Алсу Тимергалина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алсу Тимергалина latin yazuında])
Алсу Тимергалина
Туган телдә исем Алсу Адлер кызы Тимергалина
Туган 28 август 1960(1960-08-28) (63 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Балалар кызы Вероника, дизайнер
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Сайт alsou.artnow.ru

Алсу Тимергалина, Алсу Адлер кызы Тимергалина (Юсупова) (1960 елның 28 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — рәссам (график), нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче. РФ рәссамнар берлеге (2006 елдан) һәм Татарстан рәссамнар берлеге (1995 елдан) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тышкы рәсемнәр
Китапларга иллюстрацияләре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Тимергалина. «Шүрәле». Фото: artlib.ru
А. Тимергалина. «Иске Казан күренеше». Фото: rt-online.ru

1960 елның 28 августында Казанда фантаст язучы Адлер Тимергалин (19312013) гаиләсендә туган. Тамырлары Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылыннан. Казанда сынлы сәнгать мәктәбен (Рәшит Төхбәтуллин классы), Казан сәнгать укуханәсен (1979), И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының (19301998 елларда институт, 1998 елдан университет)[1] сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Татарстан китап нәшриятының сәнгать редакциясендә эшли башлый, өлкән мөхәррир була. Вакытлы матбугатта («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») эшли.
Соңгы эш урыны — «Түгәрәк уен» журналы редакциясендә бизәүче-иллюстратор.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпкырлы рәссам: график рәсемнәр, натюрморт, майлы буяу белән ясалган картиналары бар.
Иҗатының саллы бер өлеше (китап бизәү) Татарстан китап нәшрияты, вакытлы матбугат («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») белән бәйле.
Бизәгән китаплары: Шәүкәт Галиевның «Куян зарядка ясый», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка»сы, Адлер Тимергалинның «Карурман аша» (2011) китабы һәм икетомлыгы, 5 китаптан торган «Балачак энциклопедиясе», Габдулла Тукайның «Шүрәле»се, Роберт Әхмәтҗановның «Орчык җыры», татар халык әкиятләре һ. б.
Майлы буяулар белән язган XX гасыр башы шәһәр күренешләре урын алган «Иске Казан», «Казан» шәкелләре[2].
Декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре: автор курчаклары, батикка ясалган эшләр.
Кайбер әсәрләрен авангард стилендә яза: «Җиде кыз», «Кызлар әйлән-бәйләне» һ. б.

Шәхси күргәзмәләре: Казанда «Парижский дом Д`Эль» галереясы, 2002; Яшел Үзән шәһәр галереясы, сентябрь, 2005; «Казан» ММҮ, сентябрь-декабрь, 2005; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, ноябрь, 2010[3]; Йошкар Олада Республика татар мәдәнияте үзәге, Мари Ил, декабрь, 2014[4]; Сарман районы Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбе, апрель, 2015; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, август, 2015 [5] һ. б.
Шәһәр, зона, Россиякүләм («Зур Идел», 1998; 2004; 2008, Чабаксар; Самар; 2009, Мәскәү; 2010, Түбән Новгород), чит илләрдә (Фәтхия, Истанбул, Төркия, 2004; Минск, Беларус, 2009 һ. б.) күргәзмәләрдә катнаша.
Эшләре «Казан» милли мәдәният үзәгенең музеенда, ТР милли музеенда, ТР сынлы сәнгать музеенда, ТҮРКСОЙ тупланмасында, РФнең Истанбулдагы вәкиллегендә һәм РФ, Алмания, Испания, Көньяк Кореяда шәхси тупланмаларда саклана.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Адлер Тимергалин (19312013). Энесе (әти бер, әни башка) Рөстәм[6].
Ире Ренат Кәримов, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Кызы Вероника, герман-роман телләре буенча КФУ тәмамлаган, дизайнер булып эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Луиза Янсуар. Аның зәңгәр мәмләкәтендә. 2018 елның 28 август көнендә архивланган. «Сөембикә», 2015 ел, сентябрь, 64нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]