Сембер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сембер
Ульяновск
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Өлкә Сембер өлкәсе
Координаталар 54°19′″ т. к. 48°23'" кч. о. (G) (Я)
Эчке бүленеш 4 район
Шәһәр башлыгы Беспалова Марина Павел кызы
Нигезләнде 1648
Мәйдан 622,46 км²
Климат төре уртача
Рәсми тел рус теле
Халык саны 613 793 кеше (2010)
Телефон коды +7 8422
Рәсми сайт http://ulmeria.ru
Бүләкләр Ленин ордены
Сембер (Россия)
Red pog.png
Сембер (Сембер өлкәсе)
Red pog.png

Сембер (рус. Ульяновск, чуаш. Чĕмпĕр, ирз. Ульянонь ош), УльянРәсәйдәге шәһәр, Сембер өлкәсе администрациясе үзәге. Бу шәһәр Идел яры буенда урнашкан. Хәзерге шәһәр башлыгы — Беспалова Марина Павел кызы.

Халык саны — 613 793 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 637 288 кеше (2010).[1]

Исеме[үзгәртү]

Шәһәрнең беренче исеме, Сембер Болгар кенәзе артыннан бирелә. Шуңа күрә ул урысча да Синбирск, аннары Симбирск булып тора. 1924 елда ул Ульянов-Ленин артыннан Ульяновск дип аталган.

География[үзгәртү]

Шәhәр Идел елганың сул ягында, Мәскәүдән 890 километр көчыгыштарак урнашкан. Муниципаль берәмлек буларак Новоульяновск шәһәр округы, Чардаклы һәм Сембер районнары белән чикләнә.

Куйбышев тимер юлының Ульяновск станциясе. Шәһәр аша А151 (Сембер — ЧуелМ7 автоюлы), Р178 (Саранск — Сембер — МәләкәсСамар), Р228 (Сембер — СызраньСарытауВолгоград), Р241 (Сембер — БуаКазан) автоюллар баралар.

Сембердән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Нижгар ~ 482 км
Вологда ~ 1042 км
Санкт-Петербург ~ 1639 км
Чабаксар ~ 246 км
Йошкар-Ола ~ 336 км
Киров ~ 629 км
Казан ~ 267 км
Ижау ~ 587 км
Пермь ~ 868 км
Саранск ~ 230 км
Мәскәү ~ 903 км
Смоленск ~ 1327 км
Роза ветров
Мәләкәс ~ 85 км
Уфа ~ 578 км
Чиләбе ~ 975 км
Пенза ~ 315 км
Воронеж ~ 856 км
Сочи ~ 1855 км
Сарытау ~ 446 км
Әстерхан ~ 1272 км
Махачкала ~ 1685 км
Тольятти ~ 184 км
Самар ~ 242 км
Ырынбур ~ 627 км

Климат[үзгәртү]

  • Елның урта температурасы — +5,0 °C
  • Елның урта җил тизлеге — 3,9 м/с
  • Елның урта һава дымлылыгы — 74%
Сембер климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,6 4,5 16,5 30 36,2 37,5 38,9 39,3 33,9 26,0 14,3 7,8 39,3
Уртача максимум, °C −6,5 −6,3 0,6 12,0 20,2 24,5 26,3 24,3 18,1 9,6 0,4 −5,3 9,8
Уртача температура, °C −9,8 −10,4 −3,9 6,1 13,6 18,3 20,2 18,0 12,4 5,3 −2,4 −8,4 4,9
Уртача минимум, °C −13,3 −14,1 −7,9 1,1 7,4 12,4 14,5 12,5 7,7 1,9 −4,9 −11,4 0,5
Абсолют минимум, °C −38 −40 −32,8 −20 −6,5 −2,2 3,8 −1 −4,9 −18,9 −29,2 −38 −40
Явым-төшем нормасы, мм 31 24 24 30 39 63 60 48 49 40 32 30 470


Тарих[үзгәртү]

Ulyanovsk00.jpg

Сембер крепостена Хитрово Богдан Матвей улы 1648 елда нигез салган.

1670 елның октябрендә Семберне Степан Разин гаскәрләре чолганышка алганнар, ләкин алар патша гаскәре тарафыннан җиңелгәннәр; Степан Разин үзе дә яралана.

1774 елда Сембер острогында Емельян Пугачёв ябып тотылган.

17081717 һәм 17281780 елларда — Казан губернасы составында, 1737 елдан аның Сембер провинциясе үзәге, 1780 елдан — Сембер калгайлыгы үзәге,1796 елданСембер губернасы үзәге.

XIX гасырда — Идел буендагы икмәк, балык, терлек һәм урман сәүдәсе эре үзәкләреннән берсе. 1790-елларда Сембердә беренче театры ачыла, 1840-елларда театр училищесы.

1856 елда Сембер шәһәрендә 26 чиркәү, 2613 йорт һәм 677 лавка (кибет) булган. 1890-елларда тимер юл Семберне Инза белән, ә XX гасыр башында — Бөгелмә белән тоташтырыла.

1918 елның июньдә Сембер акгвардиячеләр һәм чехословаклар тарафыннан басып алына. Шул ук елның сентябрьдагы Сембер операциясе нәтиҗәсендә азат ителә.

1924 елда Владимир Ульянов-Ленин хөрмәтенә Сембергә Ульяновск исеме бирелә. 1928 елданУрта Идел өлкәсе (1929 елданкрае) составында, 1936 елданКуйбышев өлкәсе үзәге.

1943 елдан Сембер өлкәсе үзәге булып тора.

Халык[үзгәртү]

1811[2] 1840[2] 1856[2] 1897[3] 1914[2] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
~13 300 ~17 700 ~26 500 41 684 ~55 200 ~68 700 ~68 900 ~103 800 205 942 351 085 463 964 625 155 635 947 613 793

Милли состав[үзгәртү]

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 76,0% 77,7%
татарлар 10,7% 10,6%
чуашлар 7,3% 7,1%
мордва 1,4% 1,3%
украиннар 1,4% 1,0%

Административ бүленеш[үзгәртү]

Urban districts of Ulyanovsk.svg

Шәһәр 4 районларына бүленә:

Ленин районы — шәһәрнең иң иске районы. Ул Идел һәм Зөя арасының төньягында ята вә гадәт буенча Үзәккә һәм Төньякка бүленә.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

YJlb9HoBCK 1.JPG

Шәһәрдә туганнар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 http://www.mojgorod.ru/uljanov_obl/uljanovsk/index.html
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1358
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 ел сан алу базасы
  10. 2010 ел сан алу базасы

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]