Операцион система
Операцион система санакның кулланучы белән үзара бәйләнешен оештыра, төрле җайланмаларның эше белән идарә итә. Шуңа күрә яңа ОСның барлыкка килүе санакның аппарат өлеше үсеше белән бәйле. Микропроцессорның яңа модельләрен, яңа тип бирелмәләр туплагычларын төзү операцион системаларның үсешенә ярдәм итә.
XX гасырның 70 нче елларында барлыкка килгән беренче сигез разрядлы ПКлар СР/М операцион системасын куллана (эшләүчесе — Digital Research ширкәте). IBM фирмасының (1981) беренче персональ санагы 16 разрядлы микропроцессор белән җиһаз-ландырыла. Аның өчен MS-DOS 1.0 (MicroSoft ширкәте) операцион системасы төзелә.
MS-DOSHUH үсешенә ПКда каты дискларның барлыкка килүе һәм аларның мәгълүмат сыйдырышлыкларының зураюы йогынты ясый. Әгәр MS-DOS 2.0 (1983) каты дискның 10 Мбайтка кадәр күләмдәге эшен тотып торса, MS-DOS 3.2 (1985) версиясе каты дискта 32 Мбайт күләмдәге логик бүлекләрне (логик дискларны) төзергә мөмкинлек бирә. MS-DOS 2.0 юрамасын башлап, кулланучылар агачсыман структурада оештырылган файллар белән идарә итү мөмкинлегенә ирешәләр.
1985 елда Intel фирмасы 32 разрядлы яңа 80386 микропроцессор иҗат итә, һәм бер елдан соң әлеге процессор нигезендә яңа санак барлыкка килә. MS-DOSHbm, командалы интерфейсы белән чагыштырганда дустанә файдалану интерфейсы булган көчле операцион система эшләү ихтыяҗы туа.
1985 елның ноябрендә MicroSoft фирмасы Windows 1.0 операцион тышчасын чыгаруы турында белдерә. MS-DOSTaH башка эшли алмау сәбәпле, 80 нче елларда Windows операцион системага әверелми.
1990 елда Intel 80386 микропроцессоры ярдәм итүче Windows 3.0 барлыкка килә. Әлеге версиядә санакның эчке хәтере нәтиҗәлерәк файдаланыла һәм компьютерда бер үк вакыт эчендә берничә программаны башкару мөмкинлеге гамәлгә ашырыла. 1995 елда бик яхшы сыйфатлы Windows 95 операцион системасы иҗат ителә. Әлеге ОС, MS-DOSKa караганда, нинди өстенлекләргә ия соң?
- Беренчедән, барлык кушымталар өчен дә стандарт график интерфейстан файдалану мөмкинлеге туа. Кулланучы монитор экранында күренгән график объектлар белән эшли. WindowsHbin һәр объектына үз график сурәте туры килә. Кулланучы, Windows өчен эшләнгән бер генә программа продуктын гына үзләштергән булса да, теләсә кайсы башка Windows-кушымтаның интерфейсын җиңел үзләштерә
- Икенчедән, бер үк вакытта берничә программа башкару мөмкинлеге барлыкка килә. Процессорный вакыты әлеге программалар буенча бүленеп бирелә һәм аларның параллель рәвештә башкарылу тәэсире барлыкка килә.
- Өченчедән, бер үк вакытта текст, графика, табыннан һ.б.дан торган документ төзү мөмкинлеге бар. Бу кушымталар арасында бирелмәләр алмашу ярдәмендә мөмкин була.
Хәзерге көндә MicroSoft Windows операцион системалары гаиләсе яши дип әйтсәк тә була. 1998 елда Windows 95 нең дәвамчысы булган Windows 98 юрамасы барлыкка килә. Бу операцион система мультимедианың иң яңа стандартларына һәм чараларын a — санлы видеога (DVD — Digital Versatile Disk) һәм санлы TV га ярдәм итә, Интернетка керү шактый дәрәҗәдә гадиләштерелде. Internetran яңалыкларны яисә башка мәгълүматларны Эш өстәленә куелган актив каналлар буенча алу мөмкинлеге туды. 2000 елда Windows 2000 операцион системалар семьялыгы уйлап табыла. ОС (Windows 2000 Professional) нигезе өстәл санаклары һәм мобиль санаклар өчен билгеләнгән, ул ике процессорный эшенә ярдәм итә.
Мәгълүмат технологияләре кеше тормышының бөтен өлкәләрендә: фәндә, җитештерүдә, мәгариф өлкәсендә, бизнеста һ.б. да киңрәк кулланыла бара. Мәгълүматлар күләме күбәю белән, аларны эшкәртү һәм саклау ихтыяҗы да арта. Күп процессорлы исәпләү комплекслары, санак челтәрләре булдырыла.
Санак челтәрләре барлыкка килү белән, челтәрле операцион системаларга ихтыяҗ туа. Мондый системага мисал булып беренче версиясе инде 1993 елда ук эшләнгән Windows NT системасы тора. Windows 2000 семьялыгы составына дүрт процессорның эшенә ярдәм күрсәтүче күпмаксатлы Windows 2000 Server челтәрле операцион система керә. Windows ХР Professional (2001) шулай ук күп процессорлы системага ярдәм итә.
Соңгы вакытта MicroSoft Windows белән Linux операцион системасы ярыша. LinuxHbiH иң зур өстенлеге — төрле конструкциядәге (кесә компьютерларын да кертеп) компьютерларда эшләү мөмкинлеге. Аның тарихы 1991 елда башланам/Хельсинки университеты студенты Линус Торвальдс Intel 80386 процессоры өчен Unix операцион системасының коды нигезендә эшләнгән Minix системасының беренче версиясен чыгара. Вакытлар үтү белән бу система тулаем күчереп языла. Linux җитәкчелегендә бер үк вакытта берничә программа кертергә мөмкин, һәм алар барысы да процессор ресурсларыннан бергәләп файдаланалар. Компьютер күп процессорлы система булганда, системаның нәтиҗәлелеге бик күпкә арта.
Linuxның үсеше уннарча мең программачыларның хезмәтенә бәйле. Linux — Internet аша башкарылган идеяләр алмашы, коллектив эш ул. Әлеге операцион системага үзгәртүләр кертергә дә мөмкин. Бу системаны кулланучылар бер үк вакытта шул ук системаны эшкәртүчеләр дә була алалар. Программа белән тәэмин ителешкә мондый якын килү open-source дигән исем алды. LinuxHbi яклаучылар, ирешелгән уңышны ныгыту өчен, әлеге операцион системага ярдәм итүче гамәли программа белән тәэмин ителешне җитештерүчеләрнең күбрәк булуы кирәк дип саныйлар.
Сылтамалар [үзгәртү]
- Multics тарихы
- Stuff Works - Операцион системалары
- Help finding your Операцион системаларның төрләре
- Дөньядагы беренче операцион система тарихы
| «Технология» порталы |
| «Санак» порталы |