Исландия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исландия latin yazuında])
Исландия
Байрак
Илтамга
Шигарь Inspired by Iceland Edit this on Wikidata
Башкала Рейкьявик
Халык саны 364 260 (31 декабрь 2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 17 июнь 1944 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC±00:00
Рәсми тел ислан теле
География
Мәйдан 103,004.0 км²
Координатлар 65°N 19°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Альтинг
Карта
Икътисад
ТЭП 25 553 миллион US$ (2021), 27 842 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Исландия кронасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.93 (2014)[2]
КПҮИ 0.959 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 82.46829 ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты 26.1 (2017)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +354
ISO 3166-1 коды IS[7]
ХОК коды ISL
Интернет домены .is



Исла́ндия, рәсми исем Исла́ндия Җөмһүрияте (исл. Lýðveldið Ísland)Атлантик океанның төньяк өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. Дәүләт территориясе Исландия утравыннан һәм тагын берничә кечкенә утраудан тора. Илнең исеме Бозлы дәүләт дип тәрҗемә ителә. Исландия Норвегия, ә аннары Дания колониясе саналган, бары тик 1944 елда аерым дәүләткә әйләнгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илгә 900 нче елларда Норвегия ягыннан килгән викинглар нигез сала.

Исландия соңгы берничә дистә ел эчендә тормыш дәрәҗәсе гаять югары булган, эшсезлек проблемасының нәрсә икәнен белмәгән дәүләткә әверелде. Халыкны эш һәм акча белән өч әлүмин заводы тәэмин итә. Исландия Төньяк Атлантик һәм Арктик Океан арасында урнашкан төньяк дәүләт. Аның халык саны 332 529 кеше һәм мәйданы 103 000 кв. км (40 000 кв. миля) бу аны Европада халык иң тыгыз түгел урнашкан ил итә. Башкаласы һәм иң зур шәһәре Рейкьявик. Рейкьявик һәм аның күрше өлкәләре халыкның өчтән икесе өчен өй булып тора. Исландия вулканик һәм геологик яктан актив. Аның эче ком һәм лава кырлары, таулар һәм бозлыклар белән сыйфатлана, шул ук вакытта күп елгалар үзәннәр аша диңгезгә коя. Исландия Гольфстрим агымы тарафыннан җылына һәм аның климаты уртача, гәрчә киңлеге югары һәм Арктик Боҗрасыннан әз генә чыгып торса да. Аның югары киңлеге һәм диңгез тәэсире җәйләрне салкынча итә, шул ук вакытта архипелагның күпчелегендә тундра климаты хөкем сөрә.

Landnámabók мәгълүматына караганда Исландиядә кешеләр безнең эраның 874-енче елында яши башлаган, ул вакытта җитәкче Ингольфр Арнарсон утрауда беренче даими яшәүче булган. Моннан соңгы гасырларда күбесенчә норвегиялеләр һәм азрак дәрәҗәдә скандинавиялеләр Исландиягә күченгәннәр, үзләре белән Гэллик чыгышлы колларны алып килеп. 1262-енче елдан 1814 елга кадәр Исландия Норвегия һәм аннан соң Дания тарафыннан хөкемдарлык ителгән. 20-нче гасырга кадәр, ил күбесенчә балыкчылык һәм авыл хуҗалыгына таянган. Исландия 1918 елда бәйсез булган һәм 1944 елда җөмһүрият булган. Балыкчылыкның индустриализациясе һәм Икенче Бөтендөнья Сугышыннан соң Маршалл планы муллылык китергән һәм Исландия дөньяның иң бай һәм үскән илләренә әверелгән. 1994 елда ул Европа Икътисади Өлкәсенең өлеше булып киткән, икътисади һәм финанс хезмәтләрен диверсификацияләп.

Исландияның икътисады базар икътисады, чагыштырмача түбән салымнар белән. Ул Төньяк социаль системасын тәэмин итә, бу гражданнар өчен гомуми сәламәтлек саклауны һәм өченчел белем бирүне тәэмин итә. Исландияның икътисади, сәяси һәм иҗтимагый тотрыклылыг һәм тигезлеге рейтинглары югары. 2013 елда ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы Кеше Үсеше Индексы буенчы үсеш буенча 13-енче ил булган. Исландия тулысынча диярлек яңартыла торган энергиягә таяна. Килгән дөньякүләм кризисы булып, дәүләтнең банк системасы бөтенләе белән 2008 октябренда уңышсызлык кичергән, бу авыр депрессиягә, әһәмияткә ия сәяси тәртипсезлеккә, Исландияне саклап калу бәхәсенә һәм капитал күчүен контролена китергән. Күп банкирлар төрмәгә утырган һәм икътисад әһәмияткә ия дәрәҗәдә торгызылган, күбесенчә туризмда үсешкә бәйле рәвештә.

Исландияның мәдәнияте дәүләтнең Скандинавия мирасына нигезләнгән. Күпчелек исландиялеләр Германик һәм Гэлик (Кельт) чыгышлы. Исландия теле, төньяк германик тел булып, борынгы Норвегия теленнән килеп чыккан һәм Фарер теленә һәм Көнбатыш Норвегия диалектлары белән тугандаш. Илнең мәдәни мирасына йола Исландия кухнясы, Исландия әдәбияты һәм урта гасыр сагалары керә. Исландия теләсә нинди НАТО әгъзасыннан кечерәк халык санына ия һәм бердәнбер даими армиясе булмаган ил, аның җиңелчә коралланган яр буе саклавы иминлекне саклау өчен җаваплы.

Табигый-географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исландия – шактый салкын ил. Биредә җәй айларында да температура плүс 12 градустан югары күтәрелми.

Исландия – бозлыкларга бай ил (илнең 12 процент территориясен бозлыклар били, ә Ватна дигән иң зур бозлыкның мәйданы 8400 квадрат километр тәшкил итә, бозның калынлыгы 1 километр). Шул бозлыклар астында вулканнар ята.

Вулканнар атуы кеше яшәгән районнарны даими рәвештә лава һәм көл астында калдыра. Шуның иң аянычлысы – 1783 елдагы Лаки вулканының атылуы. Сигез ай дәвамында аккан лава нәтиҗәсендә һава агулы газлар белән нык зарарлана, нәтиҗәдә халыкның – 22, мал-туарның 70 проценты һәлак була. Ә 1875 елда Аскья вулканы атылгач, Исландиянең 10 мең квадрат километр территориясе көл белән каплана һәм күпчелек исландлар илдән күчеп китә. Вулканнар 20 нче гасырда да тынычланмый. 1973 елда Вестман атылып, илгә лава астында калу куркынычы яный. Ләкин бу вакытка халык аңа каршы тору ысулын уйлап тапкан була – көчле насослар белән диңгездән су суыртып, аны лава өстенә сиптерәләр һәм ул суынып катып кала.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рейкьявик мәчетенең яңа проекты

Дәүләт тарафыннан Лютеран чиркәвенә милли чиркәү хокукы бирелгән: бөтен Исландия Рейкьявикта резиденциясе булган епископ җитәкчелегендә милли чиркәүнең бердәм епархиясен тәшкил итә; 281 мәхәлләсе бар. 2002 елга ил халкының якынча 87 %ы милли чиркәүдә әгъза булып тора, 4 % чамасы кеше ирекле лютеран чиркәүләренең берсенә карый. Тагын 4 % халык (11 471 кеше) дәүләт тарафыннан теркәлгән һәм танылган 20 төрле конфессиягә карый. Бу төркемнәрнең иң зурысы — Рим католик чиркәве (4 803 әгъза) һәм Илленчеләр чиркәве (1 630 әгъза), Җиденче көн адвентистлары (725 әгъза) һәм Иегова шаһитлары (638 әгъза). Исландиянең буддизм ассоциациясендә 445 әгъза, Бәһаи җәмгыятендә 387 әгъза, мөселман җәмгыятендә ~1 мең әгъза бар. Яһүд динен тотучылар да бар. Шулай ук Һинд дине тарафдарлары бар (Шри Чинмой Үзәге, Ананда Марга һәм башка медитация һәм фәлсәфә оешмалары).[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Iceland - Religions.(ингл.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]