Китапханә
Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин.
Эчтәлек |
Китапханә төрләре [үзгәртү]
Милли китапханәнең максаты булып шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү тора. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Русиядә ике милли китапханә бар — берсе Мәскәүдә (Русия дәүләт китапханәсе), икенчесе Петербургта (Русия милли китапханәсе).
Өлкә китапханәләре милли китапханәләрнең филиаллары ролен уйныйлар. Мондый китапханәләрнең булуы үзәктән еракта урнашкан регионнар өчен аеруча әһәмиятле. Урал һәм Себер өлкә китапханәләренә шулай ук басмаларның бер данәсе зарури рәвештә җибәрелергә тиеш.
Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.
Китапханәләр тарихы [үзгәртү]
Беренче китапханәләр безнең эрага кадәр үк борынгы Көнчыгышта килеп чыга. Гадәттә беренче китапханә буларак б.э.к. 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Мисырда яңа патшалык чорында Рамзес II 20 000 папирусны бер урынга җыюга ирешә. Иң танылган борынгы чор китапханәсе — б.э.к. VII гасырда Ассирия патшасының Ниневиядәге сараендагы чөй язулы балчык тактачыклар китапханәсе. Тактачыкларның төп өлеше хокукый мәгълүмат ташый.
Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып б.э.к. III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә тора.
Дөньяда иң зур китапханәләр[1] [үзгәртү]
| № | Исем | Урнашуы | Саклау берәмлекләре саны |
|---|---|---|---|
| 1 | Британия китапханәсе | 150 млн | |
| 2 | Конгресс китапханәсе | 145 млн | |
| 3 | Нью-Йорк ачык китапханәсе | 53,1 млн | |
| 4 | Рәсәй дәүләт китапханәсе |
|
|
| 5 | Рәсәй милли китапханәсе |
|
|
| 6 | Милли парламент китапханәсе | 35,6 млн | |
| 7 | Франция милли китапханәсе | 31 млн | |
| 8 | Дания милли китапханәсе | 30,2 млн | |
| 9 | Кытай милли китапханәсе | 27,8 млн | |
| 10 | Рәсәй фәннәр академиясе китапханәсе |
|
Татар электрон китапханәләр [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]