Рәгъде Халитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәгъде Халитов latin yazuında])
Рәгъде Халитов
Туган телдә исем Рәгъде Әбелфатыйх улы Халитов
Туган 17 февраль 1943(1943-02-17) (81 яшь)
ТАССР Әгерҗе шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре музыкант
Җефет Наҗия, педагогия фәннәре кандидаты
Балалар улы Салават, нефтьче
кызы Гөлнара, җырчы
Ата-ана
  • Әбелфатыйх Хафиз улы (?-1958) (әти)
  • Нурдидә (әни)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Рәгъде Халитов, Рәгъде Әбелфатыйх улы Халитов (1943, Әгерҗе) — музыкант (баянчы), органолог, Казан педагогия институтының кафедра мөдире (1983), профессор (1998), Татарстан АССР (1983), РФ (1998) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 17 февралендә Әгерҗе шәһәрендә туган. Бабасы Хафиз, әтисе Әбелфатыйх чыгышлары белән хәзерге Минзәлә районы Аю авылыннан, шундагы мәхәлләнең указлы муллалары булган. 1929 елда Әбелфатыйх гаиләсе белән Әгерҗегә күчкән. 3 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнгән Рәгъдегә әтисе бер-бер артлы баян һәм аккордон алып бирә. Мәктәптә укыган чорда ук Рәгъде Халитов Әгерҗенең иң күренекле баянчысына әверелә, аны концерт-кичәләрнең берсеннән дә калдырмыйлар. Әгерҗедә урта мәктәп тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга килә. Кабул итү имтиханнары төгәлләнү сәбәпле, анда укырга керә алмый. Төзелешкә һәм тулай торакка урнаша. Баянчы Рәис Сафиуллиннан дәресләр ала башлый, аның аркылы мәдәният дөньясы белән бәйләнешкә керә. Рәис Сафиуллин Камал театры спектакльләрендә Камал III (Камал Сәләхетдинов) (18991968) һәм башка артистлар бутафор гармун тартып торганда, сәхнә артында барча җыр көйләрен уйный торган була. Шушы эшне 17 яшьлек Рәгъдегә тапшыра һәм ул Камал театрының штатлы музыканты булып китә. 1960 елда Камал театры белән нефть районнарына гастрольләргә дә чыга.

Концертларда катнаша. Үзенең баяны һәм борынгы уен кораллары белән Финляндиядә, Балтик буе һәм Урта Азия республикаларында гастрольләрдә була. Кытайның Гуйминь университетының музыка факультетын ачканда, белгеч буларак катнаша.
КФУның Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәни багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең музыка сәнгате һәм хорография кафедрасы профессоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В. Имамов. Былбыл күңеллеләр. «Мәйдан», 2008 ел, № 6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]