елның 5 март кичендә Казанда вафат булды. Үлеме сәбәбе - кузгалган тромб. Рөстәм Вәлиев 7 март көнне Казанның «Киндери» зиратында җирләнде.

Бүләкләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының халык артисты, Русиянең атказанган артисты.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы Ислам Вәлиев (Malsi Music, 1990), электрон музыкант, композитор, битмейкер, DJ, саунд-дизайнер.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]