Фарис Харисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фарис Харисов latin yazuında])
Фарис Харисов
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры
Вазыйфада
1997–2004
Аңа кадәр Васил Гайфуллин
Дәвамчысы Рәис Шәйхелисламов
Туган 3 гыйнвар 1956(1956-01-03) (68 яшь)
Яңавыл районы, Яңавыл
Белем Казан дәүләт педагогика институты

Фарис Фахраз улы ХарисовТатарстанның дәүләт эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, доцент, Россия Мәгариф академиясенең әгъза-корреспонденты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры (1997-2004). Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы. «Здоровьесберегающее образование» журналының баш мөхәррире.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фарис Фахраз улы Харисов 1956 елның 3 гыйнварында Башкортстан АССР Яңавыл районының Яңавыл эшчеләр бистәсендә (1991 елдан шәһәр) дөньяга килә.

1963-1973 елларда Яңавыл шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә белем ала.

1979 елда татар, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт эшчәнлеген 1973 елда Башкортстанның Яңавыл районының Асаудыбаш сигезьеллык мәктәбенең физкультура укытучысы буларак башлый, анда Казан дәүләт педагогика институтына укырга кергәнче бер ел чамасы эшли.

Институтны тәмамлагач, 1979 елдан алып 1980 елга кадәр Татарстан АССР Саба районының Олы Шыңар урта мәктәбенең тарих укытучысы булып хезмәт итә.

1980 елдан 1987 елга кадәр Саба районында - Олы Нырты урта мәктәбе директоры урынбасары, аннары Үзәк урта мәктәбе директоры булып эшли.

1987 елдан 1991 елга кадәр - Казан шәһәренең 2 нче санлы урта мәктәбе директоры, 1991 елдан 1995 елга кадәр - Казанның 5 нче санлы татар гимназиясе директоры.

1995 елдан 1997 елга кадәр - Казан шәһәре Авиатөзелеш районы администрациясенең мәгариф бүлеге мөдире.

19972004 – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.

2005 елда Мәскәүгә эшкә күчә, Мәскәү дәүләт ачык университеты проректоры булып бер ел чамасы хезмәт куя. [1]

2006 елдан 2009 елга кадәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа төзелә торган Федераль мәгариф үсеше институты директоры.[1]

Бүләкләр, мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы турында берни дә билгеле түгел диярлек.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәгариф министрлыгы сайтында 2021 елның 1 август көнендә архивланган.
  2. Ф.Харисов: «Была вера в то, что дети должны обучаться на родном языке…» — «Мәгариф» журналы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]