Вирусология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Вирусологиякешедә, хайван һәм үсемлекләрдә күп санлы йогышлы авырулар китереп чыгаручы вируслар, субмикроскопик һәм күзәнәк эче паразитлары, бактерияләр, иң гади һәм күгәрек гөмбәләре турындагы фән.

Вирусология — микробиологиянең зур һәм мөстәкыйль бүлеге. Медицина-биология фәннәре арасында төп урыннарның берсен алып тора. Моңа өч шарт булыша:

1) вируслы авырулар кеше һәм хайваннарның инфекцион патологиясендә зур урын алып тора, бактериаль, протозой һәм гөмбәчек авыруларының кимүенә һәм бетүенә бәйле рәвештә, аларның роле үскәннән-үсә бара;

2) хәзерге вакытта күпләгән тикшеренүчеләр неопластик процессларны (яман шеш, лейкоз һ.б. яман авыруларны) вируска бәйләп аңлаталар;

3) вируслар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан аерылып тора; органик дөньяның иң гади оешкан формасы буларак, вирус модельләрендә иң мөһим биологик проблемалар өйрәнелә: нуклеин кислоталары һәм аксымнарның генетик коды, синтезлануы, метаболизмның күзәнәктәге химик мутагенезы, көйләү механизмы һ.б.

Тикшеренү объектына һәм бурычларына бәйле рәвештә, вирусологияне берничә мөстәкыйль дисциплинага аералар: гомуми вирусология, а.х. вирусологиясе (фитопатология бүлеге буларак), медицина вирусологиясе һәм ветеринария вирусологиясе. Гомуми вирусология вирусларны ясалма шартларда үрчетү, вируслы авыруларны диагностикалау ысулларын эшли, вирусларның биологиясен, физиологиясен, химик составын һәм структурасын, вируслы кисәкчекләрнең (вирионнарның), вирустагы тупланмаларның генетикасын, эволюциясен, морфологиясен, вирусларны классификацияләү принципларын, вирусларга каршы иммунитетның табигатен, кеше, хайван һәм үсемлекләрнең вируслы авыруларын специфик профилактикалау һәм дәвалау алымнарын өйрәнә.

Гомуми Вирусологиянең уңышлы үсүе биохимиянең күпләгән күренекле вәкилләре тикшеренүләре белән бәйле.

Aвыл хуҗалыгы вирусологиясе культуралы (бөртекле, яшелчә, җиләк- җимеш, техник) һәм кыргый үсемлекләрнең вируслы авырулары этнологиясен, аларның табигатьтә таралу ысулларын өйрәнә, профилактика һәм көрәш алымнарын эшли.

Ветеринария вирусологиясе имезүче йорт хайваннары, кошлар, затлы мехлы җәнлекләр, балыклар һәм кыргый хайваннарның вируслы авырулары этнологиясен, лаборатор диагностикасын, профилактикалауны өйрәнә. Этнологияне билгеләү һәм элек билгеле булмаган вируслы инфекцияләрне өйрәнүнең яңа алымнарын эшләү ветеринария вирусологиясе үсешендә аеруча мөһим этап булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань:Магариф, 2010.— 495 с.