Нурсолтан Назарбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нурсолтан Назарбаев
Нурсолтан Назарбаев
Байрак
1-нче Казакъстан президенты
Байрак
10 декабрь 1991 — х.в.
аңа кадәр: вазифа барлыкка килде; ул үзе, Казакъ ССР президенты буларак
Байрак
1-нче Казакъ ССР президенты
Байрак
24 апрель 1989 — 28 август 1991
аңа кадәр: вазифа барлыкка килде;
дәвамчысы: вазифа юкка чыгарылды; ул үзе, Казакъстан президенты буларак
Байрак
13-нче Казакъ ССР Югары Шурасы рәисе
22 февраль 1990 — 24 апрель 1990
аңа кадәр: Кийлыбай Медеубеков
дәвамчысы: Ерик Асанбаев
 
Дин: ислам
Туу: 6 июль 1940(1940-07-06) (74 яшь)
Чемолган авылы, Каскелен районы, Алма-Ата өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ
 
Автограф: Автограф

Нурсолтан Әбиш улы Назарбай (каз. Нұрсұлтан Әбішұлы Назарбай; 1940 елның 6 июлендә туды) — Казакъ ССРның беренче һәм бердәнбер президенты (1990—1991), Казакстан Җөмһүриятенең беренче президенты. 19841989 елларда Казакъ ССРы Министрлар Советы рәисе, 19891991 елларда Казакъстан коммунистик партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре.

«Илбашы» (милләт җитәкчесе, каз. елбасы) титулын йөртә.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Нурсолтан Әбиш улы Назарбаев Казакъ ССРның Алматы өлкәсе Каскелен районының Чемолган авылында крәстиән гаиләсендә туган.

Хезмәт юлы[үзгәртү]

1958 елда Тимертау шәһәрендә төзелеш идәрәләрнең берсндә төрле эшне эшләүче булып урнашкан. Шул ук елда металлургик белгечлекләрне үзләштерү максаты белән Нурсолтан Украиндагы Днепродзержинск шәһәренә укырга җибәрелгән. 1960 елда ул Казакъстанга кайта һәм 1960—69 елларда Караганда металлургик комбинатында эшләгән. 1967 елда ул завод карамагандыгы югары техник уку йортын тәмамлый һәм инженер-металлург квалификациясен ала.

Сәяси карьера[үзгәртү]

1969 елда Назарбаев КПССның Тимертау шәһәр комитетының сәнәгый бүлеге башында торган, бераз соңрак — комсомолның Тимертау шәһәре комитеты сәркатибе, 1971 елда шул ук шәһәре комитетының икенче сәркатибе булган.

1973 елда — Караганда металлургик комбинатының фирка комитетының сәркатибе, 1976 елда КПСС ҮК карамагындагы Югары фирка мәктәбен читтән торып тәмамлый. 1977—1979 елларда КПССның Караганда өлкә комитетының сәркатибе, соңрак икенче сәркатибе булып эшләгән.

1979 елда Назарбаевны Казакъ ССР-ы коммунистик фиркасенең үзәк комитеты сәркатибе, ә 1984 елда Казакъ ССРның министрлар шурасы рәисе вазифаларына билгеләнә. 1979—1989 елларда ССРБ Югары Шурасында Төньяк Казакъстан өлкәсеннән 10 һәм 11 чакырылышлары депутаты.[1]

1989—1992 елның гыйнварына кадәр — ССРБ халык депутаты, берүк вакытта — Казакъстан коммунистик фиркасенең ҮК-ның бенрче сәркатибе (1989—1991), КПСС ҮК Сәяси бүросы әгъзасы (1990—1991), Казакъ ССР Югары Шурасы рәисе (1990).

Казакъстан президенты[үзгәртү]

1991 елда Назарбаев азакъстан президентының беренче сайлауларында җиңә, аның өчен сайлаучыларның 98,7 проценты тавыш биргән. 1995 елда бөтенхалык референдумы нәтиҗәсендә аның вәкаләтләр 2000 елга кадәр озайтылган.

1997 елда Назарбаев Казакъстан башкаланы Алматыдан Акмолага (Астанага) күчерелгән.

Назарбаев заманында Казакъстан берничә хәрби-сәяси блокларга кергән: Коллектив иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ, 1992), Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы (1992), Урта Азия икътисади берләшмәсе (1994), "Шанхай бишлеге" (1995, 2001 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы), Евразия икътисади берләшмәсе (2000) һ.б.

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]