Санкт-Петербург татар медиафорумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санкт-Петербург татар медиафорумы latin yazuında])
Санкт-Петербург татар медиафорумы
Нигезләнү датасы 2019[1]
Логотип
Дәүләт  Россия
Урын Санкт-Петербург
Төп тема хәбәрләр медиалары[d] һәм татар теле
Кулланылган тел татар теле һәм рус теле
Оештыручы Питер.Татар һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге[d]
Катнашучы(лар) Татар порталлары берлеге[d]
Рәсми веб-сайт spbmf.tatar(рус.)(тат.)
 Санкт-Петербург татар медиафорумы Викиҗыентыкта

Санкт-Петербург татар медиафорумы (PTMF медиафорумы) — Питер.Татар порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегенең көз көнендә уздыра торган медиафорумы, 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә.[2]

Медиафорум татарча медиабазарның алга таба да нәтиҗәле үсешенә һәм татар журналистларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.[3]

Партнёрлары арасында — Бөтендөнья татар конгрессы, Tatar-inform.tatar һәм Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы булып тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Форумны оештыручы булып шәһәрнең татар яшьләре хәрәкәте активисты, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының татар порталына нигез салучы булган Равил Закиров тора.[3]

2019[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Форум беренче тапкыр 2019 елның 31 октябрендә Санкт-Петербург Милләтләр йортында журналистлар, блогерлар һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашында уза. Беренче форумда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, мәгълүмат хезмәте идарәсе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча урынбасары Гөлназ Шәйхиева, Санкт-Петербург милләтләр йорты директоры урынбасары Дмитрий Федотов, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев һәм башкалар катнаша. Анда ретроспективалар контекстында «НУР-СВЕТ» газетасын чыгаруны яңарту, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталларын тәкъдим итү, массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерү (мәгълүматларны бердәм базага җыю), 2020 елда Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган мәдәни һәм социаль инициативаларны билгеләү мәсьәләләре һәм башкалар карала.[4]

2020[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 31 октябрендә онлайн-форматта Икенче Петербург татар медиафорумы уза.[5] Оештыручы булып Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербургның татар журналистлары клубы ярдәмендә Piter.tatar мәгълүмат порталы торган. 2019 елдагы кебек үк, медиафорумның төп бурычларыннан берсе булып "Нур" татар газетасын хәзерге шартларда чыгару турында фикер алышу була.[6][7]

2021[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче тапкыр татар медиафорумы 2021 елның 21 ноябрь көнне «Медиатрендлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары» дип аталып уза.[8] Бу юлы татар медиа җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерү максаты белән уздырылучы әлеге чара, хосусый массакүләм мәгълүмат чараларының тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган.[9] PTMF медиафорумы Татарстан Республикасы матбугать һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә ZOOM платформасында узган.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Өстәмә чыганаклар һәм
  • тема буенча аерым чыккан материаллар исемлеге