Габделфәт Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделфәт Сафин latin yazuında])
Габделфәт Сафин
Туган телдә исем Габделфәт Габдрахман улы Сафин
Туган 11 октябрь 1962(1962-10-11) (61 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Симетбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре җырчы
Җефет Рузилә, нәшир
Балалар Әдилә, Зөлфәт
Бүләк һәм премияләре «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2023
Татарстанның атказанган артисты (2001), Татарстанның халык артисты (2009)
Сайт gabdelfat.ru

Габделфәт Габдрахман улы Сафинтатар җырчысы, Татарстанның халык артисты (2009), нәшриятче, «Акчарлак» газетасын гамәлгә куючы (2001 елның гыйнварыннан) һәм директоры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габделфәт Габдрахман улы Сафин 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туа. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы.

Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче булмыйча, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., Ш. Җиһангирова сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган әлбумнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр… Габделфәт Сафин 20 әлбум чыгара, 200дән артык җыр башкара, Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Себердә, Пермьдә, Ижауда, Сарытауда, Йошкар-Олада, Башкортстан шәһәрләрендә, Чиләбедә, Екатиринбурда, Самарда һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә.

2001 елның 23 февралендә Татарстан республикасы Президенты указы нигезендә, Габделфәт Габдрахман улы Сафинга татар музыкаль-эстрада сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Аның шәхси «Акчарлак» газетасы Татарстанда иң күп укылучы милли газета булып санала.

Габделфәт Сафин хатыны Рузилә белән кызлары Әдилә һәм уллары Зөлфәтне тәрбияләп үстерәләр.

Еллар, еллар...[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Сафин, Р. Сафина

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]