Сызран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сызран latin yazuında])
Сызран
рус. Сызрань
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1683
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Сызран районы[1] һәм Городской округ Сызрань[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Городской округ Сызрань[d][1]
Сәгать поясы UTC+04:00
Хөкүмәт башлыгы Николай Ләдин[d]
Халык саны 173 260 (2017)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 50 метр
Кардәш шәһәр Пиндиншань[d]
Моның хуҗасы Сызранская ГЭС[d]
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены
Мәйдан 117 км²
Почта индексы 446000–446031
Рәсми веб-сайт adm.syzran.ru
Беренче язма телгә алу 1683
Җирле телефон коды 8464
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Сызран Викиҗыентыкта

Сызран (рус. Сызрань) — Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр, Сызран районының үзәге (район эченә керми).

Халык саны — 178 773 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 179 581 кеше.[3]

2021 елның 10 сентябреннанХезмәт даны шәһәре.[4]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сызран Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Сызранка елгасы тамагында, Самардан Идел агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. Куйбышев тимер юлының Сызрань I станциясе (СамарСызраньПенза сызыгы). Шәһәр аша М5 «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамарУфаЧиләбе), А151 (ЧуелКанашСембер — Сызран), Р227 (Сызран — Шигоны — Усолье), Р228 (Сызран — СарытауВолгоград) автоюллар баралар.

Төмәннән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Ульяновск ~ 135 км. Казан ~ 378 км. Тольятти ~ 127 км.
Пенза ~ 253 км
Җилләр розасы
Җилләр розасы
Самар ~ 191 км
Сарытау ~ 316 км. Балакау ~ 160 км. Казакстан байрагы Уральск ~ 437 км.

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сызран халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сызран климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −8,9 −9,7 −3,9 6,7 13,7 18,8 20,5 18,1 12,8 6,0 −2,6 −7,9 5,4
Чыганак: NASA. База данных RETScreen

Исемнең килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр исеме татар «сыза» сүзеннән + «-ран» (чуаш телендә чыгыш килеше күрсәткече) кушымчадан килеп чыккан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сызран 1683 елда воевода Григорий Козловский тарафыннан крепость буларак нигезләнә.

1717 елданӘстерхан губернасы составында, 1728 елданКазан губернасының Синбир провинциясе составында. 1780 елда Сызранга шәһәр һәм өяз үзәге статусы бирелә.

1856 елда Сызран шәһәрендә 10 чиркәү, 2907 йорт һәм 361 лавка (кибет) булган.

1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки (Сызран янында) кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Сызран янында тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Сызран янында Александр II исемле Идел аша күпере ачыла (совет чорында исеме Сызран күперенә үзгәртелә).

1906 елда Сызран янгыннан зыян күрә; янгын тарафыннан 3 540 йорт, шул исәптә 6 чиркәү һәм монастырь бетерелә.

1928 елданУрта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Сызран округы үзәге. 1938 елдан Сызран районы үзәге булып тора. 1920-1930 елларда Сызранда ГЭС (1929) һәм Кашпир сәверташ комбинаты (1932) төзелә, Суран нефтепромыселы барлыкка килә (1937), тегү һәм мебель фабрикалары (1935), азык концентратлары заводы (1936) ачыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә локомотив һәм нефть эшкәртү заводлары барлыкка киләләр; Шуның өстенә, Сызранга вакытлыча кайбер ССРБ министрлыклары эвакуацияләнләр.[5]

1942 елда Батраки, Правая Волга, Первомайск штб-лары һәм Костычи авылы нигезендә Сызранның Октябрь районы барлыкка килә. 1956 елда ул Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.

Сугыштан соңгы периодта Сызранда машиналар төзү, нефтехимия, химия, энергетик, җиңел, агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатьләре зур үскәннәр. 1997 елда шәһәр составына Новокашпирский штб-ы кертелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1856[6] 1897[7] 1913[6] 1926[6] 1931[6] 1939[6] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[13]
~17 800 32 383 ~43 600 ~48 800 ~55 300 ~77 900 148 391 173 347 178 498 174 335 188 107 178 773

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[14] 2010[15]
руслар 83,7% 89,2%
татарлар 4,2% 5,3%
мордва 2,1% 1,0%
украиннар 2,0% 1,1%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть эшкәртү, нефтехимия, химия сәнәгатенең ширкәтләре; турбиналар төзү заводы, «Сызраньсельмаш» заводы.

мебель фабрикасы. "Волна" тегү берләшмәсе. Азык концентратлары заводы, һ.б.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Самар дәүләт икътисади университиетының филиалы
  • Сызаран хәрби авиация очучылар училищесы
  • Самар дәүләт техника университиетының филиалы

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-03-08 
  4. Указ о присвоении почётного звания «Город трудовой доблести».
  5. http://www.sgubern.ru/journal/article.php?AID=2409&ID=2376&GEO=1224
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/samara/index.html
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1379
  8. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок gks.ru не указан текст
  14. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-03-08 
  15. Национальный+состав+населения+Самарской области 2010, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-11-18 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]