Кесә персональ компьютеры
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Кесә персональ компьютеры (КПК, инг. Personal Digital Assistant, PDA — шәхси санау секретаре) — киң функциональ мөмкинлекле йөртергә уңайлы хисаплау җайланмасы.
Иң элек КПК электрон органайзер буларак кына кулланыла, әмма бүгенге көндә КПК телефон, навигатор һәм медиаплеер функцияләрен үти ала. Шуның өстенә, хәзерге КПК аша интернетка да чыгып була.
Мөмкин функциялар [үзгәртү]
- Укый алу:
- китапларны;
- сүзлекләрне, энциклопедияләрне һ.б.
- электрон почтаны, веб-битләрне, журналларны һ.б. төрле текст форматларындагы документларны.
- Навигатор
- Көндәлек һәм җәдвәл
- Төрле язмалар
- Тавыш проигрывателе
- Диктофон
- Кулдан яза алу
- Текст җыю
- Сурәтләрне карый алу
- Видео карый алу
- Интернетка чыгу
- Уеннар
- График программалары
- Ерактан идарә итү
- Офис программалары
- Идарә учеты
- Программалау
- Фотоаппарат, видеокамера
- Телефон функциялары (шалтырату, SMS, MMS)