Микробиология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Микробиология (гр. mikros кече + биология) — микроскопик һәм субмикроскопик зурлыктагы бик кечкенә организмнар — микроорганизмнар турындагы фән. М.нең өйрәнү объектлары — бактерияләр, гөмбәләрнең кайбер төрләре, иң түбән төзелешлеләр, шулай ук вируслар, риккетсияләр, микоплазмалар. М. микробларның морфологиясен, физиология, систематика, экология, генетикасын, аларның терек һәм терек булмаган табигать белән үзара бәйләнешләрен, аларны кешенең производство эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә (сәнәгать, а.х.) файдалану мөмкинлекләрен һәм ысулларын, шулай ук кеше, хайван, үсемлекләрнең йогышлы авыруларына каршы үзенчәлекле көрәш чараларын өйрәнә. Микроорганизмнарның төрле төркемнәрен өйрәнү максатыннан чыгып, М. аерым мөстәкыйль дисциплиналарга бүленгән: бактериология, микология, протозоология һәм вирусология. Тарихи үсеш процессында һәм фәнни, практик бурычларга туры китереп, М. гомуми М.гә, техник (сәнәгати) М.гә, а.х. М.сенә, медицина М.сенә, ветеринария М.сенә аерыла. Гомуми М. микроорганизмнарның үсеше һәм тереклек эшчәнлегенең гомуми закончалыкларын, аларның табигатьтә матдәләр әйләнешендәге ролен өйрәнә. Медицина М.се кеше өчен патоген микробларны һәм тышкы тирәлекнең билгеле бер шартларында кеше организмы белән микробларның үзара йогынтысын өйрәнә, шулай ук йогышлы авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалауның специфик ысулларын эшли. Ветеринария М.се — М.нең мөһим тармагы. Аның өйрәнү объектлары: а.х., промысел һәм киек җәнлекләрнең, балык, бал кортларының йогышлы авыруларын кузгатучылар, шулай ук хайваннар һәм кешеләрнең уртак авыруларын китереп чыгаручылар — антропозоонозлар. Ветеринария М.се патоген микробларны гына түгел, ә бәлки терлекчелектә (ашкайнату трактының, азыкларның микроблар флорасы), терлекләрдән алынган азык продуктлары технологиясендә һәм тире-мех чималын эшкәртүдә әһәмияткә ия булган микроорганизмнарны да өйрәнә. Ветеринария М.се практиканы хайваннарның йогышлы авыруларын специфик диагностикалау, профилактика һәм терапия ысуллары белән коралландыра. Санитария М.се — ветеринария һәм медицина М.сенең бер бүлеге. Ул патоген микробларның тышкы тирәлектә яшәү шартларын, тышкы тирәлекне (су, туфрак, һава) патоген микроблардан чистартуда микроорганизмнарның ролен өйрәнә, шулай ук тышкы тирәлекне сәламәтләндерү, дезинфекцияләү ысулларын, әйләнә-тирәлекнең (су, һава, туфрак, сөт ашамлыклары, азыклар) кайбер элементларының пычрану күрсәткечләрен эшли. Ветеринария һәм медицина М.се — тикшеренүләрнең максатлары һәм ысуллары буенча якын дисциплиналар, әмма ветеринария М.сенең үзенчәлекләре бар: 1) күпләгән авыру кузгатучылар өчен (мәс.,себер түләмәсе,сальмонеллёзлар, пастереллёз, бруцеллёз, туберкулёз, лептоспироз- лар) хуҗаларның киң таралган булуы; 2) патогенлыкны лабораториядәге хайваннарда гына түгел, ә бәлки турыдан-туры әлеге авыруны йоктырган хайваннарда да тикшерү мөмкинлеге; 3) сынала торган вакцина һәм иммунлы сүлне (сыворотка), нәкъ менә биопрепарат нинди хайван өчен әзерләнгән булса, соңгы контроль йогышландыру юлы белән эксперименталь сынау мөмкинлеге; 4) тәҗрибә өчен сайланып, махсус диагностика максатында үтерелгән хайванның органнарын һәм тукымаларын яру һәм микробиологик тикшерү юлы белән сынала торган специфик диагностика препаратының нәтиҗәлелеген төгәл билгеләү мөмкинлеге. Мондый хәлләр ветеринария М.сендә килеп чыккан кайбер М. һәм иммунология мәсьәләләрен тизрәк һәм дөресрәк хәл итү мөмкинлеге тудыра. Тарихи белешмә. Хәзерге фәнни нигезләнгән М. чагыштырмача яшь фән булса да, аның тамырлары борынгы заманнарга ук барып тоташа. Әле безнең эрага кадәр үк галимнәр күренми торган зарарлаучы башлангычлар булуы мөмкин дип уйлаганнар. XIX гасыр азагы һәм XX гасыр башы — микроорганизмнарны аеруча нәтиҗәле өйрәнү чоры. Күпләгән йогышлы авыруларның микроблардан башлануы ачыкланды һәм аларның күпчелегенең авыру таратучылары беленде. Әмма мөгезле эре терлекләрдә түләмә, үләт, борынгыдан килгән чәчәк, котыру һ.б. авыруларны кузгатучылар әлегәчә ачыкланмаган. Йогышлы авыруларның этнологиясен өйрәнү белән беррәттән, М.нең мөһим тармагы — иммунология тагын да үстерелә. Иммунологиянең фәнни нигезләре рус галиме И.И.Мечников тарафыннан салына. Ул, иммунитетны чагыштырма физиология һәм патология позициясеннән өйрәнеп, иммунитетның фагоцитар, биологик теориясен булдыра (1883). Ветеринария проблемаларын тикшерүгә Л.С.Цен- ковский, А. А. Раевский, И. М. Садовский, А. П. Ша- лашников, А.Ф.Конев, А.В.Дедюлин (микробиологларның Харьков мәктәбе), X.И.Гельман, И. В. Гордзялковский, М. Г. Тартаковский, А. А. Владимиров, Е. М. Земмер, С. С. Евсеенко (Петербург мәктәбе); ветеринария М.се үсешенә И. П. Ланге (Казан ветеринария институты), В. Гутман (Юрьев ветеринария институты) зур өлеш кертәләр. Эчке эшләр министрлыгының ветеринария лабораториясе базасында ветеринария М.сенең күп кенә төп мәсьәләләрен тикшергән әйдәп баручы микробиологлар плеядасы үсә: П. Н. Андреев, Н. А. Михин, С.Н.Вышелесский, Д.С.Руженцев, П.В. Сизов, А. П. Уранов, С.И. Драчинский, В. И. Якимов, С.Н.Павлушков һ.б. 50 нче еллар ветеринариядә вирусологиянең шактый алга китүе белән билгеле. Илебез М.сен үстерүгә М. П. Тушнов, А. М. Кирхенштейн, Н. П. Вишневский, М. В. Рево, В. В. Кузьмин, Г.В.Жуков, В.С.Зарубкинский, П.М.Свинцов, Т. П.Слабоспицский, М.К.Юсковец, И.В.Под- дубский, И. А. Каркадиновская, Н. Н. Гинсбург, С.Н.Муромцев,П.С.Соломкин зур өлеш кертәләр. Ветеринария хезмәте ихтыяҗларын тәэмин итеп, ветеринария М.се өлкәсендә галимнәрнең һәм практик микробиологларның зур армиясе эшли. Биофабрикалар җитештерә торган биопрепаратлар ассортименты елдан-ел арта һәм аларның сыйфаты даими яхшыра. Биопрепаратлар әзерләү технологиясе дә тамырдан үзгәрде: микроблар үстерүнең реактор ысулы кулланыла, туклыклы тирәлекләр камилләштерелә, препаратларны лиофилизацияләү, препаратлар әзерләү процессларын механикалаштыру, продуктларны стандартлаштыру алып барыла.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.