Корбан Галимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корбан Галимов latin yazuında])
Корбан Галимов
Туган телдә исем Галимов Корбан Зәки улы
Туган 31 декабрь 1909(1909-12-31)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Киров өлкәсе, Сасмак авылы
Үлгән 16 апрель 1986(1986-04-16) (76 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре механика өлкәсендәге галим

Галимов Корбан Зәки улы (1909 елның 31 декабре, Киров өлкәсенең Вятка-Поляно районы Сасмак авылы — 1986 елның 16 апреле, Казан) — механика өлкәсендәге галим, физика-математика фәннәре докторы (1958 ел), профессор (1959 ел), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1979 ел), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1984 ел).[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимов Корбан Зәки улы 1909 елның 31 декабрендә Киров өлкәсенең Вятка-Поляно районы Сасмак авылында дөньяга килгән. 1929 елда Малмыж шәһәрендә милли азчылыклар педагогика техникумын тәмамлап, бер ел авыл мәктәбендә укытучы булып эшли һәм 1930 елның көзендә Казан дәүләт университетына укырга керә. 1936 елда дүртенче курста укыган чагында ук сыгылмалы пластинкалар теориясе буенча гыйльми эш башкара. Эш Татарстан АССРның 15 еллыгына багышланган яшь галимнәр конференциясендә хәбәр ителә.[2] 1935 елда Казан университетын тәмамлый. Университетны тәмамлагач шунда ук эшкә кала һәм 1985 елга кадәр эшли. Уку вакытында К.З. Галимов университетның иҗтимагый тормышында актив катнаша, Татпрофсовет каршындагы пролетар студентлар өлкә бюросы әгъзасы була. Шул ук вакытта урта уку йортларының татар төркемнәрендә математика укытучысы булып эшли. 1935-38 елларда университетны тәмамлаганнан соң аспирантурада укый. 1939 елда К.З. Галимов пластиклык теориясе буенча кандидатлык диссертациясен бик яхшы яклый. Галимнар советы аңа физика-математика фәннәре докторының гыйльми дәрәҗәсен бирергә карар чыгара, әммә бу карары Мәскәүдә расламыйлар.

Бөек Ватан сугышы елларында Корбан Закир улы физика-математика факультеты студентларына теоретик механика курсын укый һәм сыгылмалылык теориясе белән шөгыльләнә. 1944 елда ул төп нәтиҗәләрен Казан физика-математика җәмгыяте утырышында хәбәр итә. 1941 елда ул Казан дәүләт университетының механика кафедрасы доценты вазифасына раслана, 1958 елда аңа физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә, 1959 елда ул механика кафедрасы профессоры итеп билгеләнә.[2]

Бер үк вакытта 1946-1960 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Физик-техник институтында эшли.

К.З. Галимов җәмәгать эшләренә күп вакыт бирә. 1939 елдан 1948 елга кадәр ул Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана, берничә тапкыр сайлау округ сайлау комиссиясе рәисе һәм әгъзасы була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уңышлы хезмәте һәм иҗтимагый эшчәнлегендә катнашуы өчен ул ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы һәм "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен" медале, КПСС өлкә комитетының һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы, "Бөек Ватан сугышында 30 ел җиңү" медале, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә. Аңа РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.[2]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пластиклык теориясе, сыгылмалылык теориясе, тышчаларның сызыклы булмаган теориясе буенча хезмәтләре яза. К.З. Галимов ирекле хәрәкәт иткәндә җисемнең көчергәнечле һәм деформацияларган халәтен анализлауга гомуми алымнар тәкъдим итте, деформацияләрнең эзлексезлеге тигезләмәсен алды, алар арасында физик чагыштырмалар булуын ача.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нелинейная теория упругих оболочек. Казань, 1957 (соавторство);
  • Основы нелинейной теории тонких оболочек. Казань, 1975;
  • Теория оболочек с учётом поперечного сдвига. Казань, 1977;
  • Теория оболочек сложной геометрии. Казань, 1985 (соавторство).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. — 703с. илл. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]