Гөкдениз Карадениз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гөкдениз Карадениз

Тулы исеме Gökdeniz Karadeniz
Һөнәре футболчы
Туу датасы 11 гыйнвар 1980(1980-01-11) (34 яшь)
Туу җире Гиресун, Төркия
Ватандашлыгы Төркия байрагы Төркия
Милләте төрек

Гөкдениз Карадениз яки татар тәрҗемәсе Күкдиңгез Карадиңгез (төр. Gökdeniz Karadeniz, tat.lat.Gökdeniz Karadeniz; 11 гыйнвар 1980, Төркия) — Төркия футболчысы. Казанның "Рубин" клубы ярты сакчысы, Төркия җыелма командасының элеккеге уенчысы, 2012 елгы Европа Чемпионаты катнашучысы.

"Рубин" клубы эчендә ике тапкыр Русия футбол ярышының җиңүчесе (2008, 2009), ике тапкыр Русия Суберкубогы иясе(2010, 2012) һәм Русия Кубогы иясе (2012).

Европа бәйгеләрендә – Чемпионнар Лигасында һәм Европа лигасында Рубин эчендә уйнады, 2009 елда Чемпионнар Лигасынның Ноу Камп стадионында (Барселона) мәшһүр уенында Барселона капкасына хәлиткеч тупны кертте, Рубин шушы уенда Барселонаны 2:1 исәбе белән җиңде.

2013 елда Мадрид шәһәрендә Европа Лигасының җиңүчесе – Атлетико такымының капкасына мөһим тупны кертте, Рубин шушы уенда Атлетиконы 2:0 исәбе белән җиңде.

2013 елда Мәскәү шәһәрендә Лужники стадионында Чемпионнар Лигасының (соңрак Европа Лигасының) җиңүчесе – Челси (Лондон) такымының капкасына икенче тупны кертте, Рубин шушы уенда Челсине 3:2 исәбе белән җиңде. Шулай итеп Гөкдениз Карадениз Рубин белән уйнаган һәр грандларның капкасына тупны кертте.

Кайчакта Гөкдениз Карадениз Рубин такымының капитаны вазифаларын башкара.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]