Рәфыйк Таһиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфыйк Таһиров latin yazuında])
Рәфыйк Таһиров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рәфыйк Рөстәм улы Таһиров

Туу датасы:

9 май 1966(1966-05-09) (57 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Түбән Арбаш

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1987 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР халык артисты - 2012 «Тантана» премиясе - 2013«Тантана» премиясе - 2020
Дамир Сираҗиев премиясе

Рафик Тагиров

Рәфыйк Таһиров, Рәфыйк Рөстәм улы Таһиров (1966 елның 9 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Түбән Арбаш) — драма артисты, Әлмәт татар драма театры актеры (1987 елдан), Татарстанның халык артисты (2012), Дамир Сираҗиев исемендәге (2010) һәм «Тантана» (2013, 2020) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 9 маенда Кукмара районы Түбән Арбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Нәселе, туганлык җепләре белән булмаса да, казый Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Бубыйга (18691937) барып тоташа. М. Бубый Рәфыйк Таһировның әнисенең әбисе Наҗияне тәрбиягә алып үстергән. Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклендә (режиссер Илгиз Зәйниев) Наҗия образы бар. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, 1985 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган. Диплом спектакле — Туфан Миңнуллинның «Кәрлә - мәктәп баласы». Берничә ай «Әкият» курчак театрында эшли. 19851987 елларда Казакъстанда хәрби хезмәт үтеп, Әлмәт театрына кайта. 1987 елдан әлеге театрда хезмәт итә. 1994 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Р. Таһиров — Әлмәт театрының әйдәп баручы артисты, бик органик актер, комедия һәм драма жанрларын тигез буйсындырып, сәхнәнең күрке була белгән шәхес[1]. Беренче елларда актер гади, шаян, үткен егетләр образларын, шулай ук пафослы рольләрдә уйнаган[2]. Тора-бара уйнаган персонажлары үзгәрә, аларның психологик кичерешләре тирәнәя, яшьлек омтылышын тыйнаклык, зирәклек, тормыш турында уйланулар алмаштыра. Иң истә калган рольләре — Мәдинә Маликованың «Йөрәк ничек түзсен?!» әсәрендәге Җиһангир, Илгиз Зәйниевның «Әрем исе»ндә Сәфәр. Режиссерлар Гали Хөсәенов, Зәкия Туишева, Фаил Ибраһимов, Искәндәр Сакаев Әлмәт театрында куйган спектакльләрне якын итә.

Татар театрында сирәк жанр — бер генә артист уйный торган моноспектакль әзерли: Мансур Гыйләҗевның «Микулай» әсәре (режиссеры Марас Чебодаев, Хакасия).

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәфыйк Таһиров

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны Әнисә, Әлмәт театрының элекке әдәбият бүлеге мөдире (2015 елда вафат). Кызлары Ләйлә (Сәмигуллина), юрист, Энҗе, медик.

Икенче хатыны Миләүшә, кызы[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рузилә Мөхәммәтова. Рәфыйк Таһиров: «Сәхнәдә классик әсәрләр җитми». «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 ноябрь, 10нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]