Чардаклы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чардаклы latin yazuında])
Чардаклы
Карта
Ил Россия
Республика Сембер өлкәсе
Муниципаль район Чардаклы районы
Координатлар 54°21'34"тн, 48°50'42"кнч
Халык саны 11 437 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 433400[1]
Автомобиль коды 73, 173

Чардаклы (рус. Чердаклы, чуаш. Чартаклӑ) — Сембер өлкәсенең Чардаклы районында урнашкан бистә, 19402003 елларда — шәһәр тибындагы бистә. Исеме акчарлак сүзеннән алынган булуы мөмкин.

Халык саны — 11 437 кеше.[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чардаклы Сембердән 35 километр көнчыгыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Чердаклы тимер юл станциясе. Чардаклы аша Р178 (СаранскСемберМәләкәсСамар) автоюлы бара.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чардаклы 1688 елда Пенза өязеннән күченеп килгән йомышлы татарлар тарафыннан нигезләнгән. Чардаклының беренче яшәүчеләр татарлар һәм мордва булганнар.

1859 елда Самар губернасы Ставрополь өязендәге Покровское (Чардаклы) авылында 1 чиркәү, почта станциясе һәм бер базар булган.[3]

1957 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859[4] 1897[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[2]
2 527 3 653 7 524 8 207 10 449 11 091 12 045 11 437

Милли состав (2002): руслар — 60,6%, татарлар — 23,1%, чуашлар — 9,8%, мордва — 0,9%.[11]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ит комбинаты, спирт заводы, май заводы, катнашазык заводы, элеватор.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]