Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (Яр Чаллы) latin yazuında])
Элеватор тавына җәяүлеләр күпере
Кисеп үтә Чаллы
Корылыш тибы вант күпере

Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (рус. Пешеходный мост на Элеваторную гору) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның ноябрь ахырында Чаллы елгасы аркылы салынган күпер.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элеватор тавына озынлыгы 200 м булган беренче җәяүлеләр күпере 1990-еллар башында салынган. Озынлыгы 128 м булган яңа вант күпере 2012 елың ноябрь ахырында файдалануга тапшырылган. Су өсте тигезлегеннән биеклеге — 15 м.

Күпер Яр Чаллының Комсомол районына керүче ике бистәне — Элеватор тавы бистәсен ЗЯБ бистәсе (Кәгазьчеләр микрорайоны) белән тоташтыра. ЗЯБ бистәсенең 17А комплексындагы Бумажниклар бульвары, 19 йорт артыннан башланып, Элеватор тавы бистәсендәге Орджоникидзе урамы белән (бистәнең Тау мәчете янында) тоташа.

Вант күперенең корылышы юл полотносы белән корыч трослар ярдәмендә тоташкан ике пилонга нигезләнгән.

Күперне төзүнең бәясе — 21 млн[1]. Инвесторлар — РАССТАЛ һәм «Энергогазкомплект» ААҖ[2].

«Татсвет» холдингы электр урнаштыручылары көче белән күпердә 27 фонарь урнаштырылган[3].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы