Актүбә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
«Нурдәүләт» комплексы

Актүбә (каз. Ақтөбе) — Казакъстанның көнбатышында, Аурупа өлешендә урнашкан шәһәр, Актүбә өлкәсенең мәркәзе. Илнең сәнәгый, эшлекле һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Җаекның сул кушылдыгы — Илекнең сул ярында урнашкан.

Эчтәлек

Тарих[үзгәртү]

Тургай өлкәсенең Актүбә өяз шәһәренә 1891 елда Актүбә ныгытмасы урынында нигез салганнар. Ә ул исә 1869 елда барлыкка килде. Шәһәрдә татар бистәсе булды. XX гасырның башында шәһәр аша Оренбург — Ташкент тимер юлы үткән. 1932 елда шәһәр Актүбә өлкәсенең мәркәзе булган.

Халык[үзгәртү]

Шәһәрдә казакълар (68,72 %), руслар (19,58 %), украиннар (5,69 %), татарлар (2,21 %) һәм башка халыклар яшиләр. Халык исәбе 367 мең кеше тәшкил итә, ә шәһәр хакимияте буйсынган 5 авыл округының халкы белән — 416 мең кеше (2012).

Кызыклы фактлар[үзгәртү]

2012 елның июль аенда шәһәрдә Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков катнашуы белән республика сабантуе үткәрелде[1].

Искәрмәләр[үзгәртү]