Балчык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Балчыклар (Эстония)

Балчык — башлыча балчыклы минераллардан торган утырма тау токымы. Балчыкның мөһим үзенчәлекләре минераль, гранулометрик һәм химик составына бәйле. Балчыкның төп химик компонентлары булып кремний оксиды (30—70%), алюминий (10—40%) һәм су (5-10%) тора. Минераль составы буенча полиминераль һәм мономинераль (каолинитлы, гидрослюдалы, монтмориллонитлы); чыгышы буенча — физик (ватык) һәм химик (калдык — ашалу катлаулары балчык); утырма туплану шартлары буенча — диңгез һәм континенталь; техник таләпләр характеры буенча — җиңел эрүчән, утка чыдам һәм авыр эрүчән, каолиннар, монтмориллонитлы (адсорбция һәм югары дисперсион) балчыкларга бүленә. Җиңел эрүчән балчык кремний окисьларының югары микъдары (70% ка кадәр) белән билгеләнә. Катлам булып ята. Төсе саргылт көрәннән куе көрәнгә таба; дисперслы(?); яну температурасы 900-1000°С. Кирпеч, керамзит, цемент җитештерү өчен чиймал булып тора. Утка чыдам һәм авыр эрүчән балчык алюмин окисларының югары микъдары (30—40%) белән билгеләнә. Төсләре ак, ачык соры, ачык көрән яки кара; түбән дисперслылар; яну температурасы 1100-1250°С. Йөзләү кирпече, утка чыдам эшләнмәләр, керамика җитештерүдә кулланыла. Каолин (ак балчык) түбән сыгылмалылыгы белән аерыла. Керамика, кәгазь һ.б. җитештерү өчен чимал булып тора. Монтмориллонитлы балчык югары сыгылмалылык белән билгеләнә. Металлургиядә кулланыла (тимер мәгъдәне окатышлары җитештерүдә беркетү, бораулау эретмәләре компоненты сыйфатында һ.б.).

Әдәбият[үзгәртү]

  • Долорс Росс. Керамика: техника. Приёмы. Изделия./Пер. с нем. Ю. О. Бем. — М.: АСТ-ПРЕСС КНИГА, 2003..

Сылтамалар[үзгәртү]