Сталин байрагы (газета, 1952–1953)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сталин байрагы (газета, 1952–1953) latin yazuında])
«Сталин байрагы»
Tөр

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

КПСС Татарстан өлкә комитеты

Баш мөхәрир

Мөдәррис Мостафин

Нигезләнгән

1952

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1953

Төп офис

ТАССР, Чистай

«Сталин байрагы» — Татарстан АССР составындагы Чистай өлкәсе үзәге Чистайда татар телендә нәшер ителгән өлкә газетасы. 1953 елның 15 маена кадәр атнага биш тапкыр дүрт битле булып чыга.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чистай өлкәсе БКП (б) 1952 елның 19 һәм 24 апрелендәге «Татарстан АССР составында өлкәләр оештыру турында» карары нигезендә барлыкка килгән.

КПСС Татарстан өлкә комитеты яңа оештырылган өлкәләрнең үз газетасы булырга тиеш дип таба. Чистай өлкәсенең үзәге итеп билгеләнгән Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» исеме астында газета чыгарырга карар ителә. Бер ел буе «Чистай эшчесе» (1991 елдан «Чистай хәбәрләре») шәһәр газетасы[1] типографиясе мөмкинлекләре белән атнага биш тапкыр дүрт битле газета чыгып килә. «Сталин байрагы», нигездә, рус телендәге газетадан алынган язмалардан торырга тиеш була.

Хезмәткәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә комитетының икенче секретаре Салих Батыев тәкъдиме белән («риза булмасаң, партиядән чыгарабыз», дип куркытып), Казан педагогия институтының тарих факультетын экстерн тәртибендә тәмамлап, аспирантурага керү өчен имтиханнар тапшырган Мөдәррис Мостафинны әлеге газетаның баш мөхәррире итеп Чистайга җибәрәләр. Аның белән бергә яңа оешкан газетага тәрҗемәче итеп Казанда «Кызыл Татарстан» газетасында корректор булып эшләгән Мәдинә Мөхәммәдьярова (Мөдәррис Мостафинның хатыны) җибәрелә. Университет тәмамлаган Нурихан Фәттах шулай ук тәрҗемәче сыйфатында Чистайга килә.

1953 елның 25 апрелендә КПСС Үзәк Комитетының «Казан, Чистай һәм Бөгелмә өлкәләрен бетерү турында» карары чыккач, Чистай өлкәсе бетерелә (гамәлдән чыгарыла), шуның белән бергә өлкә газетасы булган «Сталин байрагы» да чыгудан туктый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чистопольская область. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 649. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мөдәррис Мостафин. Без узган юллар. «Казан утлары», 2014 ел, июнь, 168нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]