Сарай-Бату

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Сарай-Бату (яки Сарай әл-Мәхрус (гарәпчәдән — Алла тарафыннан саклана дигән сүз), шулай ук Иске Сарай яки Сарай гына дип тә йөртәләр) — Алтын Урданың беренче башкаласы, XIII йөзнең урталарында төзелә. Үзбәк хан заманында мәркәзне Сарай-Бәркәгә күчерәләр.

Сарай-Бату Иделнең сул янсуы Актүбәнең сулъяк ярында, Әстерханнан 180 чакрым югарырак урнашкан була. Хәзер кала урыны шәп-шәрә: сарайлар, мәчетләр, бүтән төрле биналарны Явыз Иван малае Федор патшаның әмере белән 1587 елны җимерәләр дә, шул кирпечләрдән Әстерханда кремль корып куялар—диварлары гаҗәеп калын, чиркәүләре һәм башнялары искиткеч биек, башка төрле биналар шактый зур килеп чыккан.

XIII йөздә яшәгән фарсы галиме Җүәйни «Җиһангир тарихы» дигән мәшһүр китабында:

« Бату Идел буенда, үзенең урдасында иде: үзе урынны сайлап, кала корды һәм аңа Сарай дигән исем кушты »

—дип яза. Бу Алтын Урданың иң беренче һәм иң зур шәһәре була, бик күп шәһәрләрдән озаграк яши—XIV йөз ахырында Алтын Урдага искиткеч зур зыяннар кылган Аксак Тимер явыннан да исән-имин кала һәм дәүләтнең үзе белән бергә тарих сәхнәсеннән төшеп кала.

Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 км² мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. Урта гасырлардагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Җәмгысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый.

Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, суүткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадиерәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар.

Чыганаклар[үзгәртү]