Әбүбәкер Терегулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әбүбәкер Терегулов

Тулы исеме Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов
Һөнәре табиб
Туу датасы 21 февраль 1885(1885-02-21)
Туу җире Уфа, Уфа губернасы
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Русия империясе
СССР байрагы ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 18 декабрь 1966(1966-12-18) (81 яшь)
Үлем җире Казан, Татарстан
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены
РСФСРның атказанган фән эшлеклесе

Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов (21 февраль 1885 — 18 декабрь 1966) — табиб һәм педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе, татарлар арасында беренче медицина профессоры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

1885 елның 21 февралендә Уфа шәһәрендә Мөселман Диния нәзарәтенең җаваплы хезмәткәре гаиләсендә туа. 1898 елда ул Уфа гимназиясенә укырга керә. Гимназияне тәмамлагач, 1906 елда Казан император университетының медицина факультетына укырга килә.

III курсны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында Терегулов Уфа губернасы Минзәлә өязе Акташ авылында эшли. Бернинди медицина ярдәме күрмәгән игенче сыйныфының сәләмәтлегенә янаган куркыныч авыруларга (ваба һ.б.) каршы торалмавын күргән булачак табиб Терегулов катлаулы врач хезмәтенең асылына тирәнрәк төшенә, медицинада профилактика, аңлату-мәгърифәтчелек юнәлешен үстерүнең мөһимлеген ныграк аңлый башлый.

1911 елда Әбүбәкер Терегулов медицина факультетын «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Профессор Казем-Бек сәләтле татар егетенә үз клиникасында калырга тәкъдим итсә дә, Терегулов үзенең хезмәт юлын земство врачы булып башларга карар кыла. Ул ике ел Уфа губернасының Чишмә станциясендә земство табибы булып эшли. Аның укуын дәвам итүе, фән белән тирәнтен шөгыльләнүе һәм көндәлек табиблык хезмәте шуннан соң башланып китә.

1913 елда Әбүбәкер Терегулов Казанга кайта; университетта ординатор, 1917 елдан ассистент булып эшли.

Гражданнар сугышы һәм аннан соңгы чорларда Терегулов, күп кенә башка врачлар белән бергә, башта - Томск университетында, соңрак Иркутск шәһәре госпиталендә эшли.

1927 елда Әбүбәкер Терегулов докторлык диссертациясен уңышлы яклый; 1929 елда приват-доцент исеме ала һәм шушы ук елда ул эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Аңа кадәр бу вазифаны Шамов хастаханәсендә С.С.Зимницкий башкарган була. Шулай итеп, ул, татарлардан беренче булып, медицина өлкәсендә профессор була.

Алга таба аның бөтен гомере шушы хастаханә белән бәйле. 1944 елдан ул ахыргы көннәренә чаклы госпиталь терапиясе кафедрасын җитәкли.

Әбүбәкер Терегулов җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Сугыш елларында ябылып торган «Казан медицина журналы»н яңадан чыгара башлауда күп тырышлык куя, 1959 елга кадәр журналның редакторы вазифаларын башкара.

Терегулов медицина тарихын яхшы белгән галим буларак та билгеле. Аның Казан терапия мәктәбе үсешен яктырткан күп кенә хезмәтләре бар.

Терегулов 70 тән артык фәнни хезмәт яза, 17 кандидатлык диссертациясе яклаучыларның фәнни җитәкчесе була.

Әбүбәкер Терегуловның турыдан-туры катнашуы белән Казанда беренче рентген аппараты, беренче электрокардиограф куйдырыла.

Әбүбәкер Терегулов 1966 елның 16 декабрендә вафат була. 1969 елда аның исеме Казанның беренче шәһәр клиник (элекке Шамов) хастаханәсенә бирелә.

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр[үзгәртү]

1940 елда Ә.Г.Терегуловка Татарстан АССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Ул Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Кызыклы фактлар[үзгәртү]

  • Язучы Габдрахман Әпсәләмов «Ак чәчәкләр» романында хирург Әбүзәр Таһиров образын язганда Әбүбәкер Терегуловны күздә тоткан[1].

Библиография[үзгәртү]

  • Талантов В. Казан медицинасының риваяте Әбүбәкер Терегулов //Казан. – 2001. – № 12. – Б.28-32.
  • Маянская К.А. Профессор А.Г.Терегулов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 56 с.
  • Биктимирова Т. Терегулов Абубакир Батыргараевич //Казанский университет (1804–2004): биобиблиогр. словарь Т.3. 1905–2004. Н–Я. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2004. – С.386-387.
  • Абдрахманова Р.Ш., Маянская К.А. Профессор Абубекир Гиреевич Терегулов //Казан. мед. журнал. – 1985. – № 2. – С.155-156.

Чыганаклар[үзгәртү]

  1. Р. Бикмөхәммәтова. Сәйдәшнең бәхет йөзеге