Фәрһад Фәткуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрһад Фәткуллин latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 2 ноябрь 1979(1979-11-02) (44 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре тәрҗемәче, викимедиачы, википедияче
Әлма-матер Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
Катнашучы Вики-конференция 2020[d], Вики-конференция 2019[d], Вики-конференция 2017[d], Вики-конференция 2014[d], Санкт-Петербург татар медиафорумы, Викимания-2019[d] һәм Wikimedia CEE Meeting 2018[d]
Әгъзалык Викимедиа РУ[d], Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме, Дөнья илләренең төбәк әһәмиятендәге һәм асаба халыклары телләрендә Википедия бүлекләре[d], Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Төрки телле викимедиачыларының кулланучылар төркеме[d] һәм Россия телләрендәге Викимедиа проектлары бүлекләре[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт frhd.narod.ru һәм sikzn.narod.ru/index/0-4
 Фәрһад Фәткуллин Викиҗыентыкта

Википедиядә Фәткуллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Фәрһад Фәткуллин, Фәрһад Наил улы Фәткуллин (1979 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — синхрон тәрҗемәче, фрилансер, «Ел викимедиачысы — 2018» (ингл.)[5][6][7][8][9], Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең иҗтимагый әгъзасы[10].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрһад Наил улы Фәткуллин 1979 елның 2 ноябрендә ТАССРның башкаласы Казанда туган.

1986 елда Казан шәһәренең француз телен тирәнтен өһрәнүче 123-нче урта мәктәпкә укырга бара. 1993 елдан Эртугрул Гази исемендәге татар-төрек лицеенда белем ала. 1995-1997 елларда АКШның Миссури штатының Клейтон шәһәре урта мәктәбендә (ингл.) укый. Татар, рус, француз, төрек, инглиз һәм итальян телләрен белә[11]

2002 елда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты бакалавриатын «Предприятие белән идарә итү» (финанс менеджменты) һөнәре буенча белем ала. 2008 елда Казанның Социаль һәм гуманитар белем институты специалитет мәдәниятара коммуникациясе буенча белем ала. 2008 елда биш ай дәвамында АКШның Теннесси штаты Генераль ассамблеясының (ингл.) финанс контроле һәм бюджет анализы комитетларында стажировка үтә[11]

2006-2013 елларда Татарстан Президенты тәрҗемәчесе булып эшли.

2009 елдан — Бөтендөнья банкының штаттан тыш тәрҗемәчесе.

2010-2012 елларда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты һәм АКШ-ның Нью-Йорк дәүләт университеты икеле диплом программасы укытучысы булып эшли.

2012 елда Сингапурның Lee Qwan Yew Institute of Public Policy & Civil Service College (ингл.), ә 2015 елда — INSEAD Executive MBA (рус.) (Фонтенбло, Әбу-Даби, Вена) белем бирү программаларын уза.

Википедия волонтёрлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елдан бирле Тат.Комиссия чикләрендә Татарча Вики-хезмәттәшлек проектлары (рус.) вәкиле булып тора. Икенче утырышында әгъзаларны бу юнәлеш белән таныштырды.[15] Татарча Википедиядә төрле бәйге һәм марафоннарны оештыру һәм үткәрүдә катнаша.

2021 елда Piter.tatar сайты редакциясе татарча белмәгән татарларны таныштыру өчен оештырган лекцияне тәкъдим итте,[16] соңрак Санкт-Петербург татар медиафорумында һәм нәтиҗәдә туган «Татар порталлары союзы» хезмәттәшлеге чикләрендә Вики буенча материалларны әзерләде.[17][18]

2022 елда Татнетны үстерү фондының Попечительләр советына кабул ителде.[19]

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрһад Фәткуллин өйләнгән, кызы һәм улы бар.[11].

Матбугатта әңгәмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://diff.wikimedia.org/2018/07/26/farkhad-fatkullin-wikimedian-of-the-year/
  2. https://www.youtube.com/watch?v=Jys_0QVqtPw&t=2740s
  3. https://ru.wikimedia.org/wiki/Вики-премия_2017/Номинации#Проекты_Викимедиа_на_языках_России
  4. https://commons.wikimedia.org/wiki/File:For_Great_Service_to_Tatar_People_03.jpg
  5. https://ru.wikimedia.org/wiki/Пресс-релизы/Фархад_Фаткуллин_—_викимедист_года! (рус.)
  6. Житель Казани первым из россиян стал «Викимедистом года». ТАСС. 2018-07-29 тикшерелгән.
  7. Премия за хобби (2018-07-25).
  8. Итоги-2018: чем запомнится уходящий год в Татарстане (2018-12-31).
  9. Топ-50 героев татар: кто и что сделал для нации за год? (2018-08-29).
  10. Список Ахметова: названы 35 человек, которые должны спасти татарский язык (2020-07-07).
  11. 11,0 11,1 11,2 Алексей Лучников, Виталий Папилкин. «Я просто делал то, что мне показалось правильным»: как татарин стал викимедистом года. Электронная газета «Бизнес Online». 2018-07-29 тикшерелгән.
  12. Samir Elsharbaty (2018-07-26). Farhad Fatkullin named Wikimedian of the Year for 2018. Wikimedia Foundation.
  13. Википедист года живёт в Татарстане (2018-07-30).
  14. https://ru.wikimedia.org/wiki/Викимедиа:Членство#user-Frhdkazan
  15. Утырышның аудио-язмасының ~ 1:02:00-1:12:00 мизгеле
  16. YouTube сайтында Татарский в Вики. Экосистема Викимедиа и цифровая трансформация һәм кулланылган слайдлар
  17. Гайнетдинова Екатерина Накифовна. ДОКЛАДЫ ПТМФ 2021. Санкт-Петербург татар медиафорумы. 2022 елның 6 февраль тикшерелгән. + слайдлар@Викиҗыентык
  18. «Татар порталлары союзы»ның 30.01.2022 онлайн-утырышында тәкъдим ителгән видео-чыгыш һәм кулланылган слайдлары
  19. Татнетны үстерү фондының XVII Попечительләр Советы үткәрелде. Татнетны үстерү фонды (2022 елның 9 декабрь көне).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]