Адам Кадыйров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адам Кадыйров latin yazuında])
Адам Кадыйров
Туган телдә исем Ада́м Рамза́нович Кады́ров
Туган 24 ноябрь 2007(2007-11-24) (16 яшь)
РФ, Чечня
Милләт чечен
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре хәфиз, катнаш көрәш сугышчысы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Чечня Республикасы Каһарманы - 2023
Дуслык ордены (Татарстан) - 2023 «Карачай-Чиркәс Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены - 2023 «Кабарда-балкар Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены - 2023«Даймехкан Сий» (Ватан Даны) ордены - 2023

Адам Кадыйров, Адам Рамзан улы Кадыйров (Ада́м Рамза́нович Кады́ров, 2007 елның 24 ноябре, РФ, Чечня) ― Чечня Республикасы Башлыгының иминлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе (2023 елдан)[1]. Чечня Республикасы Каһарманы[d] (2023). Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровның улы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның 24 ноябрендә Рамзан Әхмәт улы һәм Медни Мусаевна[d] Кадыйровлар гаиләсендә өченче ул (2005 елгы Әхмәт, 2006 елгы Зелимханнан соң) һәм җиденче бала булып туган. Әтисе Рамзан Кадыйров ул вакытта инде Чечня Президенты (2011 елдан Чечня Башлыгы) вазыйфасында эшли[2]. 2013 елда алты яшьлек Адам Россиядә иң яшь Коръәнхафиз (Коръәнне яттан өйрәнгән кеше) булган[3]. Балачактан ук спортның катнаш көрәш төре (рус. бои без правил) һәм бокс белән шөгыльләнә, бик яшьли MMA халыкара турнирында дебют ясый, аның катнашындагы көрәшләр Чечня телевидениесендә трансляцияләнә[4]. Берничә көрәшче (алар арасында Фёдор Емельяненко[d]) бу практиканы тәнкыйтьләп чыга, чөнки турнир кагыйдәләре 14 яшьлек көрәшчеләр өчен яшь планкасын күздә тота.

2019 елда 11 яшьлек Адам Кадыйров Төркиянең «Терелгән Эртогрул» телесериалында эпизодик рольдә уйный[5].

Никита Журавельне кыйнау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның авгут ае уртасында 15 яшьлек Адам Кадыйров Волгоградтан Грозныйга тикшерү изоляторына (СИЗО) күчерелгән, 4 майда Коръәнне яндыруда шикләнелүче Никита Журавельне кыйный (яңагына берничә мәртәбә кулы белән суга һәм тезе белән бәрә[6]); кыйнау видеосын сентябрь ахырында әтисе Рамзан Кадыйров бөтен халыкка күрсәтә. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыккан, улын «барлык мөселманнарның герое» дип атаган һәм 2023 елның 6 октябрендә улына «Чечня герое» исемен биргән[7].

Шул вакыйгадан соң Рамзан Кадыйров Мәскәүгә барып, Владимир Путин белән очраша һәм ил башкаласында (Көньяк Бутово районында) әтисе ― Чечняның беренче Президенты, РФ Каһарманы Әхмәт Кадыйров исемендәге мәчет төзергә фатыйха алып кайта [8][6].

Чечнядагы шушы хәлләргә карата Татарстан Дәүләт Советының 19 октябрьдә узган утырышында Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйткәч[9], Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов моны «Депутат Азат Хамаевның сүзләре аның шәхси фикере генә һәм республика мөселманнары позициясенә бернинди дә катнашы юк»,― дип тамгалый. Депутат Хамаев хисчән чыгышы өчен гафу үтенә һәм, ул гафу үтенгәннән соң, Татарстан Дәүләт Советы үзенең социаль челтәрләреннән депутат Азат Хамаевның Кадыйровны тәнкыйтьләгән чыгышлы утырыш язмасын алып ташлаган [10].

Вазыйфага билгеләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2023 ― Чечня Республикасы Каһарманы[d]
  • 2023 ― Дуслык ордены (Татарстан)милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен. Бүләкне егеткә Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе барып тапшырган[15][16][17].
  • 2023 ― «Карачай-Чиркәс Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ― төбәкара һәм милләтара бердәмлекне үстерүгә, ислам кыйммәтләрен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен[18]
  • 2023 ― I дәрәҗә «Өммәт алдындагы казанышлары өчен» ордены (Карачай-Чиркәс мөселманнарының Диния нәзарәте, мөфти Исмаил Бердиев)[19]
  • 2023 ― «Кабарда-Балкар Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ― милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен[20][19]
  • 2023 ― «Даймехкан Сий» («Ватан Даны», Чечня Республикасы Парламентының югары ордены [21])[22][23][24].
  • 2023 ― I дәрәҗә «Ислам диненә хезмәт иткән өчен» ордены ― ислам динен ныгыту һәм аның кыйммәтләрен саклау эшенә сизелерлек шәхси өлеш керткән өчен[25][26].
  • 2023 ― I дәрәҗә «Россия спецназ университетын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале[27]
  • 2023 ― «Россиянең хезмәт батырлыгы» ордены - күкрәк билгесе[28]
  • 2023 ― Шәйх Мансур исемендәге батальонның йолдызы (№ 2)[12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чечняда Кадыйров улының нинди вазифага билгеләнүе турында әйттеләр. Татар-информ, 5.11.2023
  2. В честь рождения сына Рамзана Кадырова в Чеченской Республике проходит благотворительная акция. ramzan-kadyrov.ru (2007-11-28). әлеге чыганактан 2019-11-25 архивланды. 2012-11-08 тикшерелгән.
  3. Лучший стрелок и Корана знаток: за что 15-летнему сыну Кадырова дали звание Героя Чечни
  4. Сыновья Кадырова дерутся и никогда не проигрывают. 13-летнему Адаму отдали победу, когда соперник начал его бить.
  5. 11-летний Адам принял участие в съёмках популярного турецкого сериала «Воскресший Эртугрул».
  6. 6,0 6,1 «Закон военного времени: почему действия Адама Кадырова – это урок для всех предателей Родины». Патриоты России
  7. Сыну Кадырова Адаму присвоили звание героя Чеченской Республики
  8. Глава Чечни договорился с Путиным о строительстве мечети в Москве – на улице Кадырова. Бизнес-Онлайн, 28.09.2023(рус.)
  9. В Госсовете РТ возмутились награждением сына главы Чечни. YouTube, 0:57
  10. Вероника Ваганова, Нурия Фатхуллина, Алина Блинова. Победил «Дуслык»: как Минниханов и Кадыров разрешили «казус Хамаева». Бизнес-Онлайн, 25.10.2023(рус.)
  11. Семен Сонный. «Абсолютно закономерно». Адам Кадыров возглавил службу безопасности отца. Газета.Ru, 5.11.2023(рус.)
  12. 12,0 12,1 Адама Кадырова назначили куратором батальона имени шейха Мансура. ТАСС, 29.11.2023
  13. Telegram: Contact @adelimkhanov_95 (Адам Делимханов)
  14. Сын Кадырова Адам назначен куратором университета спецназа в Чечне. Ведомости, 29.04.2024(рус.)
  15. Telegram: Contact @RKadyrov_95
  16. Telegram: Contact @adelimkhanov_95
  17. Власти Татарстана не сообщили ни слова о вручении президентом республики ордена сыну Кадырова (2023-10-24).
  18. Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның улын орден белән бүләкләде. Татар-информ
  19. 19,0 19,1 Анастасия Новикова. «Адам воспримет это как аванс». Сын Кадырова за месяц получил пять наград и должность. Газета.Ru, 8.11.2023(рус.)
  20. Telegram: Contact @RKadyrov_95
  21. Орден «Даймехкан Сий». Парламент ЧР
  22. Министр Дудаев: Троим сыновьям Кадырова вручили высший орден чеченского парламента. Татар-информ, 9.11.2023
  23. Telegram: Contact @akhmeddudaev (Ахмед Дудаев)
  24. Ахмат, Эли и Адам Кадыровы награждены орденом «Даймехкан Сий». ИА Чечня Сегодня, 9.11.2023
  25. Сыну Кадырова вручили орден «За служение религии Ислам» I степени. ИА Регнум, 15.11.2023
  26. https://t.me/akhmeddudaev/2497 Telegram: Contact @akhmeddudaev (Ахмед Дудаев)
  27. Telegram: Contact @akhmeddudaev (Ахмед Дудаев)
  28. Почему сына Кадырова наградили знаком «Трудовая доблесть России»? Фонтанка.Ру, 17.11.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]