Каты диск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Каты дискның эшләүе

Каты диск саклагычы (HDD; шулай ук каты диск, яки каты саклагыч. Каты диск саклагычлары турында сүз барганда туры мөрәҗәгать саклау җиһазы инг. direct access storage device (DASD), фиксацияләнгән диск , CKD дискы һәм Винчестер Диск Саклагычы (IBM 3340 атамасыннан) терминнары да кулланыла. DASD термины дисклардан тыш башка җиһазларга да карый) — цифрлы мәгълүматны, күбесенчә санак бирелгән мәгълүматларын саклау һәм кайтару өчен җиһаз. Ул магнит материал белән капланган бер яки күбрәк каты, тиз әйләнүче дисклардан (тәлинкәләрдән) һәм өслекләрдән бирелгән мәгълүматларны язу өчен һәм уку өчен җыелган магнит башларыннан тора.

Каты дисклар тотрыклы, ирекле мөрәҗәгать (инг. random access), цифрлы, магнит, бирелгән мәгълүматлар саклау җиһазлары буларак классификацияләнә. IBM тарафыннан 1956-нчы елда тәкъдим ителгән каты дискларның бәясе һәм физик үлчәмнәре еллар узу белән кимегән, ә сыйдырышлыгы һәм тизлеге шактый арткан.

1960-ынчы еллар башыннан бирле гомуми максат санакларында бирелгән мәгълүматларны икенчел саклау өчен төп җиһазлар булып торганнар. Алар бу урынны аларның язу сыйдырышлыгы, бәясе, ышанычлыгы икенчел саклауга таләпләргә туры килгәнгә биләп торганнар.

Эчтәлек

Тарих[үзгәртү]

IBM 350

Каты дисклар бирелгән мәгълүмат саклагычлары буларак 1956-нчы елда IBM-ның чын вакыт операция процессы санагы өчен тәкъдим ителгән һәм гомуми максатлы зур исәпләү электрон машиналары һәм минисанаклар өчен эшләнгән булган. Беренче IBM саклагычы 350 RAMAC якынча ике суыткыч зурлыгында булган һәм 50 диск җыелмасында 5 миллион 6-битлы символлар саклаган (3,75 миллион 8-битлы байт эквиваленты). 1961 елда IBM 1311 модель диск саклагычын тәкъдим иткән, ул кер юу машинасы зурлыгында булган һәм алмаштырып була торган дисклар "җыелмасында" ике миллион символ саклаган. Кулланучылар өстәмә "җыелмалар" сатып алып, магнит тасмалар кебек кирәк булганча аларны алыштыра алганнар. IBM һәм башка ширкәтләрдән алыштырып була торган саклагычлар җыелмаларның соңрак модельләре күпчелек санак җиһазландыруларда норма булган һәм 1980-енче еллар башына 300 мегабайт сыйдырышлык дәрәҗәләренә җиткән. 1973-енче елда IBM код атамасы "Винчестер" булган яңа тип каты диск тәкъдим иткән. Аның төп аермалы үзенчәлеге булып саклагычның туклануын өзгәндә диск башларның диск тәлинкәләре җыелмаларыннан тулысынча алынмавында тора. Моның урынына уку-язу башларына әйләнеп торган диск өслегенең махсус өлкәсенә “урнашырга” рөхсәт бирелгән, соңрак диск токка кушылгач, алар янә "очып киткән". Бу баш актуатор механизм бәясен бик төшергән, әмма ул вакыттагы диск җыелмалары кебек сакалагычтан дискларны алуга комачау булып торган. Моның урынына "Винчестер технологиясе" саклагычларының беренче модельләрендә алыштырып була торган диск модуле булган, анда диск җыелмасы һәм башлар җыелмасы да булган, ә актуатор хәрәкәтләндергече (двигатель) алыштырганда саклагычта кала. Соңрак "Винчестер" саклагычларында алмаштырыла торган медиа концепциясеннән баш тартканнар һәм алыштырылмый торган тәлинкәләргә кайтканнар. Беренче алыштырыла торган җыелма саклагычларында кебек үк, беренче "Винчестер" саклагычларында 14 дюйм диаметрлы тәлинкәләр кулланылган. Берничә елдан соң, конструкторлар физик үлчәмнәре кечкенәрәк булган тәлинкәләрнең отышлы яклары күбрәк булыр дигән мөмкинчелекне тикшергәннәр. Алыштырылмый торган сигез дюйм тәлинкәле саклагычлар барлыкка килгән, ә аннан соң "биш һәм дүрттән бер дюйм" форм факторына сыя торган саклагычлар барлыкка килгән (монтажлау киңлеге биш һәм дүрттән бер дюйм бөгелүчән дискка эквивалент). Соңгылары беренче чиратта шул вакытта аякка басучы шәхси санак базары өчен ясалган. 1980-енче еллар башлангач, каты диск саклагычлары шәхси санакларда (PC) сирәк һәм бик кыйбат өстәмә җиһаз булган; шулай да 80-енче еллар ахырына аларның бәясе шулкадәр кимегән, алар иң арзан шәхси санаклардан тыш бөтен санакларда стандарт булган. 1980-енче еллар башында күпчелек каты диск саклагычлары ахырдагы кулланучыларга өстәмә суб-система буларак сатылганнар, саклагыч эшләп чыгаручы исеме астында түгел, ә система интеграторлары тарафыннан, мәсәлән Корвус Диск Системасы кебек (Corvus Disk System) яки система эшләп чыгаручы исеме астында, мәсәлән, Apple ProFile. 1983-енче елда IBM PC/XT – да эчке стандарт 10MB каты диск саклагычы булган, эчке каты дисклар шәхси санакларга таралган. Тышкы каты диск саклагычлары Apple Macintosh-та озаграк вакытка популяр булып калган. Һәрбер 1986-нчы һәм 1998-енче еллар арасында ясалган Mac-ның артында тышкы киңәйтүне җиңел итә торган SCSI порты булган; шулай ук, "тостер" Compact Mac-ларның җиңел мөрәҗәгать итәрлек каты диск бүлекләре булмаган (яки, Mac Plus белән кебек очракта бөтенләй бернинди каты диск бүлеге булмаган), шулай итеп, ул модельләрдә тышкы SCSI дисклары бердәнбер нигезле сайлау булган. Өлкә тыгызлыгына бәйләнештә уйланып чыгаруларыннан башлап һәр дүрт ел саен икеләтә артучы каты диск саклагычлары күп юлларда үзгәргәннәр. Шул юлларның берсенә түбәндәгеләр керә:

  • Каты диск сыйдырышлыгы 3,75 мегабайттан 4 терабайт һәм тагын да зуррак дәрәҗәләргә кадәр миллион мәртәбә артыграк дәрәҗәгә кадәр артуы.
  • Каты диск саклагычының физик күләме 2000 дм³ дан алып 20 см³ га кадәр кимегән, бу 100000 мәртәбә кимү
  • Авырлык 2000 фунттан алып 48 граммга кадәр кимү, бу 20000 мәртәбә кимү.
  • Бәя мегабайт өчен 15 000$-дан алып 0,0001$-га кадәр (1 терабайт өчен 100$), бу 150 миллион мәртәбә кимү.
  • Уртача мөрәҗәгать вакыты 100 миллисекундтан алып берничә миллисекундка кадәр кимегән, 40 мәртәбә камилләшү.
  • Базар кушымталары 1950-нче еллар ахырында зур электрон хисаплау машиналарыннан санаклар һәм күңел ачу эчтәлеген саклау кебек кулланучы кулланылышларын кертеп күпчелек масса саклау кушымталарына кадәр киңәйгәннәр.

Технология[үзгәртү]

Капкачы салдырылган каты диск

Магнит язуы[үзгәртү]

Каты диск саклагычы бирелгән мәгълүматларны дискта ферромагнетик материалның нечкә элпәсен магнитлаштырып яза. Магнетизациядә нәтиҗә үзгәрүләре бинар бирелгән мәгълүматларның битларын чагылдыра. Бирелгән мәгълүматлар дисктан магнетизациядә узуларны детектлап укыла. Кулланучы бирелгән мәгълүматлары язу кыры озынлыгын чикләү белән кодлау кебек кодлау схемасы кулланыла, бу бирелгән мәгълүматлар магнит узулар белән ничек чагылдырылганны билгели. Тарихта күп төрле язу кыры озынлыгын чикләү белән кодлар кулланган, мәсәлән, һәм хәзерге каты диск саклагычларында кулланылмый торган Ешлык модуляциясе (FM), Модификацияләнгән Ешлык Модуляциясе (MFM) һәм Төркем Кодлау Язуы (GCR). Типик каты диск саклагычы бирелгән мәгълүматларны тота торган шулай ук тәлинкәләр дип аталучы яссы түгәрәк дискларны күчәрдән гыйбарәт (Саклау инженериясендә күчәр термины шулай ук бер яки чикләнгән сан керү-чыгу операцияләрен эшкәртә ала торган саклагычка карый, бу аны саклагычлар күплегенә карата планлаштыру операцияләрендә игътибар ноктасы итә. Тәлинкәләр магнит булмаган материалдан, гадәттә алюминий эретелмәсеннән, пыяла, яки керамикадан ясала һәм типик тирәнлеге 10-20 нм сай катлам магнит катлам белән капланган, тышкы углерод катламы саклау өчен.

Магнит киселеш һәм ешлык модуляциясе ярдәмендә кодланган бинар бирелгән мәгълүматлар
Каты диск саклагычы тәлинкәсендә ялгыз битларның язуы (Язу CMOS – Mag View кулланып күренерлек итеп ясалган).[1]
Буй язуы (стандарт) һәм перпендикуляр язу диаграммасы

Хәзерге каты диск саклагычларында тәлинкәләр энергия эффектив җайланмаларда 4200 әйләнеш-мин тан алып югары җитештерүчәнлекле серверларда 15,000 әйләнеш-мин ка кадәр әйләнәләр. Чыганак халәте 3600 әйләнеш-мин булган саклагычлар элек булган, әмма 2007-нче елның ноябрена 4200 Хитачидан иң акрын җайланма булган. Беренче каты диск саклагычлары 1200 әйләнеш-мин тизлегендә әйләнгәннәр һәм күп еллар буена 3600 әйләнеш-мин нормаль тизлек булган. Мәгълүмат тәлинкәдән магнит өслеккә бик якын (еш уннарча нанометрлар чамасы) эшли торган уку-язу башы дип атала торган җайланмалар янында узганда укыла һәм языла. Уку-язу башы нәкъ менә шул мизгелдә аның астында булган материалның магнитлашуын детектлау һәм модификация өчен кулланыла. Хәзерге саклагычларда күчәрдәге һәрбер магнит тәлинкә өчен уртак тоткычка корылган бер баш бар. Актуатор тоткычы (яки мөрәҗәгать итү тоткычы) башларны һәрбер башка бөтен диярлек өслеккә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итеп арка буенча (якынча радиаль рәвештә) әйләнүче тәлинкәләр буйлап хәрәкәтләндерә. Бу тоткыч тавыш кәтүге актуаторы яки кайбер искерәк конструкцияләрдә адым хәрәкәтәләндергече ярдәмендә хәрәкәтләндерелә. Һәрбер тәлинкәнең магнит өслеге концепция буенча күп кечкенә суб-микрометр-зурлыгындагы регионнарга бүленгән, алар магнит өлкәләр дип атала, (гәрчә алар төгәл физик мәгънәдә магнит өлкәләр түгел), аларның һәрберсе күбесенчә бер үк диярлек магнитлаштыруга ия. Магнит материалның поликристаллсызык табигате сәбәпле бу магнит өлкәләрнең һәрберсе берничә йөз магнит бөртекләрдән гыйбарәт. Магнит бөртекләренең типик зурлыгы 10 нм һәм һәрберсе бер чын магнит өлкә формалаштыра. Гомумән алганда һәрбер магнит өлкә магнит кыры генерирлый торган магнит диполь формалаштыра. Искерәк диск конструкцияләрендә өлкәләр горизонталь һәм диск өслегенә карата параллель урнашкан булганнар, әмма якынча 2005-енче елдан башлап, урнашу якынрак магнит өлкәсе урнашуы өчен перпендикулярга үзгәртелгән. Ышанычлы бирелгән мәгълүматларны саклау өчен магнит өлкәләр бер-берсен куганда була торган язу материалы үзеннән демагнитизациягә каршы торуга мохтаҗ. Зәгыйфь магнитлаша торган материалга кирәгеннән артык язылган магнит өлкәләр вакыт узу белән бу көчләрне бетерә торган магнит момент ротациясенә бәйле рәвештә деградацияләчәк. Өлкәләр яны белән ярымпозициягә әйләнәләр, бу өлкәнең укылучанлык дәрәҗәсен зәгыйфьләндерә һәм магнит киеренкелекләрен башлый. Искерәк каты дискларда тимер (III) оксиды магнит материалы буларак кулланылган, әмма хәзерге дискларда кобальт нигезендәге эретелмә кулланыла. Язу башы өлкәне көчле локаль магнит кырын генерирлап магнитлаштыра, ә уку башы өлкәләрнең магнитлаштыруын детектлый. Иң элеккеге каты диск саклагычларында өлкәне магнитлаштыру өчен дә һәм аннан соң электромагнит индукциясен кулланып аның магнит кырын уку өчен дә электромагнит кулланылган. Индуктив башларның соңрак чыккан юрамаларында буш арада металл (Eng. metal in Gap (MIG) heads) һәм нечкә элпә башлары булган. Бирелгән мәгълүматларның тыгызлыгы арту белән, кулланылышка магнит каршылыгы (Eng. magnetoresistance (MR)) уку башлары кергән; башның электр каршылыгы тәлинкәдән магнит кырының көченә карап үзгәргән. Соңрак үсештә спинтроника кулланылган; уку башларында магнит каршылыгы эффекты элеккеге типларга караганда күпкә көчлерәк булган һәм алып магнит каршылыгы (Eng. "giant" magnetoresistance (GMR)) дип аталган. Хәзерге заман башларында уку һәм язу элементлары аерылган, әмма бер-берсенә бик якын, актуатор тоткычның баш өлешенә янәшә урнашкан. Уку элементлары гадәттә магнит каршылыклы, ә язу элементы гадәттә нечкә элпә индуктив. Башлар тәлинкә өслеге белән контакттан һава белән тотыла, бу тәлинкәгә бик якын; бу һава тәлинкә тизлеге белән яки шул тизлеккә якын тизлек белән хәрәкәтләнә. Язу һәм уйнау башы шугыч дип аталган блокта монтажланган, ә тәлинкә янындагы өслек контакттан тидерүгә әз генә җиткермәслек итеп формада ясала. Бу һава тотуы тибын формалаштыра. Хәзерге каты диск саклагычларында магнит өлкәләрнең кечкенә зурлыгы термаль эффектлар сәбәпле аларның магнит халәтен югалтуы куркынычын барлыкка китерә. Моңа каршы торыр өчен, магнитлы булмаган элемент рутенийдан 3 атом катлам белән аерылган һәм шулай итеп, бер-берсен көчәйтүче капма-каршы ориентациядә магнитлашкан ике катлам, тәлинкәләр ике параллель магнит катлам белән капланган. Зуррак тыгызлыкларны тәкъдим итә торган термаль эффектлардан арыну өчен 2005-енче елда кертелгән перпендикуляр язу тора һәм 2007-енче елга ул күп каты дискларда кулланылган.

Компонентлар[үзгәртү]

Күчәр моторының үзәгендәге тоткычны уратучы бакырсу төстәге статор кәтүкләрен күрсәтерлек итеп, дисклары һәм мотор корпусы алып куелган каты диск саклагычы. Тоткының ян ягы буйлап әфлисун төстәге тасма – нечкә басма монтажы кабеле, күчәр тоткычы үзәктә һәм актуатор өстә сул якта.

Типик каты диск саклагычының ике хәрәкәтләндергече (моторы) бар; дискларны әйләндерә торган хәрәкәтләндергеч (мотор) һәм әйләнүче дисклар буенча уку/язу баш җыелмасын урнаштыра торган актуатор (мотор). Диск хәрәкәтләндергеченең дискларга беркетелгән тышкы роторы бар; статор чолганышлары урында беркетелгән. Актуатор каршысында башы суппорт тоткычында уку/язу башы (сурәттә үзәк янында); интеграль басма кабельләр уку-язу башларын актуатор сабына монтажланган көчәйткеч электроникага тоташтыра. Бөгелүчән, U-формасына охшаш, астан кырыйдан күренә торган тасма кабель каршы яктагы контролер платасына тоташтаруны дәвам иттерә. Баш суппорт тоткычы бик җиңел һәм шул ук вакытта нык; хәзерге вакытта башта тизләнеше 550 g-га җитә.

Өлешләре салдырылган һәм ярлыклар куелган 1997-енче ел каты диск саклагычы. Барлык төп компонентлар көзгедә урнаштырылган, шулай итеп, симметрик чагылышлар барлыкка китерелгән.

Беренче рәсемнең өстәге сул өлешендә көмешсу төстәге структура ул актуаторның, башларны кирәк позициягә тибрәтә торган даими магнит һәм хәрәкәтләнүче кәтүк хәрәкәтләндергечнең, өске тәлинкәсе (ул икенче рәсемдә алып куелган килеш күрсәтелгән). Тәлинкә чокырда урнашкан неодим-тимер-бор (NIB) югары агымлы магнитны тотып тора. Бу тәлинкә астында динамиклардагы кәтүкләргә аналогия буенча еш тавыш кәтүге буларак мәгълүм хәрәкәтләнүче кәтүк урнашкан, ул актуатор сабына беркетелгән, ә аның астында тагын бер NIB магниты урнашкан, ул хәрәкәтләндергечнең төптәге тәлинкәгә монтажланган (кайбер хәрәкәтләндергечләрнең бер генә магниты бар).
Тавыш кәтүге үзе ук очына охшаш формада һәм ике капланышлы бакыр магнит чыбыктан ясалган. Эчке катлам – ул изоляция, ә тышкысы термопластик, ул кәтүкне формага чорналганнан соң бергә тоташтыра, аны үзен үзе тәэмин итә торган итә. (Актуаторны тотучы үзәккә күрсәтүче) ук очының ике ягы буендагы өлешләр магнит кыр белән тәэсир итешәләр һәм актуаторны хәрәкәткә китерүче тангенциаль көчне барлыкка китерәләр. Ук очының бер ягы буенча радиаль тышка һәм икенчесендә радиаль эчкә ага торган ток тангенциаль көчне барлыкка китерә. Әгәр дә магнит кыры бертөрле булса, һәрбер як бер-берсен бетерә торган каршы көчләр барлыкка китерер иде. Шулай итеп, магнит өслегенең яртысы N полярлыгында, яртысы S полярлыгында, уртада радиаль бүлүче сызык, ул кәтүкнең ике ягының капма-каршы магнит кырларны күрергә сәбәп була, һәм бетерү урынына куша торган көчләрне барлыкка китерә. Кәтүкнең өсте һәм асты буенча токлар башны әйләндерми торган радиаль көчләрне барлыкка китерә.


Хәрәкәтләнүче тоткычның актуациясе[үзгәртү]

Актуатор кәтүге сулда һәм уку/язу башлары уңда булган баш җыелмасы

Каты диск саклагычының электроникасы актуатор хәрәкәте һәм диск әйләнүе белән идарә итә һәм шулай ук диск контроллерыннан сорау килгәндә уку һәм язуны башкара. Саклагыч электроникасының кире бәйләнеше серво кире бәйләнешкә багышланган махус сегментлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Болар я тулысынча концентрик түгәрәкләр (багышланган серво технология очрагында), я чын бирелгән мәгълүматлар белән аралаш сегментлар (эчкә корылган серво технология очрагында). Серво кире бәйләнеш GMR датчикларны актуацияләнгән тоткычның тавыш чолганышын көйләп тавыш сигналны дәрәҗәсенә оптимизацияли. Дискның әйләнүе шулай ук серво моторны куллана. Хәзерге фирма диск җиһазлануы уку һәм язуны эффектив рәвештә тәлинкә өслекләре буенча маршрутизацияләргә һәм мәгълүматның бозылган секторларын реконфигурацияли ала.

Хаталарны эшкәртү[үзгәртү]

Хәзерге саклагычлар хата төзәтү кодларын киң кулланалар, аеруча Рид–Соломон хата төзәтүен. Бу ысулда һәрбер бирелгән мәгълүматлар блогы өчен математик формулалар белән билгеләнгән өстәмә битлар саклана; өстәмә битлар күп хаталарны күзгә күренмәслек итеп төзәтергә мөмкинлек бирә. Өстәмә битлар үзләре каты дискта урын алып торалар, әмма югарырак язу тыгызлыкларын төзәтеп булмаслык хаталарсыз җигәргә мөмкинчелек бирә, нәтиҗәдә күбрәк саклау сыйдырышлыгы була. Error Correcting Code Иң яңа 2009-ынчы ел саклагычларында түбән тыгызлык паритеты – тикшерү кодлары (Eng. low-density parity-check code, LDPC) Рид-Соломонны кысрыклаганнар; LDPC кодлары Шэннон Дәрәҗәсенә якын башкаруны җигәләр һәм шулай итеп мөмкин булган иң югары саклау тыгызлыгын тәэмин итәләр. "Iterative Detection Read Channel Technology in Hard Disk Drives" Типик каты дисклар бирелгән мәгълүматларны бозылган физик сектордан буш физик секторга “реконфигурацияләп” карыйлар – бу начар секторда хаталар һаман әз һәм ECC бирелгән мәгълүматларны югалтуларсыз төзәтә ала дигән өмет белән эшләнә. S.M.A.R.T. системасы ECC һәм реконфигурацияләрнең гомуми саны белән фиксацияләнгән хаталарның гомуми санын саный, чөнки шундый хаталарның күп очравы каты диск ватылуын алдан фараз бирә ала.

Киләчәктә үсеш[үзгәртү]

Бит үзгәрү хаталары сәбәпле перпендикуляр язу тыгызлыклары башка магнит язу технологияләр тарафыннан кысрыклап чыгарылырга мөмкин. Тошиба ширкәте үзенең бит үрнәге язуы (Eng. bit-patterned recording, BPR) технологиясен алга сөрә, ә Xyratex ширкәте җылылык ярдәмендә магнит язуын үстерә (Eng. heat-assisted magnetic recording (HAMR)). 2011 елның октябре: TDK каты дискның өслеген уннарча нанометр төгәллеге белән җылыта торган махсус лазер уйлап чыгарганнар. TDK шулай ук магнит башта яңа материал кулланган һәм аның структурасын язу тыгызлыгын киңәйтү өчен конструкциясен яңадан үзгәрткән. Ачык күренгәнчә, бу яңа технология бер тәлинкәдә бер терабайтны сакларга мөмкин итә, ә беренче каты диск өчен TDK икә тәлинкәне кулланырга ниятләнә.

Сыйдырышлык[үзгәртү]

Каты диск саклагычының сыйдырышлыгы ахыргы кулланучыга саклагыч яки система җитештерүчесе тарафыннан расланган микъдардан аерылырга мөмкин, бу шул исәптән төрле сыйдырышлык үлчәү берәмлекләре, операцион система тарафыннан дискны форматлауда кулланылган сыйдырышлык һәм/яки кирәгеннән артык булу.

  • Секторларның гомуми саны һәм секторларның зурлыгы
  • санак файл системалары файл атамаларын саклап һәм директория структурасы юлын саклап диск секторлары куллануы өчен урын калдырырга тиеш.

Язу тыгызлыгы кебек абсолют физик сыйфатламалар саклау сыйдырышлыгын билгеләү өчен ышанычлы түгел һәм чынлыкта булган сыйдырышлык гадәттә кимрәк:

  • Хәзерге каты диск саклагычларында башларны төгәл урнаштыру өчен махсус өстәмә хәрәкәтләндергеч мәгълүматы кулланучы бирелгән мәгълүматлары арасында таратылган
  • Язу башлары буйлап берникадәр магнит агып китүе бар. Бирелгән мәгълүматларны язу процессы янәшә торган трэклардагы бирелгән мәгълүматларны тотрыксызландырмас һәм ялгыш яңадан язмасын өчен трэклар арасында гадәттә ара калдырылырга тиеш
  • Хәзерге каты диск саклагычларында гадәттә ахыргы кулланучы мөрәҗәгать итә алмаган өстәмә эксплуатация трэклары бар. Болар башка урыннарда барлыкка килә алган дефектлы диск секторларын алмаштырыр өчен кулланыла.
  • Базар максатлары өчен, җитештерүчеләр фәкать кайбер тәлинкәләрне кулланмыйча калдырып, яки корпуска әзрәк тәлинкәләр салып кайвакыт зуррак сыйдырышлыклы саклагычларга караганда кечкенәрәк бәягә сатыла торган әзрәк сыйдырышлыклы саклагычларны ясаганнар.

Саклау сыйдырышлыгы берәмлекләре[үзгәртү]

Җитештерүче тарафыннан
рекламада күрсәтелгән сыйдырышлык
(СИ алкушымчаларын кулланып)
Класс эшләвендә кулланучылар тарафыннан
өмет ителгән сыйдырышлык
(бинар префиксларны кулланып)
Игълан ителгән сыйдырышлык
Windows
(бинар тапкырлагычларны
кулланып)
Mac OS X 10.6+
(бинар тапкырлагычларны
кулланып)
Префикс белән Байтлар Байтлар Аерма
100 MB 100,000,000 104,857,600 4.86% 95.4 MB 100.0 MB
100 GB 100,000,000,000 107,374,182,400 7.37% 93.1 GB, 95,367 MB 100.00 GB
1 TB 1,000,000,000,000 1,099,511,627,776 9.95% 931 GB, 953,674 MB 1,000.00 GB, 1,000,000 MB

Каты диск саклагычларның сыйдырышлыгы җитештерүчеләр тарафыннан Мегабайтларда (1MB=1 000 000 байт), гигабайтларда (1 GB = 1 000 000 000 байт) яки терабайтларда (1TB = 1 000 000 000 000 байт) күрсәтелә.
HGST, Samsung, Seagate, Toshiba and Western Digital
Бу мега- һәм гига- кебек префикслар ничә мәртәбә 1000-гә тапкырланганны аңлаткан санау килешүе шулай ук бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәләре өчен һәм DVD сыйдырышлыгы өчен кулланыла. Шулай да, бу килешү Оператив хәтер һәм CD җитештерүчеләре килешүеннән аерыла, монда кило- һәм мега- ничә мәртәбә 1024-гә тапкырланганны аңлата. Хәтер күләмнәре (сыйдырышлыклары) үлчәүләрендә кило- кебек берәмлек алкушымчалары ничә мәртәбә 1024-кә тапкырлаганны аңлатса, (n = 1, 2, ...) өчен прогрессия 1024 n: Seagate Toshiba

  • кило = 210 = 10241 = 1024,
  • мега = 220 = 10242 = 1048576,
  • гига = 230 = 10243 = 1 073 741 824

Каты диск һәм санак сәнәгатендә “ничә мәртәбә 1000-гә тапкырланганга” бәйләнештә алкушымчаларны куллану гамәле санак җитештерүнең иң элеккеге көннәренә барып тоташа. 1956-ынчы елда IBM ширкәте тарафыннан уйлап чыгарылган беренче каты диск турында IBM тарафыннан миллион тасвирламасын кулланып сөйләнелгән. 1970-енче елларга мега һәм М “ничә мәртәбә 1000000-га тапкырланганга” мәгънәсендә каты диск саклагычы сыйдырышлыгын тасвирлаганда кулланылган. Каты диск саклагычлары үлчәмнәре үсү белән сәнәгать гига өчен “Г” һәм тера өчен “T” алкушымчаларын кабул иткән, бу каты диск саклагычының 1 000 000 000 һәм 1 000 000 000 000 байт сыйдырышлыгын аңлаткан. Шулай ук, санак сәнәгатендә “ничә мәртәбә 1024-гә тапкырланганга” бәйле алкушымчаларны кулану гамәле санакның иң беренче көннәренән башланган. Хәтер үлчәмнәре үсү белән сәнәгатьтә мега өчен “M” һәм гига өчен “Г” шул ук тәртиптә 1 048 576 һәм 1 073 741 824 байт хәтер билгеләү өчен кертелгән. Санаклар эчендә каты диск саклагычлары яки хәтер сыйдырылшлыгын “ничә мәртәбә 1024-гә тапкырланган” рәвештә тәкъдим ителми; моны болай игълан итү фәкать шартлы килешү генә. Бу килешүне телдәге мәгънәгә туры килерлек итеп үзгәртү теләсә нинди вакытта эшләнергә мөмкин булган; шулай да, ниндидер сәбәпле санак сәнәгатенең күбесе өчен ул шулай булып киткән. Операцион системаларда буталчыклар килеп чыгып, каты диск саклагычларның сыйдырышлыгы төрлечә игълан ителә. Microsoft Windows операцион системаларын да кертеп, күпчелек операцион системалар каты диск саклагычларның сыйдырышлыгын игълан иткәндә “ничә мәртәбә 1024-гә тапкырланган”ны кулланалар, шулай итеп, җитештерүче тарафыннан 1 ТБ дип игълан ителгән каты диск саклагычы, бу операцион системалар тарафыннан 931 ГБ каты диск саклагычы дип игълан ителә. Apple ширкәтенең Mac OS X 10.6 (“Mac OS X Snow Leopard”)тан башлап, хәзерге операцион системалары каты диск саклагычының сыйдырышлыгын игълан иткәндә “ничә мәртәбә 1000-гә тапкырланган”ны кулланалар, шулай итеп игълан ителгән мәгълүмат белән җитештерүче рекламасы белән арасында аермалар бетерелә. “Мега-” очрагында “ничә мәртәбә 1000-гә тапкырланган” белән “ничә мәртәбә 1024-гә тапкырланган” билгеләмәсе арасында якынча 5% аерма бар. Моннан тыш, һәрбер өстәмә зуррак алкушымча (гигабайт, терабайт, һ.б.) белән аерма тагын да 2,4%-ка зурая. Сыйдырышлыкны (күләмне) үлчәү өчен ике шартлы килешү арасында туры килмәү берничә каты диск саклагычы җитештерүчеләренә каршы җыелма хөкемханәгә шикаятьтә каралган. Шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләр раславынча децималь үлчәүләрне куллану кулланучыларны эффектив рәвештә дөреслектән яздырган, ә яклау ягы ниндидер дә булса гаепкә җаваплылыктан баш тартканнар һәм аларның базар һәм реклама тәкъдиме һәрьяклап канунга туры килеп тәэмин ителгән һәм бернинди җәмгыять әгъзасы да зарар күрмәгән һәм җәрәхәтләнмәгән дип әйткәннәр. 1998-енче елның декабрендә халыкара стандартлаштыру оешмасы 1024-кә ничә мәртәбә тапкырланганны бу ике төрлечә аңлап була торган билгеләмәләр белән эш итү өчен уникаль бинар алкушымчалар һәм алкушымча символлар кертеп караган, бу “мебибайт (MiB)”, ул эксклюзив рәвештә 220 яки 1048576 байтны аңлата. 1998-енче елның декабрендә Халыкара Электротехника Комиссиясе (Eng. International Electrotechnical Commission) (IEC) бирелгән мәгълүматлар эшкәртү һәм бирелгән мәгълүматлар тапшыру тармагында бинар тапкырлагычлар өчен IEC халыкара стандарт атамалар һәм символлар кабул иткән. Шуннан соң алар төшеп калган, тәкъдим санак сәнәгате тарафыннан әз кабул ителгән һәм “байт”ның шартлы кабул ителгән формалары контексттан чыгып бераз аерылып торган дәрәҗәләрне билгеләве дәвам ителгән.

Каты дискны форматлау[үзгәртү]

Каты дискны иясенә тәкъдим итү аның контроллеры тарафыннан билгеләнә. Бу саклагычның туган интерфейсыннан шактый аерылып торырга мөмкин, бигрәк тә зур электрон хисаплау машиналарында яки серверларда. SAS һәм SATA кебек хәзерге каты диск саклагычлары интерфейсларында янәшә урнашкан мантыйк блокларыннан гыйбарәт; гадәттә 512 байт озынлыгында, ләкин сәнәгать 4096 байт мантыйк блокларына күчәргә әзерләнә; Камилләштерелгән форматны карагыз. Бу мантыйк блокларын физик диск тәлинкәләрендә инициализация процессы түбән дәрәҗә форматлау дип атала, ул гадәттә фабрикада эшләнә һәм кыр шартларында гадәттә үзгәртелми. Шулай да, кайбер алдынгы SAS саклагычларында 520, 524 һәм 528 байт кебек башка блок үлчәмнәре бар һәм алар кыр шартларында үзгәртелергә мөмкин. Югары дәрәҗә форматлау шуннан соң куелган операцион система һәм аның кушымталары мөрәҗәгать итә алырлык итеп файл системасы структураларын сайланган мантыйк блокларына яза. Операцион системаның файл системасы файлларның исемнәрен һәм файлны чагылдыра торган диск урыннарының бер-бер артлы килүен язып дискта файлларны оештыру өчен диск күләменең бер өлешен куллана. Файлларны кайтару өчен бирелгән мәгълүматлар структураларның мисаллары арасында MS DOS файл урнаштыру таблицасы (Eng. file allocation table (FAT)) һәм UNIX дескрипторлары һәм шулай ук башка операцион система бирелгән мәгълүматлар структуралары. Моның нәтиҗәсе булып, каты дискта булган бөтен урынны да кулланучы файллары өчен кулланып булмый. Бу файл системасының өстәмә чыгымнары 100 MB-тан күбрәк булган саклагычларда 1%-тан әзрәк алып тора.

Кирәгеннән артык булу[үзгәртү]

Хәзерге заман каты диск саклагычларында дефектлар белән идарә итү өчен буш сыйдырышлык (күләм) игълан ителгән сыйдырышлыкка (күләмгә) кертелми; шулай да күп элегрәк чыккан каты диск саклагычларында секторларның билгеле саны хәстәр өчен куелган, шулай итеп ахыргы кулланучыга мөрәҗәгать итү өчен сыйдырышлык киметелгән. Кайбер системаларда системаны торгызу өчен ахыргы кулланучыга мөрәҗәгать итү өчен сыйдырышлыкны киметә торган яшерен бүлекләр булырга мөмкин. RAID субсистемалар өчен бирелгән мәгълүматлар һәм хата ясауга тотрыклылык таләпләре шулай ук чын сыйдырышлыкны киметә. Мәсәлән, RAID1 субсистемасы бирелгән мәгълүматлар көзгесе нәтиҗәсендә гомуми сыйдырышлыкның яртысы гына булачак. X саклагычлары белән RAID5 субсистемасы сыйдырышлыкның 1/x өлешен җөплелеккә сарыф итәчәк. Күпчелек RAID тәэмин итүчеләр (сатучылар) блок дәрәҗәсендә бирелгән мәгълүматларның бөтенлеген камилләштерү өчен контроль сумманың ниндидер формасын куллана. Күп тәэмин итүчеләр өчен бу бер секторга 520 байт булган каты дискларны куллануны аңлата, монда 512 байт кулланучы бирелгән мәгълүматлары өчен һәм 8 байт контроль сумма өчен яки аерым 512 байт контроль сумма бирелгән мәгълүматлары өчен кулланыла.

Сыйдырышлыкны исәпләү өчен каты диск саклагычы параметрлары[үзгәртү]

Хәзерге заман саклаычлары янәшә урнашкан мантыйк блокларыннан гыйбарәт булганнан аларның тулаем сыйдырышлыгы блоклар санын блок зурлыгына тапкырлап белеп була. Бу мәгълүматны җитештерүче спецификациясеннән һәм саклагычның үзеннән түбән дәрәҗә командалар җигеп махсус әсбаплар кулланып белеп була. Искерәк каты диск саклагычларның сыйдырышлыгы саклагычның һәрбер өлкәсен цилиндрлар санына башлар санына секторлар/өлкәләр санына байтлар/секторлар санына (гадәттә 512) тапкырлап һәм аннан соң барлык өлкәләр өчен нәтиҗәләрне кушып табыла. Кайбер хәзерге ATA саклагычлар шулай ук цилиндр, баш, сектор (Ц/Б/С) дәрәҗәләрен үзәк эшкәрткеч җайланмага мәгълүм итәләр, әмма алар инде актуаль физик параметрлар түгел, чөнки игълан ителгән саннар тарихи операцион система интерфейслары белән чикләнгән. Иске (Ц/Б/С) (Eng. C/H/S) схемасы мантыйк блок адреславы белән алмаштырылган. Кайбер очракларда (Ц/Б/С) схемасын зур сыйдырышлык саклагычларына "мәҗбүри яраштыру" өчен башларның саны 64 итеп бирелгән, гәрчә хәзерге заман саклагычларның 32 тирәсе тәлинкә бар.

Форм факторлар[үзгәртү]

Тулы биеклеге 5.25’’ 110 Мб каты диск саклагычы. 2.5 (8.5 мм) 6.495 Мб каты диск саклагычы.
Sony VAIO ноутбугыннан 2.5’’ SATA каты диск саклагычы
Тәлинкәләрнең һәм уку-язу башларының озынлыгын күрсәтү өчен үлчәмле сызгыч белән 8’’, 5.25’’, 3.5’’, 2.5’’, 1.8’’ һәм 1’’ каты дисклы алты каты диск саклагычы.

Зур электрон исәпләү машиналары һәм минисанак каты дисклары күп төрле үлчәмнәрдә булган, гадәттә аерым торган кер юу машина зурлыгындагы шкафларда яки 19" аскуймага ярашырлык итеп ясалган. Бу күп еллар буена зур электрон исәпләү машиналары өчен һәм минисанак саклагычлар өчен стандарт үлчәм булган, әмма шундый зур тәлинкәләр микропроцессорга нигезләнгән системалар белән беркайчан да кулланмаган. Эчендә бөгелүчән диск китергечләре (Eng. floppy-disk drives, FDDs) микросанакларның сатулары арту белән, бөгелүчән диск китергечләре монтажына яраша ала торган каты диск саклагычларына ихтыяҗ барлыкка килгән. Шулай итеп, каты диск саклагычларның “форм факторлары”, башта бөгелүчән диск китергечләрнең 8-дюйм, 5,25-дюйм һәм 3,5 дюйм форм факторларын кабатлаган. Кечерәк бөгелүчән диск китергечләре булмаганлыктан, кечкенәрәк каты диск форм факторлар продукт тәкъдимнәреннән яки сәнәгать стандартларыннан барлыкка килгән.

  • 8 дюйм: 9.5 × 4.624 × 14.25 дюйм (241.3 мм × 117.5 мм × 362 мм)

1979 елда, Shugart Associates беренче форм факторга ярашучан каты диск саклагычы, аның үлчәмнәре шул ук һәм 8″ бөгелүчән диск китергеченә ярашучан интерфейс булган.

  • 5,25 дюйм: 5.75 × 3.25 × 8 дюйм (146.1 мм × 82.55 мм × 203 мм)

Бу кечкенәрәк форм фактор каты диск саклагычларында беренче мәртәбә Seagate ширкәте тарафыннан 1980-енче елда кулланылган, аның зурлыгы тулы биеклекле 5,25 мм бөгелүчән диск саклагычыныкы кебек үк булган, биеклеге 3,25 дюйм булган. Бу "ярты биеклек"тән, ягъни 1.63 дюйм (41.4 мм) ике мәртәбә югарырак. 120 мм оптик диск (DVD, CD) китергечләрнең күпчелек өстәл модельләрендә ярты биеклек 5,25 мм үлчәме кулланыла, әмма алар каты диск саклагычларында модадан чыккан. Квант Зур Табан (Quantum Bigfoot) каты диск саклагычы 1990-ынчы елларда кулланганнарның соңгысы булган, аның "түбән профиль" (≈25 мм) һәм "ультра түбән профиль" (≈20 мм) юрамалары булган.

  • 3,5 дюйм: 4 × 1 × 5,75 дюйм (101.6 мм × 25.4 мм × 203 мм)

Бу кечкенәрәк форм фактор 1983-енче елда Rodime каты диск саклагычларында кулланганга охшаш, ул “ярты биеклек” 3,5″ (ягъни 1,63 мм) бөгелүчән диск китергечләре кебек биеклектә булган. Хәзерге вакытта, бу форм факторның 1 дюйм биеклектәге ("нечкә" яки "түбән-профиль") күпчелек өстәл юрамаларында кулланыла торганнардан иң киң таралганы.

  • 2.5дюйм: 2.75×0.275–0.59×3.945 дюйм (69.85 × 7–15 × 100 мм) = 48.895 - 104.775 см 3

Бу кечкенәрәк форм фактор PrairieTek ширкәте тарафыннан 1988 елда тәкъдим ителгән; аңа туры бөгелүче диск китергече юк. Ул мобиль әсбапларда (ноутбуклар, музыка уйнаткычларында, һ.б.) һәм каты диск китергечләрендә киң таралышка кергән һәм 2008-енче елга кайбер 3,5 дюйм коммерция китергечләрен алмаштырган. Ул шулай ук Playstation 3 һәм Xbox 360 видеоуен консольләрендә кулланылган. 9.5 мм биеклектәге китергечләре иң зур сыйдырышлыклы ноутбук китергечләрдән тыш (аларның гадәттә эчендә ике тәлинкәсе бар) бөтенесе өчен рәсми булмаган стандарт булып киткән; гадәттә өч тәлинкәсе булган 12.5 мм биеклектәге китергечләр максималь сыйдырышлык өчен кулланыла, ләкин күпчелек ноутбукларга туры килмиләр. Коммерция өлкәсе китергечләрнең биеклеге 15 мм – га кадәр булырга мөмкин.

  • 1.8 дюйм: 54 мм × 8 мм × 71 мм = 30.672 см3

Integral Peripherals ширкәте тарафыннан 1993 елда тәкъди ителгән бу форм фактор үлчәмнәре игълан ителгәнчә ATA-7 LIF – ка эволюцияләгән. Берникадәр вакыт ул артып цифрлы аудио уйнаткычларында һәм субноутбукларда кулланылган, әмма аның популярлыгы кимегән. 2 – 5 Гб зурлыгындагы каты диск саклагычлары өчен турыдан-туры PC card киңәйтү слотына яраштырыла торган юрама бар. Ул iPod-ларда һәм башка каты диск саклагычларына нигезләнгән MP3 уйнаткычларында популяр булган.

  • 1 дюйм: 42.8 мм × 5 мм × 36.4 мм

Бу форм фактор 1999-ынчы елда IBM ширкәтенең MicrodriveCompact Flash Type II слотына ярашыр өчен тәкъдим ителгән. Samsung шул ук форм факторны үзенең продукт әдәбиятында "1.3 дюйм" китергече дип атый.
1.3″ HDD Product Specification

  • 0.85 дюйм: 24 мм × 5 мм × 32 мм
    Toshiba ширкәте 2004 елның январенда мобиль телефоннарда һәм 4G телефоннарында видео саклау өчен җайлаштырылган SD/MMC слотына ярашучан каты диск саклагычларын да кертеп охшаш кушымталарда куллану өчен бу форм факторны игълан итте.

Toshiba's 0.85-inch HDD is set to bring multi-gigabyte capacities to small, powerful digital products Toshiba ширкәте 4 GB (MK4001MTD) һәм 8 GB (MK8003MTD) юрамасын җитештергән һәм иң кечкенә каты диск саклагычы өчен Дөнья Гиннесс Рекордын тота. Toshiba enters Guinness World Records Book with the world's smallest hard disk drive 3,5 һәм 2,5 дюйм каты диск саклагычлары иң популяр үлчәмнәр булган. flash хәтеренә төшүче бәяләр сәбәпле 2009 елга бөтен җитештерүчеләр 1,3 дюйм, 1 дюйм һәм 0,85 дюйм форм факторлары яңа продуктлар әзерләүне туктаттылар. Flash price fall shakes HDD market 2008-енче елда Samsung 1,3 дюйм SpinPoint A1 каты диск саклагычын тәкъдим иткән, әмма 2009 елның мартына хәрәкәтләнүче детальсез буларак тәкъдим ителде. Бу үлчәмнәр гадәттә дюймнарда якынча төгәл саннарда тасвирланса, чын үлчәмнәр озак вакыт буена миллиметрларда күрсәтелгән.

Хәзерге каты диск форм факторлары[үзгәртү]

Форм фактор Киңлек (мм) Биеклек (мм) Иң зур сыйдырышлык Тәлинкәләр (макс) Бер тәлинкәгә (GB)
3.5″ 102 19 яки 25.4 4 TB (2011) 5 1000 GB
2.5″ 69.9 7, 9.5, 12.5 яки 15 2 TB (2012) 4 500 GB
1.8″ 54 5 яки 8 320 GB (2009) 2 160 GB

Искергән каты диск форм факторлары[үзгәртү]

Форм фактор Киңлек (мм) Иң зур сыйдырышлык Тәлинкәләр (макс) Бер тәлинкәгә (GB)
5.25″ FH (Full-height) 146 47 GB (1998) 14 3.36 GB
5.25″ HH (Half-height) 146 19.3 GB (1998) 4 4.83 GB
1.3″ 43 40 GB (2007) 1 40 GB
1″ (CFII/ZIF/IDE-Flex) 42 20 GB (2006) 1 20 GB
0.85″ 24 8 GB (2004) 1 8 GB

Мөрәҗәгать итү вакыты[үзгәртү]

Каты диск саклагычындагы бирелгән мәгълүматларга мөрәҗәгать итү вакытын (Мөрәҗәгать итү вакыты) чикләүче факторлар күбесенчә әйләнүче дискларның һәм хәрәкәтләнүче башларына бәйле. Эзләү вакыты – ул башның дискның бирелгән мәгълүматлар саклана торган трекына сәяхәт итәргә күпме вакыт алганның чамасы. Әйләнү яшеренлеге бар, чөнки бирелгән мәгълүматлар тапшыруы кирәк булганда, кирәк булган диск секторы нәкъ баш астында булмаска мөмкин. Бу ике тоткарлауларның икесе дә миллисекундлар чамасы. Бит дәрәҗәсе яки бит тапшыру дәрәҗәсе (баш дөрес позициядә булганда) тапшырыла торган блокларның функциясе булган тоткарлануны барлыкка китерә; гадәттә чагыштырмача кечкенә, әмма зур янәшә торган файлларны тапшырганда шактый зур булырга мөмкин. Шулай ук тоткарлану каты диск саклагычлары энергияне саклау өчен туктаганда барлыкка килергә мөмкин, энергия белән идарә итүне карагыз. Каты диск саклагычының уртача мөрәҗәгать итү вакыты – ул аның эзләү вакыты, техник яктан ул барлык мөмкин булган эзләүләргә бүленгән барлык мөмкин булган эзләүләрне башкарыр өчен вакыт, әмма гамәлдә ул статистик ысуллар белән билгеләнә яки фәкать трэклар санының өчтән бер өлешен эзләү вакыты кебек аппроксимацияләнә. Дефрагментация – ул бәйләнешле кисәкләрне дисктагы физик янәшә өлкәләргә күчереп бирелгән мәгълүматларны кайтаруда тоткарлауны киметү өчен кулланылган процедура. Кайбер санак операцион системалар дефрагментацияне автоматик рәвештә башкаралар. Гәрчә автоматик дефрагментация мөрәҗәгать итү тоткарлауларны киметү өчен булса да, процедура санак эшләгәндә җавапны әкренәйтергә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакыты әйләнү тизлеген арттырып камилләштерелергә мөмкин, шулай итеп яшеренлек һәм/яки эзләү вакыты киметелә. Өлкә тыгызлыгын арттыру бирелгән мәгълүматлар дәрәҗәсен һәм башлар җыелмасы астында бирелгән мәгълүматлар микъдарын арттырып, шулай итеп потенциаль рәвештә бирелгән микъдар бирелгән мәгълүматлар эзләү эшчәнлеге киметелә. Тарихи юнәлешләргә нигезләнеп, аналитиклар каты диск саклагычы өлкә тыгызлыгының (һәм шулай итеп, сыйдырышлыгын) ел саен 40%-ка үсешен фараз итәләр. Мөрәҗәгать итү вакытлары үткәрүчәнлек дәрәҗәләре үсү белән бертигез бармаганнар, ә соңгылары саклау сыйдырышлыгы белән бертигез бармаган.

Чиратлашу[үзгәртү]

Сектор чиратлашуы – ул күбесенчә мөрәҗәгать итү вакытына бәйләнгән искергән җайланма сыйфатламасы, аның тарихы санаклар зур дәвамлы бирелгән мәгълүматлар агымнарын укыр өчен артык акрын булган заманнарга тоташа. Чиратлашу бирелгән мәгълүматлар арасында араларны керткән, бу әкрен җиһазларга киләсе бирелгән мәгълүматлар әзер булырга мөмкинчелек биргән. Чиратлашу булмаса киләсе мантыйк секторы уку/язу башына җиһазлар әзер булганчы килеп җитәр иде, бу системадан уку башкарылганчы башка тулы диск әйләнүе беткәнче көтәргә таләп итәр иде. Шулай да, чиратлашуны кирәк булганнан артык дәрәҗәгә куеп секторларны тизрәк укыр өчен җитештерүчәнлеге булган җиһазларда кирәк булганнан артык тоткарлануларга китереп чиратлашу саклагыч механизмына максатлы физик тоткарланулар кертә. Чиратлашу дәрәҗәсе шулай итеп гадәттә ахыр кулланучы тарафыннан саклагыч беренче мәртәбә аның системасына куелганда махсус санак системасы җитештерү үзлекләренә ярашырлык итеп сайланылган. Хәзерге заман технологиясе әйләнүче тәлинкәләрдән уку тизлеге белән бирелгән мәгълүматларны укый ала, шулай итеп каты диск саклагычларда гадәттә секторлар чиратлашуы дәрәҗәсе 1:1, бу чиратлашу кулланмаганда эффектив.

Эзләү вакыты[үзгәртү]

Уртача эзләү вакыты high-end серверлар өчен 3 мс-тан мобиль саклагычлар өчен 15 мс-ка, шул ук вакытта гади мобиль саклагычларда 12 мс һәм иң гади өстәл санакларда 9 мс тирәсе дәрәҗәләр ала. Беренче каты диск саклагычының уртача эзләү вакыты якынча 600 мс иде һәм 1970-енче еллар уртасына 25 мс булган каты диск саклагычлар сатуда булган. Беренче каты диск саклагычларының уртача эзләү вакыты 600 мс булган һәм 1970-енче еллар уртасына эзләү вакытлары 25 мс булган каты диск саклагычлары сатуда булган. Кайбер элек чыккан шәхси санак саклагычларында башларны хәрәкәтләндерер өчен баскыч хәрәкәтләндергече кулланылган һәм нәтиҗәдә эзләү вакытлары 80-120 мс кадәр әкрен булган, әмма тиз 1980-енче елларда тавыш кәтүге тибы актуациясе рәвешендә камилләштерелгән, эзләү вакытлары якынча 20 мс ка кимегән. Эзләү вакыты вакыт узу белән әкренләп камилләшүен дәвам иткән. Кайбер өстәл санагы һәм ноутбук системаларда кулланучыга эзләү башкаруы һәм саклагыч тавышы арасында килешү ясарга мөмкинчелек бирә. Тизрәк эзләү дәрәҗәләре гадәттә башларны тәлинкә буенча тиз хәрәкәтләндерер өчн күбрәк энергия куллануны таләп итәләр, нәтиҗәдә сап тоткычыннан каты тавышлар чыга һәм башлар эзләү хәрәкәте башында кинәт тизләнгәндә һәм эзләү хәрәкәте ахырында кинәт әкренәйгәндә зуррак тирбәнешләр була. Тыныч эшләү хәрәкәт тизлеген һәм тизләнеш дәрәҗәләрен киметә, әмма киметелгән эзләү башкаруы бәрабәренә.

Әйләнү яшеренлеге[үзгәртү]

Әйләнү тизлеге
[rpm] (минутына әйләнүләр)
Уртача
яшеренлек [мс]
15,000 2
10,000 3
7,200 4.16
5,400 5.55
4,800 6.25

Яшеренлек – ул диск әйләнүенең кирәк булган диск секторын уку-язу механизмы астына китерүгә тоткарлау. Ул дискның әйләнү тизлегенә бәйле, минутына әйләнешләрдә (Eng. revolutions per minute (rpm)) үлчәнә. Уртача әйләнү яшеренлеге таблицада күрсәтелгән, ул шундый саклагыч өчен миллисекундларда уртача яшеренлек әйләнү периодының яртысына тигез дигән статистик бәйләнешкә нигезләнгән.

Бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәсе[үзгәртү]

2010 елга типик минутына 7200 әйләнешле өстәл санагы каты диск саклагычының тәэмин ителә торган "дисктан-буферга" бирелгән мәгълүмат дәрәҗәсе 1030 Мбит/с-ка җитә. "Speed Considerations" Бу дәрәҗә трэк урнашуына бәйле, шулай итеп ул тышкы трэклардагы бирелгән мәгълүматлар өчен зуррак булачак (бирелгән мәгълүматлар секторлары күбрәк булган урында) һәм эчке трэкларга таба азрак булачак (азрак бирелгән мәгълүмат секторлары булган урында); һәм гадәттә минутына 10000 әйләнешле саклагычлар өчен берникадәр зуррак була. Хәзерге заманда "буфердан санакка" интерфейс өчен киң кулланылган стандарт 3.0 Гбит/с SATA булып тора, монда буфердан санакка якынча 300 мегабит/с (10 бит кодирлавы) тапшырыла һәм шулай итеп һаман хәзерге заман дисктан буферга тапшыру дәрәҗәләреннән җайлы алдан бара. Бирелгән мәгълүмат дәрәҗәсен (уку/язу) махсус генератор коралларын кулланып дискка зур файлны язып һәм аннан соң укып үлчәргә була. Тапшыру дәрәҗәсенә файл системасы фрагментациясе һәм файлларның урнашуы тәэсир итәргә мөмкин. Каты диск саклагычы бирелгән мәгълүмат тапшыру дәрәҗәсе тәлинкәләр әйләнү тизлегенә һәм бирелгән мәгълүматлар тыгызлыгына бәйле. Җылыну һәм вибрация әйләнү тизлеген чикләгәнгә, артучы тыгызлык нәтиҗә тапшыру дәрәҗәләрен камилләштерү өчен төп ысул булып китә. Югарырак тизлекләр электр хәрәкәтләндергеч тарафыннан күбрәк кулланылган егәрлек таләп итә, нәтиҗәдә ул тагын да җылына; югары тизлекләр шулай ук дискның бариүзәге төгәл дискның үзәгендә булмаганга шулай ук тирбәнешләрне көчәйтәләр. Өлкә тыгызлыгы диск буйлап трэкларның санын арттырып һәм бер трэкка секторларның санын арттырып камилләштерелсә, бирелгән минутына әйләнешләр дәрәҗәсе өчен бирелгән мәгълүматлар дәрәҗәсен бу икесенең соңгысы гына арттырачак. Бирелгән мәгълүматлар дәрәҗәсе башкаруы фәкать өлкә тыгызлыгының ике компонентның берсен генә күзәткәнгә, аның башкаруы түбәнрәк дәрәҗәдә яхшырак була.

Егәрлек куллану[үзгәртү]

Егәрлек куллану ноутбуклар кебек мобиль җиһазларда гына түгел, ә шулай ук сервер һәм өстәл санагы базарларында артучы әһәмиятле булып киткән. Артучы бирелгән мәгълүматлар үзәк машинасы тыгызлыгы җайланмаларга әһәмиятле егәрлек китерүдә проблемаларга китергән, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау һәм электр сарыф итү борчылуларга китергән (яшел исәпләнүне карагыз). Җылылык таратуы турыдан-туры егәрлек куллануга бәйле һәм саклагычлар искергәч, диск ялгышоып эшләве дәрәҗәсе югарырак саклагыч температураларында үсә. Меңләгән өстәл шәхси санаклары булган зур ширкәтләр өчен охшаш җайланмалар бар. Кечкенәрәк форм фактор каты диск саклагычлары еш зур саклагычлардан азрак егәрлек таләп итәләр. Бу өлкәдә бер кызыклы үсеш булып эзләү тизлеген контрольдә тоту тора, шулай итеп, мөмкин кадәр тиз барып җитеп, шуннан соң сектор килеп җиткәнне көтеп торганчы (ягъни әйләнү яшеренлеге) баш максат урынына фәкать секторны укыр вакыт җиткәч кенә барып җитә. Күп каты диск компанияләре хәзер азрак егәрлек һәм суыту таләп итә торган Яшел Саклагычларны җитештерәләр. Бу Яшел Саклагычларның күбесе әкренрәк әйләнәләр (минутына 7,200, 10,000 яки 15,000 әйләнешкә каршы минутына <5,400 әйләнеш), шуңа күрә әзрәк җылылык генерирлыйлар. Егәрлек сарыф итү шулай ук саклагыч башларын диск кулланылышта булмаганда туктатып ышкылуны киметеп ашырыла, әйләнү тизлекләре көйләнә һәм эчке компонентлар кулланылышта булмаганда киметелә. Саклагычлар, нәкъ әйләнә башлау вакытында күбрәк егәрлек сарыф итәләр. Гомуми энергия сарыф итүгә моның тәэсире әз булса да, туклану чыганагыннан таләп ителгән максималь энергия һәм шулай итеп, аның таләп ителгән дәрәҗәсе берничә саклагычлы системаларда аларның әйләнү башлавын контрольдә тотып киметергә була.

  • SCSI каты дискларында SCSI контроллеры саклагычларның әйләнү башлавын һәм әйләнеп бетүен турыдан-туры контрольдә тота ала.
  • Кайбер Параллель ATA (PATA) һәм Serial ATA (SATA) каты диск саклагычлары көтү режимындагы туклануны (Eng. power-up in standby or PUIS) тәэмин итәләр: һәрбер саклагыч контроллер яки системаның BIOS-ы шулай итәргә кушканчы әйләнә башламый. Бу системага дискның әйләнә башлавын күчерергә һәм ялгап кушылу вакытында максималь егәрлек таләбен чикләргә рөхсәт итә.
  • Кайбер SATA II һәм соңрак каты диск саклагычлары Күчмә әйләнә башлауны тәмин итәләр, бу санакларга йөкләнү вакытында саклагычларны бер-бер артлы әйләндерә башлап, туклану чыганагында артык йөкләнешне киметергә мөмкинчелек бирә.

Егәрлек идарә итүе[үзгәртү]

Хәзерге вакытта күпчелек каты диск саклагычлары җитештерүне киметеп махсус егәрлек режимнарын кулланучы һичнинди егәрлек идарә итүне тәэмин итә. Каты диск эшләгәндә бу корал кулланганда каты диск саклагычлары тулы егәрлек режимыннан бер яки берничә егәрлек саклау режимнарына күчәчәк. Иң тирән, гадәттә Йоклау (Eng. Sleep) дип аталучы режимнан торгызылу вакыты берничә секундка кадәр вакытны алып торырга мөмкин.

Ишетелә торган тавыш[үзгәртү]

dBA-ларда үлчәнгән ишетелә торган тавыш DVR (цифрлы видео язу), цифрлы аудио язу һәм тын шәхси санаклар кебек билгеле кушымталар өчен әһәмиятле түгел. Түбән тавышлы дисклар гадәттә йөгертүче агымнар, һәм әкренрәк әйләнеш тизлекләрен (гадәттә минутына 5,400 әйләнеш) кулланалар һәм ишетелүче четелдәүләрне һәм шытырдаучы тавышларны киметер өчен йөкләнеш астында эзләү тизлеген киметәләр (Eng. Automatic Acoustic Management). Кечкенәрәк форм факторлы саклагычлар (мәсәлән 2.5 дюйм) гадәттә зуррак саклагычлардан кечкенәрәк.

Бәрелүгә каршы тору[үзгәртү]

Бәрелүгә чыдамлык бигрәк тә мобиль җайланмалар өчен әһәмиятле. Кайбер ноутбукларда актив каты диск саклавы бар, ул җайланма төшерелеп җибәрелсә, диск башларын, фараз ителгәнчә, бәрелүгә кадәр туктата һәм бу очракта иң зур эшләп калу шансын тәкъдим итә. Хәзерге вакытта максималь бәрелүгә чыдамлык эшләгән җайланма очрагында - 350 g һәм эшләмәүче өчен 1000 g.

Мөрәҗәгать итү һәм интерфейслар[үзгәртү]

Каты диск саклагычларына мөрәҗәгать бер яки берничә тип шина ярдәмендә ашырыла, шулар арасында параллель ATA (PATA, шулай ук IDE яки EIDE дип аталган); ул SATA тәкъдим ителгәнче ATA дип тасвирланган), Бер-бер артлы ATA (Serial ATA) (SATA), SCSI, (Бер-бер артлы тоташкан SCSI),(SAS) һәм Оптик Җепсел. Каты диск саклагычларын алар турыдан-туры тоташа алмаган шиналарга кушу өчен күпер схемалары кулланыла, мәсәлән, IEEE 1394, USB (Universal Serial Bus) һәм SCSI (Small Computer System Interface). Хәзер искергән ST-506 интерфейсы өчен диск өслегенә язылган бирелгән мәгълүматлар кодлар схемасы шулай ук мөһим булган. Беренче ST-506 дисклары Модификацияләнгән Ешлык Модуляциясе (Eng. (Modified Frequency Modulation) (MFM)) кодлавын кулланганнар һәм бирелгән мәгълүматларны секундына 5 Мегабит дәрәҗәсендә тапшырганнар. Соңрак 2,7 RLL (Run Length Limited) кодлавын кулланучы контроллерлар MFM саклагычы бер әйләнешенә караганда 50%-ка күбрәк бирелгән мәгълүмат килеп чыгуына сәбәп булганнар, бирелгән мәгълүматлар саклавын һәм бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәсен 50%-ка, секундына 7,5 мегабитка кадәр арттырганнар. Күп ST-506 интерфейслы каты диск саклагычлары җитештерүче тарафыннан RLL-га караганда фәкать 1/3-гә әзрәк MFM бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәсендә эшләр дип тасвирланган, шул ук вакытта башка саклагыч модельләре (гадәттә шул ук саклагычның кыйммәтрәк юрамалары) югарырак RLL бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәсендә эшләр дип тасвирланган. Кайбер очракларда, саклагычның гамәлдә MFM дип билгеләнгән модельгә тизрәк RLL бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәсендә эшләргә әһәмиятле чиге булган, гәрчә рәсми рәвештә бу модель тәэмин ителмәгән. Шулай ук, теләсә нинди RLL-сертификацияләнгән саклагыч теләсә нинди MFM контроллерында эшли алган, ләкин 1/3 – гә әзрәк бирелгән мәгълүматлар сыйдырышлыгы белән һәм RLL тасвирламаларына караганда 1/3 – гә кимрәк бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәсендә. Киңәйтелгән Кечкенә Диск Интерфейсы (Eng. Enhanced Small Disk Interface, ESDI) шулай ук күпсанлы бирелгән мәгълүмат тапшыру дәрәҗәләрен тәэмин иткән (ESDI дисклары гел 2,7 RLL-ны кулланганнар, әмма секундына 10, 15 яки 20 мегабит дәрәҗәсендә). ESDI диск саклагычларның гадәттә бер трэкка туры килгән секторлар санын һәм (кайбер очракларда) сектор зурлыгын көйләр өчен сикергечләре булган. Хәзерге каты диск саклагычлары эчтә нинди бирелгән мәгълүматлар кодлау схемасы кулланганга карамастан санакның калганына дәвамлы интерфейс тәкъдим итәләр. Гадәттә каты диск эчендәге электроникада цифрлы сигнал процессоры (Eng. Digital signal processor, DSP) уку башыннан тупас аналог көчәнешләрне ала һәм сектор чикләрен һәм секторның бирелгән мәгълүматларын укыр өчен Өлешчә Җавап Максимум Охшашлык (Eng. Partial Response Maximum Likelihood, PRML) һәм Рид-Соломон хата төзәтүен куллана, шуннан соң шул бирелгән мәгълүматны стандарт интерфейс рәвешендә чыгара. Шул цифрлы сигнал процессоры шулай ук хата детектлау һәм төзәтүе тарафыннан детектланган хата дәрәҗәсен күзәтә һәм начар сектор башка урынга юнәлтүне башкара, Үз Мониторлау, Анализ һәм Игълан Технологиясе өчен бирелгән мәгълүматларны җыюны һәм башка эчке биремнәрне башкара. SCSIның башта 8 параллель үткәргеч аша максималь 5 мегабит/с бирелгән мәгълүматлар дәрәҗәсе өчен фәкать бер 5 MHz сигнал ешлыгы булган, әмма соңрак бу сан кинәт арткан. SCSI шинасы һәм диск саклагычы эчке шинасы арасында буфер сәбәпле SCSI шина тизлеге дискның эчке тизлегенә бәйләнеше булмаган; шулай да күп элеккеге диск саклагычларның бик кечкенә буферлары булган, һәм шулай итеп, алар Commodore Amiga, IBM PC ярашучанлар һәм Apple Macintoshлар кебек әкрен санакларда башка чиратлашуга яңадан форматланырга тиеш булган (нәкъ менә ST-506 дисклары кебек). (Параллель) ATA интерфейслары бер каналда ике саклагычны тәэмин итү өчен конструкцияләнгән, алар бер кабельдә хуҗа һәм хезмәтче кебек тоташтырылган. Дискларның аларның контроллер конструкциясе сәбәпле гадәттә чиратлашу һәм бирелгән мәгълүматлар дәрәҗәсе белән проблемалар булмаган, әмма элеккеге модельләр бер берсе белән ярашучан булмаган һәм бер физик кабельдә ике җайланма белән эшли алмаганнар. Бу күбесенчә 1990-ынчы еллар уртасына, ATA-ның спецификациясе стандартлашкач һәм ваклылар чистартылгач җиңелгән, әмма һаман кайбер очракларда проблемалар килеп чыга, бигрәк тә CD-ROM һәм DVD-ROM дисклары белән һәм Ultra DMA һәм UDMA җайланмаларын катыштырганда. Бер-бер артлы ATA үз I/O портлары җыелмасы белән, хуҗа/хезмәтче проблемаларын китереп чыгармыйча бер канал һәм бер кабельга бер саклагычны тәэмин итә. FireWire/IEEE 1394 һәм USB(1.0/2.0/3.0) каты саклагычлары күбесенчә эчендә бу тышкы шиналарга эчкә корылган адаптерлар белән ATA яки бер-бер артлы АТА дисклары булган корпуслардан гыйбарәт.

Шәхси санакларда кулланылган диск интерфейслары гаиләләре[үзгәртү]

Берничә параллель ATA каты диск саклагычы

Тарихи бер-бер артлы бит итнтерфейслары каты диск саклагычларын (Eng. hard disk drive (HDD)) каты диск контроллерына (Eng. hard disk controller (HDC)) ике кабель ярдәмендә тоташтыра, берсе контроль өчен, икенчесе бирелгән мәгълүматлар өчен. (Һәрбер саклагычның шулай ук туклану өчен өстәмә кабеле бар, гадәттә ул саклагычны турыдан-туры туклану чыганагына тоташтыра). Каты диск контроллеры бер-бер артлы/параллель әверелдерүе, бирелгән мәгълүматлар аерылуы, трэк форматлавы һәм ышанычлыкны тәэмин итү өчен һәм (форматлаудан соң) саклагычка кирәк булган туры китерү кебек әһәмиятле функцияне башкарган. Һәрбер контроль кабеле бер яки күбрәк саклагычка хезмәт итә алган, шул ук вакытта шуңа багышланган (һәм кечкенәрәк) бирелгән мәгълүматлар кабеле һәрбер саклагычка хезмәт иткән.

  • ST506 бирелгән мәгълүматларны кодирлау ысулы буларак MFM (Модификацияләнгән Ешлык Модуляциясе) н кулланган.
  • ST412 RLL (Эш озынлыгын чикләү) кодирлавы вариантлары.
  • Киңәйтелгән Кечкенә Диск Интерфейсы (ESDI) ST412-га охшаш сәнәгать стандарт интерфейсы булган, ул процессор һәм диск саклагычы арасында югарырак бирелгән мәгълүмат дәрәҗәләрен тәэмин иткән.

Хәзерге заман бер-бер артлы интерфейслары каты диск саклагычын (хәзерге вакытта гадәттә "көньяк күпер" эченә корылган) хуҗа шина интерфейсы адаптерына бер бирелгән мәгълүмат/идарә кабеле белән тоташтыра. (Алдарак тасвирланган тарихи бер-бер артлы интерфейсларында исә, һәрбер саклагычның шулай ук өстәмә туклану кабеле булган, гадәттә ул турыдан-туры туклану бүлегенә тоташкан.).

  • Җепсел канал (Eng. Fibre Channel , FC) базарда параллель SCSI интерфейсының варисы булып тора. Бу бер-бер артлы протокол. Диск саклагычларында гадәттә Җепсел Канал тарафыннан Идарә ителгән төен (Eng. Fibre Channel Arbitrated Loop , FC-AL) топологиясе кулланыла. FC гади диск интерфейслардан башка бик киң кулланыла һәм саклау өлкәсе челтәрләренең (Eng. storage area networks, SANs) нигез ташы булып тора. Күптән түгел бу өлкә өчен шулай ук iSCSI һәм Ethernet өчен ATA кебек башка протоколлар эшләнгән. Буташтыруга кертеп саклагычларда Җепсел Канал өчен бакыр үрелгән пар кабельләр кулланыла, ә җепсел оптикасы түгел. Соңгылары гадәттә серверлар яки диск рәте контроллерлары кебек зуррак җайланмалар өчен кулланыла.
  • Бер-бер артлы ATA (Eng. Serial ATA , SATA). SATA бирелгән мәгълүматлар кабеленең җайланмага бирелгән мәгълүматларны дифференциаль тапшыру өчен бер бирелгән мәгълүматлар пары бар һәм нәкъ EIA-422-да кебек җайланмадан бирелгән мәгълүматларны дифференциаль алу өчен бер пар. Бу шулай ук бирелгән мәгълүматларны бер-бер артлы тапшыруны таләп итә. Моңа охшаш дифференциаль сигнал системасы RS485, LocalTalk, USB, Firewire һәм дифференциаль SCSI-та кулланылган.
  • Бер-бер артлы беркетелгән SCSI (Eng. Serial Attached SCSI, SAS). SAS – ул SATA белән ярашучан һәм күпкә югарырак бирелгән мәгълүмат дәрәҗәләре өчен конструкцияләнгән яңа буын бер-бер артлы хәбәрләшмә протоколы. SAS стандарт 3,5 дюйм SATA1/SATA2 каты диск саклагычларныкына механик тәңгәл тоташтыргыч кулланыла һәм күп серверга ориентацияләнгән SAS RAID контроллерларның шулай ук SATA каты диск саклагычларына адреслау мөмкинчелеге бар. SAS гадәти SCSI җайланмалардагы параллель ысулдан аермалы буларак бер-бер артлы хәбәрләшмәне куллана, әмма һаман SCSI командаларын куллана.
Параллель ATA интерфейсын кулланган 1998-енче ел Seagate каты диск саклагычының эчке күренеше

Бер-бер артлы сүз интерфейсы каты диск саклагычын хуҗа шина адаптерына (хәзерге вакытта гадәттә "көньяк күпергә" интеграцияләнгән) бер бирелгән мәгълүмат/контроль кабеле белән тоташтыра. (Алдарак тасвирланган бер-бер артлы интерфейслар өчен һәрбер саклагычның шулай ук өстәмә туклану кабеле булган, ул турыдан туры туклану чыганагына тоташкан булган.). Бу интерфейсларның элегрәк юрамаларында гадәттә саклагыч(тан/ка) 8 бит бирелгән мәгълүмат тапшыруы булган, әмма 16 бит юрамалары күпкә киңрәк таралган һәм 32 бит юрамалар бар. Хәзерге вариантларның бирелгән мәгълүмат тапшыруы бер-бер артлы. Бирелгән мәгълүматларның сүз табигате хуҗа шинасының конструкциясен алдан килүче сәбәпчесе булган каты диск контроллерыннан гадирәк итә.

  • Интеграцияләнгән Саклагыч Электроникасы (Eng. Integrated Drive Electronics , IDE), соңрак атамасы ATA-га үзгәртелгән, шул ук вакытта P-ATA яки PATA ("параллель ATA") атамасы астындагы интерфейс яңа вариант бер-бер артлы ATA-га кушылган. Асыл исеме инноватив каты диск контроллерның каты дискның үзенә интеграциясен чагылдыра, элегрәк дискларда ул булмаган. Каты диск контроллерын интерфейс картасыннан диск саклагычына күчерү интерфейсларны стандартлаштырырга һәм бәяне һәм катлаулылыкны киметергә ярдәм иткән. 40 инәле IDE/ATA тоташтыруы бирелгән мәгълүматлар кабеленда бер юлы 16 бит бирелгән мәгълүматны тапшыра. Бирелгән мәгълүмат кабеле башта 40 тоташтыргычлы булган, әмма соңрак каты диск саклагыч(ыннан/ына) бирелгән мәгълүматлар югарырак тапшыру тизлеге таләпләре

AT тоташтыру параллель ATA интерфейсы (Eng. AT Attachment#Parallel ATA interface, UDMA) яки "ультра DMA" буларак мәгълүм режимга китергән. Бу стандартның прогрессив рәвештә тизрәк юрамалары нәтиҗәдә шул ук кабельнең 80 тоташтыргыч вариант юрамасына китергән, монда ярты үткәргечләр үзара чит тавышны киметеп киңәйтелгән югары тизлек сигнал сыйфаты өчен кирәк булган җиргә тоташтыруны тәэмин итә. 80 үткәргеч өчен интерфейсның 39 гына инәсе бар, калган инәләр диск һәм контроллерның ватылуына еш сәбәп булган дөрес булмаган тоташтыргычның дөрес булмаган өнгә тоташтыруны тыючы ачкыч булып хезмәт итә.

  • EIDE оригиналь IDE стандартының (Western Digital тарафыннан) рәсми булмаган камилләштерүе булган, монда ачкыч камилләштерүе туры хәтер мөрәҗәгатенең (Eng. direct memory access, DMA) үзәк эшкәрткеч җайланманы эшкә җикмичә диск һәм санак арасында бирелгән мәгълүматларны тапшыру өчен кулланышы булган, бу камиләштерү соңрак рәсми ATA стандартлары тарафыннан кабул ителгән. Хәтер һәм диск арасында бирелгән мәгълүматларны туры тапшырып, DMA үзәк эшкәрткеч җайланманың байт артыннан байтның копиясен ясарга ихтыяҗын бетерә, шулай итеп бирелгән мәгълүматлар тапшыруы дәвамында башка биремнәрне башкарырга мөмкинчелек бирә.
  • Кечкенә Санак Системасы Интерфейсы (Eng. Small Computer System Interface, SCSI) башта Shugart Associates System Interface тарафына SASI дип аталган, ул ESDI-ның элеккеге көндәшчесе булган. SCSI дисклары серверларда, эш станцияләрендә, Commodore Amiga һәм Apple Macintosh санакларында 1990-ынчы еллар уртасы дәвамында стандарт булганнар, шул вакытка күпчелек модельләр IDE (һәм соңрак SATA) гаиләсе дискларына күчерелгән. 2005-енче елда гына SCSI дискларның сыйдырышлыгы IDE диск технологиясеннән калыша башлаган, гәрчә иң югары җитештерүчәнлек дисклары һаман SCSI, SAS һәм Җепсел Каналында рәвешләрендә генә сатыла. Бирелгән мәгълүматлар кабеленең чикләүләр диапазоны тышкы SCSI җайланмаларга рөхсәт итә. Башта SCSI бирелгән мәгълүматлар кабельләрендә бер очлы (уртак режимлы) бирелгән мәгълүматлар тапшыруын кулланган, әмма сервер сыйныфы SCSI башка тапшыруны куллана алган, я түбән көчәнеш дифференциаль (Eng. low-voltage differential signaling, LVD signaling), я югары көчәнеш дифференциаль (Eng. High-voltage differential signaling , HVD signaling). (Дифференциаль SCSI өчен "Түбән" һәм "Югары" көчәнешләр SCSI стандартларына карый һәм гомуми электрик инженерия контекстындагы кулланылган түбән көчәнеш һәм югары көчәнеш мәгънәләренә туры килми, мәсәлән, сурәт электрик кодларына карата; LVD һәм HVD –ның икесендә дә гомуми терминологиядә түбән көчәнеш сигналлары куллыныла (шул ук тәртиптә 3,3 В һәм 5 В).
Кыскартылма Мәгънә Тасвирлама
SASI Шугарт Ассоциациясе Системасы Интерфейсы SCSI-ның тарихи алдан килүчесе.
SCSI Кечкенә Санак Системасы Интерфейсы параллель операцияләрне башкара торган шинага ориентлашкан.
SAS Бер-бер артлы беркетелгән SCSI SCSI-ның камилләшүе параллель урынына бер-бер артлы тоташтыруны куллана.
ST-506 Seagate Technology Тарихи Seagate интерфейсы
ST-412 Seagate Technology Тарихи Seagate интерфейсы (ST-506 зур булмаган камилләшүе).
ESDI Киңәйтелгән Кечкенә Диск Интерфейсы Тарихи артка таба ST-412/506 белән ярашучан, әмма тизрәк һәм күбрәк интеграцияләнгән.
ATA [(PATA)Parallel Advanced Technology Attachment] Параллель Алдынгы Технология Беркетүе Алдынгы Технология Беркетүе ST-412/506/ESDI-ның диск контроллерын тулысынча җайланмага интеграцияләнгән дәвамчысы . Параллель операцияләрне башкара алмый.
SATA Бер-бер артлы ATA ATA-ның модификациясе, параллель урынына бер-бер артлы тоташтыруны куллана.

Интеграция[үзгәртү]

Диск тәлинкәсенә янәшә урнашкан каты диск саклагычы башының якыннан күренеше.)

Башлар һәм диск өслеге арасында ара бик якын булганга, каты дисклар баш ватылуы казасына бирешүчән – баш тәлинкә өслеге буенча сыза, шул чакта еш нечкә магнит элпә куба һәм бу бирелгән мәгълүматларның югалуына сәбәп була торган ватылу. Каты диск ватылуларына электроник дөрес эшләмәү, кискен туклану ялгышы, физик бәрелү, каты дискның эчке корпусындагы пычрану,”арган булу” һәм тузу, коррозия (күгәрү) яки тәлинкәләр һәм башлар җитештерүдә ялгышлар сәбәп була. Каты диск саклагычның әйләнү системасы диск әйләнгәндә дискларны аларның тиешле очу биеклегендә тоту өчен диск корпусындагы һава басымына таяна. Дөрес эшләү өчен каты диск билгеле һава басымнары ранжирын таләп итә. Тышкы мохиткә тоташу һәм басым (киңлеге 0,5 мм булган) корпуста кечкенә тишем аша ашырыла, гадәттә эчтә фильтр була (сулау фильтры). Һава басымы артык түбән булса, очучы башны күтәрү өчен җитәрлек күтәрү булмый, шулай итеп, баш дискка кирәгеннән артык дискка якынлаша, һәм диск ватылу һәм бирелгән мәгълүматлар югалу рискы бар. Ышанычлы югары биеклек эшләү өчен махсус җитештерелгән, мөһер куелып басылган дисклар кирәк, моннан тыш хәзерге Ruggedized Disk Drives for Commercial Airborne Computer Systems дискларында температура сенсорлары бар һәм аларның эшләве нинди мохиттә булуларына карап ярашучан. Барлык диск саклагычларында да сулау тишемнәре күренә – гадәттә алар янында кулланучыны тишемнәрне каплаудан кисәтә торган ябыштыргыч бар. Шулай ук эшләүче саклагыч эчендә һава гел хәрәкәтләнеп тора, ул әйләнүче тәлинкәләр белән ышкылудан хәрәкәтә китерелә. Бу һава эчке рециркуляция (яки "рецирк") фильтры аша җитештерүдән соң калган пычрануларны, корпус эченә ничек булса да үткән кисәкчәләр яки химикатларны һәм нормаль эш вакытында эчтә чыккан газларны яки кисәкчәләрне чыгарыр өчен үтә. Озак периодлар дәвамында бик югары дымлылык башларны һәм тәлинкәләрне күгәртә ала. Бигрәк тә гигант магниторезистив (Еng. giant magnetoresistive, GMR) башлар өчен пычранудан кечкенә баш ватылуыннан (хәтта дисктан магнит өслекне бозмаганыннан да) барыбер диск өслеге белән ышкылу сәбәпле нәтиҗәдә башның вакытлыча җылынуы була һәм бу бирелгән мәгълүматларны баш температурасы тотрыклыланганчы укымаслык итә (шулай аталган "термаль тигезсезлек", бу мәсьәләне өлешчә уку сигналын тиешенчә электрон рәвештә фильтрлап чишеп була).

Ватылу төрләре[үзгәртү]

Каты диск саклагычлар берничә төрле ватыла ала. Ватылу кичекмәстән һәм тулы, прогрессив яки чикләнгән булырга мөмкин. Бирелгән мәгълүматлар тулысынча җимерелгән булырга мөмкин, яки өлешчә яки бөтенләе белән торгызып булырга мөмкин. Элегрәк чыккан каты диск саклагычларында күп эшләгәннән һәм тузудан соң начар секторлар барлыкка килергә тенденция булган; алар эшкә тәэсир итмәслек итеп "билгеләнә" алган; кыска вакыт эчендә бик күп секторлар барлыкка килмәсә, бу нормаль булып саналган. Соңрак саклагычлар автоматик рәвештә һәм кулланучыга күренмәслек рәвештә начар секторларны билгеләгән; S.M.A.R.T. мәгълүматы бу проблемаларны язып бара. Саклагычларның начар секторларны гадәттә куллануны дәвам иттереп була. Я прогрессив, я чикләнгән булырга мөмкин башка ватылулар гадәттә саклагычны алмаштырырга сәбәп булып санала; потенциаль югалу куркынычы булган бирелгән мәгълүматларның бәясе гадәттә ватыла алган саклагычны куллану дәвамыннан сакланган бәядән күпкә артыграк була. Кабатланучы әмма бетереп була торган уку яки язу хаталары, гадәти булмаган тавышлар, артучы һәм гадәти булмаган җылыну һәм башка гадәттән тыш булмаган хәлләр кисәтеп куючы сигналлар булып тора.

  • Баш ватылуы: баш механик шок яки башка сәбәпле тәлинкә белән контактка керергә мөмкин. Иң яхшы очракта бу кайтарып булмаслык ватылу һәм контакт ясалган урында бирелгән мәгълүматлар югалуына китерәчәк. Иң начар очракта ватылган өслектән купканнар барлык башларны һәм тәлинкәләрне пычратып тәлинкәләрдәге барлык бирелгән мәгълүматларны җимерергә мөмкин. Әгәр дә ватылу башта фәкать өлешчә булса, саклагычның дәвам итә торган әйләнүе ватылуны тулаем булганчы киңәйтергә мөмкин.
  • Начар секторлар: кайбер магнит секторлар бөтен саклагыч кулланылмаслык булмыйча ватылырга мөмкин. Бу чикләнгән очрак яки һичшиксез булачак ватылуның билгесе булырга мөмкин.
  • Ябышу: вакыт узу белән баш хәрәкәтләнеп китә башлау вакытында тәлинкәгә ябышу тенденциясе булып "очып китә алмый" бу күренеш ябышу. Бу гадәттә тәлинкә өслегенең майлануының ярамаган үзлекләре сәбәпле була, бу тузу сәбәпле түгел, ә конструкция яки җитештерү дефекты. Бу 1990-ынчы еллар башына кадәр чыккан кайбер конструкцияләр белән кайвакыт булган.
  • Схема ватылуы: электрон схемаларның компонентлары саклагычны эшләмәслек итеп ватылырга мөмкин.
  • Тоту һәм хәрәкәтләндергеч (двигатель) ватылуы: электр хәрәкәтләндергечләр ватылырга яки янарга мөмкин, һәм тоту элементлары тиешенчә эшләүне тоткарларлык хәлгә тузарга мөмкин.
  • Төрле механик ватылулар: теләсә нинди хәрәкәтләнүче механизмның да өлешләре, бигрәк тә хәрәкәтләнүче өлешләре ватыла яки ялгыш эшләргә мөмкин, бу нормаль эшне киләчәктә, фрагментлар китереп чыгарган, мөмкин булган ватылуга китерәчәк.

Бирелгән мәгълүматларны ватылган саклагычтан торгызу[үзгәртү]

Тәлинкәләрнең магнит капланышы тулаем җимерелмәгән булса, ватылган саклагычтан бирелгән мәгълүматлар кайвакыт өлешчә яки тулысынча торгызылырга мөмкин. Бирелгән мәгълүматлар торгызуны махсус ширкәтләр үти, әһәмияткә алырлык бәягә, саклагычлар чиста бүлмәдә ачыла һәм турыдан туры тәлинкәләрдән бирелгән мәгълүматларны уку өчен тиешле җиһазлар кулланыла. Электроника ватылган булса, кайвакыт электрон платасын алыштырырга мөмкин була, гәрчә еш төрле вакытта җитештерелгән номиналь шул ук модель дискларның төрле, ярашмый торган платалары булырга мөмкин. Кайвакыт эш бирелгән мәгълүматларны торгызылганга кадәр озак торгызылырга мөмкин. Рисклы техникаларны саклагыч башкача ватылса кулланырга хаклы. Саклагыч эшли башласа, ул кыскарак яки озаграк вакыт эшләргә дәвам итә ала, әмма янә беркайчан да эшли башламаска мөмкин, шулай итеп саклагыч эшли башлаганнан соң мөмкин кадәр күп бирелгән мәгълүматлар торгызыла. 1990-нчы елларда чыккан ябышу сәбәпле эшли башламый торган каты диск саклагычы кайвакыт каты диск саклагычының җисемен тиз бармак белән чирткәләп яки кул ярдәмендә әйләндереп эшли башларга мөмкин. Кайвакыт эшли торган тагын бер техника ул саклагычны көнкүреш суыткычында су үтмәслек төргәктә суыту. Моның турында блогларда һәм форумда күп файдалы мәгълүмат бар.

Куну өлкәләре һәм йөкләү/чыгару технологиясе[үзгәртү]

Иске буын каты диск саклагычы һәм шугычы (1990-ынчы еллар) каты диск саклагычының микрофотографиясе.

Нормаль эш дәвамында каты диск саклагычларында башлар дискта язылган бирелгән мәгълүматлар өстеннән оча. Хәзерге каты диск саклагычлары туклану өзүләрне яки башка ялгыш эшләүләрне я башларны физик рәвештә бирелгән мәгълүматларны саклау өчен кулланылмый торган махсус куну өлкәсенә күчереп (парклап), я башларны физик рәвештә тәлинкәләрдән өстә күтәрелгән (йөкләнмәгән) позициядә бикләп булдырмый. Кайбер элеккеге шәхси санак каты диск саклагычлары туклану кирәгеннән алдан өзелгәндә башларны автоматик рәвештә паркламаган һәм башлар бирелгән мәгълүматлар өстенә кунган. Кайбер башка элеккеге җайланмаларда кулланучы кулдан башларны парклау өчен программаны эшләтә башлаган.

Куну өлкәләре[үзгәртү]

Куну өлкәсе ул тәлинкәдә гадәттә аның эчке диаметры янында, бирелгән мәгълүматлар сакланган урын. Бу өлкә контакт башлау/туктау өлкәсе дип атала. Дискларның конструкциясе шундый – аларның я пружинасы, я элегрәк тәлинкәләрдә әйләнү инерциясе башларны көтелмәгән туклану югалу очрагында башларны парклау өчен кулланыла. Бу очракта щёткасыз даими ток электр моторы актуатор өчен туклану тәэмин итеп, вакытлыча генератор буларак эшли. Баш монтажыннан пружина басымы башларны даими рәвештә тәлинкәгә таба этә. Диск әйләнгән вакытта башлар һава ярдәмендә тотыла һәм физик контактка дучар булмыйлар яки тузмыйлар. Контакт башлау/туктау өлкәсе (Eng. CSS) саклагычларында баш сенсорларын (еш кына алар фәкать сенсорлар дип атала) тотучы шугычлар медиа өслегеннән берничә куну һәм очып китүгә чыдар итәрлек итеп конструкцияләнгән, гәрчә бу микроскопик компонентларда тузу үз өлешен ала. Күпчелек җитештерүчеләр шугычларны эш вакытында ватылу шансы 50%-тан артыграк була башлаганчы 50 000 контакт циклын чыдарлык итеп конструкциялиләр. Шулай да, бөлү графигы сызыкча түгел: диск яңарак һәм әзрәк башлау-тукталу цикллары булгач, аның киләсе эшли башлауны яшәп чыгарга шансы иске күбрәк миля узган дисктан зуррак (чөнки һава тотуы башланганга кадәр баш диск өслеге буенча тартылып бара диярлек). Мәсәлән, Seagate Barracuda 7200.10 сериясе өстәл санаклары каты дисклары 50 000 башлау-тукталу циклларына дәрәҗә куелган, башка сүзләр белән әйткәндә, сынау вакытында баш-тәлинкә интерфейсында бернинди ватылулар да күзәтелмәгән дигән сүз. 1995-енче еллар тирәсендә IBM дискның куну өлкәсе төгәл лазер процессы ярдәмендә куну зонасында нанометр зурлыгында шома "калкулыклар" ясап эшләнгән. Бу технология хәзерге вакытта һаман киң кулланылышта, күбесенчә өстәл һәм коммерция (3,5 дюйм) саклагычларында. Гомумән, CSS технологиясе, мәсәлән, артучы дымлылык нәтиҗәсе буларак, артучы ябышуга (башларның тәлинкә өслегенә ябышырга тенденциясенә) бирешүчән булырга мөмкин. Кирәгеннән артык ябышу тәлинкә һәм шугычка яки моторга физик зарар китерергә мөмкин.

Чыгару[үзгәртү]

Йөкләү/Чыгару технологиясе башларның тәлинкәләрдән куркынычсыз урынга өскә күтәрелүенә таяна, шулай итеп тузудан да, ябышудан да арыналар. Беренче каты диск саклагычы RAMAC һәм иң иртә диск саклагычлары башларны йөкләр һәм чыгарыр өчен катлаулы механизмнарны кулланганнар. Хәзерге каты диск саклагычларында тышкы диск кырые янындагы пластик төшүләргә йөкләү/чыгару өчен беренче мәртәбә 1967-нче елда Memorex тарафыннан тәкъдим ителгән төшү йөкләве куллана. Бәрелү ныклыгына килгәндә, IBM шулай ук аларның ThinkPad ноутбуклар сызыгы өчен актив саклау системасы (Eng. Active Protection System) дип аталган технологияне барлыкка китергән. Thinkpad эчендә корылган акселерометр кискен, үтә хәрәкәт детектланса, эчтәге каты диск башлары теләсә нинди потенциаль бирелгән мәгълүматлар югалуын яки сызу дефектлары рискын киметер өчен автоматик рәвештә үзләрен чыгаралар. Соңрак Apple бу Кискен Хәрәкәт Сенсоры (Eng. Sudden Motion Sensor) технологияне шулай ук аларның PowerBook, iBook, MacBook Pro һәм MacBook сызыгында кулланган. Sony аларның ноутбукларында охшаш технологияне керткәннәр. Күпчелек зур каты диск һәм ана платасы сатучылары хәзер S.M.A.R.T. (Self-Monitoring, Analysis, and Reporting Technology) технологиясен тәэмин итәләр, ул саклагычның эш температурасы, әйләнү вакыты, бирелгән мәгълүматлар хаталары дәрәҗәләре һ.б. саклагыч сыйфатламаларын үлчиләр. Бу параметрларда билгеле юнәлешләр һәм кискен үзгәрешләр каты диск ватылуы һәм бирелгән мәгълүматлар югалуына бәйле дип уйлана. Шулай да, S.M.A.R.T. параметрлары гына шәхси саклагыч ватылуларын фараз итү өчен файдалы булмаска мөмкин. Барлык бирелгән мәгълүматлар потенциаль югалу белән фараз ителмәгән ватылу теләсә нинди вакытта нормаль эш вакытында булырга мөмкин. Зарарланган саклагычтан берникадәр яки хәтта барлык бирелгән мәгълүматларны торгызу кайвакыт, әмма һәрвакыт та мөмкин түгел һәм гадәттә күп акча тора. Google тарафыннан 2007-енче елда нәшер ителгән өйрәнү ватылу дәрәҗәсе һәм я югары температура, я эшчәнлек дәрәҗәсе белән бик аз корреляция фараз иткән; шулай да, җитештерүче/модель һәм ватылу дәрәҗәсе арасында корреляция чагыштырмача көчле иде. Моның турында статистика күпчелек юридик затлар турында югары сердә тотыла. Google җитештерүче исемнәрен ватылу дәрәҗәләре белән туры китермәгән. Берничә S.M.A.R.T. параметрлары ватылу ихтималлыгына йогынты ясаса, ватылган саклагычларның күп өлеше S.M.A.R.T. параметрларын фараз итми. Google өйрәнүе "түбәнрәк температуралар югарырак ватылу дәрәҗәләренә бәйле" дип күрсәткән. S.M.A.R.T. игълан иткән уртача температуралары 27 °C – дан түбән булган каты диск саклагычларның ватылу дәрәҗәсе уртача температурасы 50 °C булган каты дискларныкыннан югарырак булган, бу ватылу дәрәҗәләре оптималь S.M.A.R.T. игълан иткән 36 °C – дан ике мәртәбә артыграк. SCSI, SAS һәм FC саклагычлары кулланучы сыйныфы PATA һәм SATA саклагычларыннан күпкә кыйммәтрәк һәм гадәттә серверларда һәм диск массивларында кулланыла, монда PATA һәм SATA саклагычлары өй санакларында һәм өй санаклары базарларында сатылган һәм ышанычсызрак булып танылган. Бу аерма хәзер бетеп бара. SATA саклагычларының ватылулар арасында уртача вакыты (Eng . mean time between failures, MTBF) гадәттә 600,000 сәгать тирәсе (Western Digital Raptor кебек кайбер саклагычлар өчен MTBF дәрәҗәсе 1,5 миллионга җиткән), шул ук вакытта SCSI саклагычлары дәрәҗәләре 1,5 миллионнан артык була. Шулай да, бәйсез тикшерү MTBF-ның саклагыч гомер озынлыгының ышанычсыз фаразы дип күрсәткән. MTBF лаборатория мохитендә сынау бүлмәләрендә алып барыла һәм диск саклагычының югары күләмдә җитештерүгә кадәр әһәмиятле үлчәү булып тора. Саклагыч җитештерелә башлагач, туры килә торган үлчәү булып гамәлдәге ватылулар дәрәҗәсе тора (Eng . annualized failure rate, AFR). AFR – ул чын саклагыч ватылуларның транспортлаудан соң ватылулар проценты. Төрле интерфейслар белән саклагычларда ышанычлыкларның аермасы сату һәм саклагычның эчендәге булган маддәләргә күрә була; интерфейс үзе әһәмиятле фактор булып тормый, әмма кыйммәтле (конструкция тарафыннан билгеләнгән) ышанычлык һәм (интерфейс тарафыннан билгеләнгән) җитештерүчәнлек сатып алу бәясеннән әһәмиятлерәк булган сервер дәрәҗәсе саклагычлар югарырак ышанычлылык өчен дә, тизрәк интерфейс өчен дә конструкцияләнгән. Дәвам иттереп, SCSI һәм SAS саклагычлары кулланучы PATA һәм SATA саклагычларына караганда югарырак ватылулар арасында уртача вакыт һәм ышанычлылык өчен конструкцияләнгән. Шулай да, коммерция базарлары өчен конструктив ышанычлыгы башка коммерция классы саклагычларга караганда чагыштырырлык конструкцияләнгән һәм җитештерелгән SATA саклагычлары бар. Гадәттә коммерция саклагычларында бөтен куелган саклагычлардан 0.70%–0.78% ел ватылу дәрәҗәләре булган.

Тышкы алыштырып була торган каты дисклар[үзгәртү]

Тышкы алыштырып куела торган каты диск саклагычлары гадәттә USB аша тоташтырыла. Саклагычның Plug and play функциональлеге система ярашучанлыгы тәкъдим итә һәм югары саклау сайлауларына һәм портатив конструкциягә ия. Тышкы саклагычларның кулланулары арасында:

Тышкы каты дисклар 2.5" һәм 3.5" үлчәмнәрендә сатыла, аларның сыйдырышлыклары күбесенчә 160 GB – тан 2 TB –ка кадәр дәрәҗәләрдә була. Еш очрый торган үлчәмнәр 160GB, 250GB, 320GB, 500GB, 640GB, 1TB һәм 2TB. Тышкы дисклар алдан җыелган интеграцияләнгән продуктлар буларак сатыла, яки тышкы (USB яки башка интерфейс белән) кушымтаны аерым сатып алынган саклагыч белән җыелырга мөмкин. Биометрик куркынычсызлык яки күп интерфейслар кебек үзлекләр югарырак бәядән сатыла.

Базар сегментлары[үзгәртү]

  • Өстәл каты дисклары гадәттә 60 GB белән 4 TB арасында саклыйлар һәм 5400-дән 10000-гә минутына әйләнеш тизлегендә әйләнәләр һәм 0,5 ГБит/с яки югарырак бирелгән мәгълүматлар тапшыру дәрәҗәсенә ия (1 Гб = 109 байт 1 Гбит/с = 109 бит/с). 2011 елның сентябрена иң югары кулланучы каты диск саклагычының сыйдырышлыгы 4 TB.
  • Мобиль каты диск саклагычлары яки ноутбук саклагычлары өстәл һәм коммерция коллегаларыннан кечкенәрәк һәм әкренрәк һәм әзрәк сыйдырышлыклы булырга тенденциясенә ия. Каты диск саклагычлары 4200 минутына әйләнеш, 5200 минутына әйләнеш, 5400 минутына әйләнеш, яки 7200 минутына әйләнештә әйләнәләр, 5400 минутына әйләнеш типик дәрәҗә булып тора. 7200 минутына әйләнешле саклагычлар кыйммәтрәк булырга һәм азрак сыйдырышлыклы булырга тенденциясенә ия, шул ук вакытта 4200 минутына әйләнеш модельләрнең гадәттә бик югары сыйдырышлыкларга ия. Кечкенәрәк тәлинкә(ләр)гә ия булу сәбәпле, каты диск саклагычлар гадәттә өстәл коллегаларыннан азрак сыйдырышка ия.
  • Коммерция каты диск саклагычлары гадәттә күп күп кулланучы санаклары белән эшли торган коммерция программа тәэминаты белән кулланыла. Мисаллар булып: коммерция бирелгән мәгълүматлар базалары, интернет инфраструктурасы (электрон почта, веб-сервер, электрон коммерция), фәнни санак программа тәэминаты һәм саклау белән идарә итү программа тәэминаты. Коммерция саклагычлары гадәттә ышанычлыкны киметмичә таләп итүче мохитләрдә максималь мөмкин булган башкаручанлыкны тәэмин итеп даими ("24/7") эшлиләр. Максималь сыйдырышлык беренчел максат түгел һәм нәтиҗәдә саклагычлар еш бәяләренә карата түбән сыйдырышлыкларда тәкъдим ителә.
Иң тиз каты диск саклагычлары 10,000-нән алып 15,000 минутына әйләнеш тизлегендә әйләнә һәм 1.6 Гбит/с –тан югары нәтиҗә бирелгән мәгълүматлар тапшыру тизлекләренә ирешә алалар һәм 1 Гбит/с –ка кадәр тапшыру дәрәҗәләренә ия. 10000 яки 15000 минутына әйләнеш дәрәҗәсендә эшли торган саклагычлар арткан туклану таләпләрен (чөнки алар азрак һава тартуына ия) йомшартыр өчен кечкенәрәк тәлинкәләр кулланалар һәм шулай итеп гадәттә иң югары сыйдырышлыклы саклагычлардан түбәнрәк сыйдырышлыкка ия.
Коммерция каты диск саклагычлары гадәттә Бер-бер артлы беркетелгән SCSI (Eng. Serial Attached SCSI, SAS) яки Җепсел Каналы (Fibre Channel , FC) аша тоташтырыла. Кайберләре күп портларны тәэмин итәләр, шулай итеп артык төп шина адаптерына тоташтырылырга мөмкин. Алар сектор зурлыклары 512 байттан зуррак булып яңадан форматланырга мөмкин (еш 520, 524, 528 яки 536 байт). Өстәмә саклау аппарат тәэминаты RAID карталары тарафыннан кулланылырга яки Бирелгән Мәгълүматлар Кыры саклау өчен мөмкин.
  • Кулланучы электроникасы каты диск саклагычларында цифрлы видео язгычларның эченә корылган саклагычлар һәм үзе хәрәкәтләнә торган хәрәкәтләндергечләр бар. Беренчеләре гарантияләнгән агым сыйдырышлыгын тәэмин итү өчен конфигурацияләнгән, хәтта уку һәм язу хаталары очрагында, шул ук вакытта соңгылары күбрәк микъдардагы бәрелүләргә каршы тору өчен төзелгән.

Каты диск саклагычларның диск күләмендә һәм бирелгән мәгълүматларга ирешүдә экспоненциаль артулар цифрлы видео язгычлар һәм цифрлы аудио уйнаткычлар кебек зур саклау сыйдырышлыгын таләп иткән продуктларны керткән. Шуңа өстәп, зур микъдардагы саклауларның сатылуда булуы күп төрле үтә зур сыйдырышлык таләпләре белән Интернетта урнашкан хезмәтләрне тормышка ашырган, шулар арасында түләүсез Интернет эзләве, Интернет архивлау һәм видео саклау (Google, Internet Archive, YouTube, һ.б.).

Җитештерүчеләр һәм сатулар[үзгәртү]

Вакыт дәвамында 200 дән артык ширкәт каты диск саклагычларын җитештергән. Әмма күптән түгел булган берләшүләр җитештерүне фәкать өч төп җитештерүчеләрдә концентрацияләгән: Western Digital, Seagate һәм Toshiba.

Җитештерүче \ Базар сегменты Мобиль Өстәл Коммерция Кулланучы электроникасы Җибәрелгән җайланмаларда гомуми базар өлеше (Q4/2010)
Western Digital 30% 31.2%
Seagate 20% 29.2%
Hitachi Global Storage Technologies 19% 18.1%
Toshiba 17% 10.8%
Samsung 14% 10.7%
Җибәрелгән җайланмалар 4Q10 (миллионнарда) 72.70 64.06 8.16 22.39 167.31

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Язмалар һәм билгеләүләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. CMOS-MagView is an instrument that visualizes magnetic field structures and strengths.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]