Габделхәмит Равилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхәмит Равилов latin yazuında])
Габделхәмит Равилов
Туган телдә исем Габделхәмит Зариф улы Равилов
Туган 15 октябрь 1932(1932-10-15)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 6 апрель 2021(2021-04-06) (88 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ
Һөнәре эпизоотолог, академик
Балалар кызы; улы Рөстәм, КДВМА ректоры
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган фән эшлеклесе
РСФСР атказанган фән эшлеклесе
ТР Дәүләт бүләге

Габделхәмит Равилов, Габделхәмит Зариф улы Равилов (1932 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан2021 елның 6 апреле, РФ, ТР, Казан) ― ветеринария эпизоотологы, ветеринария фәннәре докторы (1977), профессор (1983), ТР ФА академигы (1995), ТАССР (1983) һәм РСФСР (1990) атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе (1995). Озак еллар Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтын җитәкли.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 15 октябрендә Казанда туган. Сугыштан кайткан туганы киңәше белән Казан ветеринария техникумына укырга кергән. 1952―1955 елларда Кызыл Йолдыз районы Үсәли ветучастогында ветеринар-техник. 1960―1964 елларда Аксубай районы «МЮД» совхозы баш ветврачы [1].

Югары белем һәм аспирантура Н. Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институты белән бәйле. 1964 елда Казан ветеринария институтының вирусология кафедрасына аспирантурага укырга керә. Кандидатлык диссертациясе 1968 елда, докторлык диссертациясе 1975 елда якланган. 1984 елда аңа киләчәктә Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты (рус. ВНИВИ) булачак структураны җитәкләүне ышанып тапшыралар.[2]. ВНИВИ Казанда СССР Хөкүмәте карары белән массакүләм зарарлану коралын куллану нәтиҗәләрен булдырмау өчен төзелә. Институт коллективы Әрмәнстанда Спитакта җир тетрәү(рус.) нәтиҗәләрен бетерүгә үз өлешен кертә, Казакъстанда кыргый кәҗәләрнең йогышлы авыруларын, Диңгез буе краенда тилчә авыруын бетерүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәтә, Чернобыль АЭСындагы(рус.) авариядән соң радиацион зарарлану зонасында бик зур эш башкара. Габделхәмит Зариф улы һәм аның укучылары беренче тапкыр авыл хуҗалыгы хайваннары вирусларының кайбер төркемнәренең табигый һәм биологик үзенчәлекләренә фәнни нигезләмә бирә, бу алга таба киң ветеринария практикасына кертелгән диагностиклар һәм вакциналар җыелмасын булдырырга мөмкинлек биргән[3]. Институт фән һәм техника өлкәсендә СССР Хөкүмәте премиясе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тикшеренүләрнең фәнни юнәлешләре булып ветеринария, вирусология, микробиология, эпизоотология, иммунология һәм ветеринария санитариясе тора. Тикшеренүләрнең яңалыгы 60 тан артык СССРның авторлык таныклыгы һәм Россиянең уйлап табуга патентлары белән расланган. Аның тарафыннан 70 тән артык норматив документ әзерләнгән һәм расланган; аның фәнни җитәкчелегендә ветеринария һәм биология фәннәре буенча 13 доктор һәм 30 фән кандидаты әзерләнгән.

Г. З. Равилов тарафыннан 500 дән артык фәнни эш, шул исәптән ветеринария һәм биологиянең көнүзәк проблемаларына багышланган 9 монография бастырылган[4]. Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенең фәнни консультанты буларак, терлекчелекнең уңышлы үсешен комплекслы тәэмин итү өчен препаратлар һәм чаралар эшләүдә катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равилов Абдулхамит Зарифович. Татарский энциклопедический словарь. ― Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 ― 703 с., илл.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]