Фәһимә Хисамова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фәһимә Хисамова
Ф.Хисамова.jpg
Фәһимә Хисамова
Тулы исем:

Фәһимә Миргали кызы Хисамова

Һөнәре:

тел галиме, профессор

Туу датасы:

1 декабрь 1936(1936-12-01) (78 яшь)

Туу җире:

ТАССР Баулы районы, Кәрәкәшле

Ватандашлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия

Милләт:

татар

Ире:

Нурмөхәммәт Хисамов

Фәһимә Миргали кызы Хисамова — күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы. Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1998).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).

1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.

Хезмәт юлы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

  • 1999-2007 КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире.
  • Хәзерге вакытта КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлекчәсе хәзерге заман татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры вазыйфасында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

  • Татарстанның атказанган укытучысы.
  • Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.[1]

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]