Марта Мартьянова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марта Мартьянова latin yazuında])
Рапира Марта Мартьянова
Туган телдә исем Марта Валерьевна Мартьянова
Туган 1 декабрь 1998(1998-12-01) (25 яшь)
РФ, ТР, Казан
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре Рапира спортчы-рапирачы
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ) РФ атказанган спорт мастеры - 2021
Казанның мактаулы гражданы
Сайт marta.martyanova

 [[commons:Category:Marta Martyanova|Рапира Марта Мартьянова]] Викиҗыентыкта

Спорт бүләкләре
Олимпия уеннары
Алтын Токио, Япония 2021
Европа чемпионатлары
Көмеш Тбилиси 2017
Көмеш Нови-Сад 2018

Марта Мартьянова, Марта Валерий кызы Мартьянова (рус. Марта Валерьевна Мартьянова, 1998 елның 1 декабре, РФ, ТР, Казан) ― спортчы-рапирачы, фехтование буенча җыелма команда составында 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары (Токио, Япония) чемпионы, Россия Федерациясенең халыкара класслы һәм атказанган (2021) спорт мастеры, Казанның Мактаулы гражданины (2021).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елның 1 декабрендә Казанда туган. Әтисе Валерий (кызы 1нче сыйныфта укыганда вафат), әнисе Неля, игезәк бертуганнары (энесе, сеңлесе) бар. Казанның 34нче мәктәбен тәмамлаган (2016). Идел буе спорт һәм туризм академиясендә һәм читтән торып ТИСБИның бухучет бүлегендә укый.[1].

Татарстанның «Динамо» спорт җәмгыяте шәкерте. «Фехтование буенча Олимпия резервының республика спорт мәктәбе» дәүләт автоном учреждениесендә 8 яшеннән шөгыльләнә. Беренче тренеры — Елена Александр кызы Прохорова. Казан фехтование мәктәбендә тренеры – Олимпия чемпионы Артур Камил улы Әхмәтхуҗин[2].

Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда кадетлар арасында шәхси беренчелектә дөнья чемпионы була. Шул ук елны Нанкинда узган Икенче җәйге Яшүсмерләр Олимпия уеннарында көмеш медаль яулый.

2017 елда, финал көрәшендә ватандашы Адилә Абдрахманованы җиңеп, кадетлар һәм яшүсмерләр арасында Европа чемпионы була.

2017 елда беренче тапкыр Россиянең зурлар җыелма командасына чакыру ала, Тбилисида узган Европа чемпионатында (ru) җыелма команда составында көмеш медаль яулый: россиялеләр шведларны һәм маҗарларны җиңә, финалда Италия җыелма командасы рапирачылары көчлерәк була.

2018 елда Сербиядә узган Европа чемпионатында (ru) команда беренчелегендә көмеш медаль яулый. Россиялеләр испаннарны, французларны җиңә, финал ярышында Италия спортчыларына оттыра.

2021 елда Токиода XXXII Олимпия уеннарында Россиянең рапирачылар командасы составында олимпия чемпионы була[3]. Франция вәкилләре белән финал көрәшендә, уенның хәлиткеч мизгелендә аягына зыян килә (соңрак «сеңерләр тартылу» диагнозы куела)[4], турнир кагыйдәләре буенча Россия җыелма командасында алмаш спортчы булмый (регламент буенча бердәнбер рөхсәт ителгән алыштыру ярымфинал көрәшендә башкарылган), регламент нигезендә, спортчының фехтование юлына чыгуы мөмкин булмаган очракта, Россия җыелма командасына техник җиңелү исәпләнә[4]. Аягын «өшетү» өчен кирәкле медицина паузасыннан соң, спортчы финал көрәшен дәвам итәргә үзендә көч таба. Йөрү мөмкинлеге булмау сәбәпле, бүләкләү тантанасыннан спортчы инвалид коляскасында китә[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 — Дуслык ордены (РФ) — Ватан спортын үстерүгә зур өлеш кертүе, югары спорт казанышлары, Токио шәһәрендә (Япония) узган 2020 елгы XXXII Олимпиада уеннарында күрсәткән җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен[6].
  • 2021 — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры[7].
  • 2021 — Казан шәһәренең Мактаулы гражданины[8][9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Артур Валеев,Артур Шипилов. «Всегда говорила, что её Бог поцеловал в лицо». Истории из детства героя Олимпиады Марты Мартьяновой. 2021 елның 5 август көнендә архивланган. Бизнес-Онлайн, 01.08.2021(рус.)
  2. Марта Валерьевна Мартьянова. Страница на сайте Федерации фехтования Российской Федерации(рус.)
  3. Александр Насонов. Владимир Путин обратился к российским рапиристкам, которые завоевали золото на ОИ-2020.
  4. 4,0 4,1 Марта Мартьянова – героиня! Травмировала ногу в фехтовальном финале, но колола даже в шпагате и покинула арену на коляске.
  5. «Всегда говорила, что её Бог поцеловал в лицо». Истории из детства героя Олимпиады Марты Мартьяновой. әлеге чыганактан 2021-08-05 архивланды. 2021-08-17 тикшерелгән.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 11 августа 2021 года № 463 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  7. Приказ № 88 нг «О присвоении почетного спортивного звания „Заслуженный мастер спорта России“», archived from the original on 2021-08-12, retrieved 2021-08-17 
  8. Профессор Мирфатыйх Зәкиев «Казанның Мактаулы гражданины» исемен алачак. Татар-информ, 16.08.2021
  9. Алина Бережная. Марта Мартьянова и Мирфатых Закиев удостоены звания «Почетный гражданин Казани». 2021 елның 17 август көнендә архивланган. KZN.RU, 16.08.2021(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]