Фәүзия Бәйрәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Тулы исеме Фәүзия Аухади кызы Бәйрәмова
Һөнәре язучы, җәмәгать эшлеклесе
Туу датасы 5 декабрь 1950(1950-12-05) (61 яшь)
Туу җире ТАССР, Саба районы
Милләте татар
Әтисе Бәйрәмов Әүхади Бәйрәмгали улы
Балалары Зөлфия Кадирова
Сөләйман

Фәүзия Аухади кызы Бәйрәмова – Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Иттифак фиркасе башлыгы, Милли Мәҗлес рәисе. 1990 елларда бик актив сәясәтче, аны хәтта Татар фәрештәсе дип атыйлар һәм Сөембикә белән чагыштыралар.

Хәзерге вакытта Фәүзия ханым Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм язу эше белән шөгыльләнә. 1999 елда Хаҗ кыла.

Эчтәлек

[үзгәртү] Биография

Фәүзия Бәйрәмова 1950 елның 5 декабренда ТАССРның Саба районының Сабай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул белемен башта Казанның театр училищесында, аннары Казан Дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә (1983-1989).

Профессиональ эшчәнлекне Фәүзия Бәйрәмова Казан телестудиясендә башлый. Соңрак ул китап нәшриятында эшли. Журналист һәм мөхәррир буларак, ул күп газета-журналларда яза.

1986 елда ул СССР язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

1988 елда ул Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда катнаша, сәяси эшчәнлеккә кереп китә.

[үзгәртү] Сәяси эшчәнлек

1988 елда Татар иҗтимагый үзәгенә керә. 1990-1995 елларда – Татарстан Республикасы парламенты депутаты.

[үзгәртү] Әдәби эшчәнлек

Китаплар: "Болын" (1986), "Сәнгать дөньясына сәяхәт" (1989), "Моң" (1991), "Мәйдан татарларны көтә" (1992), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Дәверләр күчешендә" (1998).

[үзгәртү] Моны да кара

[үзгәртү] Кулланылган

[үзгәртү] Сылтамалар


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә