Берта Зутнер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Берта Зутнер latin yazuında])
Берта фон Зутнер

Берта фон Зутнер
Тугач бирелгән исеме: Берта София Феличита Фройфрау Кински
Псевдонимнар: B.Oulot
Туу датасы: 9 июнь 1843(1843-06-09)
Туу урыны: Праһа, Боһемия
Үлем датасы: 21 июнь 1914(1914-06-21) (71 яшь)
Үлем урыны: Вена, Австро-Венгрия
Ватандашлык: Австро-Венгрия байрагы
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы, пацифист
Юнәлеш: пацифизм
Жанр: утопическая и антиутопическая литература[d] һәм феминистская научная фантастика[d]
Иҗат итү теле: алман теле
Премияләр: Нобель премиясе — 1905 Тынычлык өчен Нобель премиясе
Имза: Култамга

Бе́рта фон Зу́тнер (баронесса Берта фон Зутнер, тулы исеме Берта София Феличита Фройфрау фон Зутнер алман. Bertha Sophie Felicitas Freifrau von Suttner, кыз фамилиясе Кински, алман. Kinsky; 9 июнь 1843, Праһа21 июнь 1914, Вена) — австрияле язучы, халыкара пацифистик хәрәкәт эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясенең 1905 елда лауреаты.

Биография һәм иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь чак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берта фон Зутнер 1911 елда

Берта фон Зутнер 1843 елның 9 июнендә Праһада, Боһемиядә ул чактагы Австро-Венгрия империясендә, австрияле фельдмаршал граф Франц Йозеф Кински фон Шиник унд Теттау гаиләсендә туа. Аның әтисе кызының тууына аз вакыт калганда вафат була, шуңа күрә Бертаны үстерү һәм тәрбияләү белән әнисе София Вилһелмина (атаклы алман язучысы Карл Теодор Кернерның туганы) белән опекун күп акчасын һәм вакытын курортларга бару һәм Европа казиноларында азартлы уеннар уйнауга тотканга, Берта Париж, Венеция, Баден-Баден һәм башка Европа шәһәрләрендә үсә, шуңа күрә инглиз, француз, итальян телләрендә җиңел сөйләшә һәм бик күп атаклы кешеләр белән таныша. Әйтергә кирәк, Берта Кински австрияле аристократик җәмгыятьнең милитаристик гадәтләрендә, ягъни ул соңрак аяусыз көрәш алып барган гореф-гадәтләрдә тәрбияләнә.

Тифлистагы йортлары

Аңа 30 яшь тулганда, София иренең васыяте буенча калган байлыкны югалта. Башта Берта Кински җырчы булырга тели, тик бу барып чыкмый. Озакламый аңа веналы Зутнерлар гаиләсенең 4 кызына гувернантка булып ялланырга туры килә. Шул чакта ул гаиләдәге өч улның берсенә – барон Артур Гундаккар фон Зутнерга гашыйк була. Ләкин Зутнерларның финанс хәле начар булган һәм Артурның ата-аналары Артурга яхшы кәләш табып, үзләренең проблемаларын хәл итәргә теләгәннәр. Өстәвенә, Берта Артурга караганда 7 яшькә өлкәнрәк тә була. Шуңа күрә, Зутнерлардагы эшеннән куылгач, 1876 елда ул Парижка китә. Монда Берта Альфред Нобельның шәхси сәркатибе һәм икътисадчысы булып эшли башлый. Ләкин берничә атнадан соң Альфред Нобель Швециягә китә, ә Берта, сөйгәненең чакыруы буенча Венага кайта. Монда алар 12 июньдә [1] Артурның ата-аналарының рөхсәтеннән башка гаилә корып, кенәз Дадиани гаиләсенең чакыруы буенча Россиягә, Гөрҗистанга күчеп китәргә мәҗбүр булалар һәм 9 ел Тифлиста яшиләр.

Тифлиста Берта тел белеме һәм музыка буенча дәресләр бирә һәм Европа мәдәнияте һәм сәясәте белән кызыксынып, кешелекнең тәрәкъкыяте мәгарифсез һәм аек акылсыз мөмкин түгел дигән фикергә кирә. 1887 елда Россия белән Төркия арасында сугыш башлангач, Артур хәрби хәрәкәтләр турында репортажлар яза һәм аларны Вена матбугатына җибәрә. Иренең мәкаләләренең популяр булуы Бертаны да каләм эшенә тотынырга илһамландыра. Ул хикәяләр, эсселар яза һәм күбесенчә B.Oulot дигән тәхәллүс белән аларны нәшер итә. Артур фон Зутнер белән бергә Эмиль Золя, Чарльз Дарвин, Герберт Спенсер кебек шәхесләрнең идеяләре тәэсирендә дүрт роман яза: иҗтимагый прогресс хакындагы «Бер җанны тасвирлау» («Inventaruim einer Seele», Лейпциг, 1883, 2 нче басма 1888); «Ein Manuckript» (Лейпциг, 1885); демократия һәм прогресска багышланган «High Life» (Мюнхен, 1886); дарвинчылык һәм антисемитчылык турындагы «Daniela Dormes» (Мюнхен, 1886).

Ире Артур фон Зутнер (1850-1902) төрле романнар һәм новеллалар авторы буларак та билгеле: «Daredjan» (Мюнхен, 1884); «Der Battono» (Штутгарт, 1886); «Anderl» (Дрезден); «Die Adjaren» (Штутгарт, 1889)

«Бетсен корал!»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1885 елда гаилә Венага кайта, бу вакытта Артур антисемитчылык белән көрәшә башлый. 1886-1887 елларда Зутнерлар Парижда яшиләр, Альфред Нобель һәм Эрнест Ренан белән очрашалар, Лондондагы «Тынычлык һәм халыкара арбитраж ассоциациясе»нең һәм континенталь Европадагы башка охшаш оешмаларның эшчәнлеге белән танышалар. Арбитраж идеяләре белән илһамланып, Берта фон Зутнер «Машиналар эпохасы» дигән китабын яза (1889), анда ул Европа илләрендәге милләтчелек һәм милитаризм пропагандасына каршы катгый тәнкыйть белән чыга. Бу әсәр гади җәмгыятьтә дә, әдәби тәнкыйтьчеләр арасында да зур бәхәсләр куптара.

Шулай ук 1889 елда Зутнерның «Бетсен корал!» (алман. Die Waffen nieder) дигән китабы чыга, ул әсәрдә язмышын XIX гасырның 60 елларындагы Европа сугышлары бозып бетергән яшь хатын-кыз тормышы сурәтләнә. Күзәтүләрнең зур запасы белән һәм языла торган теманы яхшы белеп иҗат ителгән бу әсәр сугышка каршы протест, сугыш аркасында бик күп бәлаләргә юлыккан хатын, ана һәм гаилә күзаллавына нигезләнгән протест.

Романда сурәтләнгән хәрби көчләүләр әсәрне укучы җәмәгатьчелек өчен шаккаттыргыч тәэсиргә ия була. Хәрби эшне һәм кеше психологиясен белеп язылган «Бетсен корал!» романы авторга гына түгел, бөтен сугышка каршы хәрәкәткә дә популярлык китерә. Лев Толстой аның җәмәгатьчелеккә тәэсирен Гарриет Бичер-Стоуның атаклы «Том агайның куышы» китабының йогынтысы белән чагыштыра. Бу китаптан өзекләрдә Австрия хөкүмәтендә еш кына цитата итеп китерәләр, күп телләргә тәрҗемә итәләр. Романны Вилһелм Либкнехт алман социал-демократларының «Форвартс» газетасында бастыра.

Халыкара иҗтимагый эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романның популярлыгы язучыга тынычлык өчен көрәшүче аурупалы төркемнәр белән элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. 1891 елда Зутнер Римда Парламентара берлек оештырган тынычлык сөючеләр конгрессында катнаша. Шул ук елны ул «Австрия тынычлык җәмгыяте»н оештыра, ул Австриядә иң беренче пацифистик оешма була. 1892 елда исә Берта фон Зутнер төп максаты Европаның күпчелек илләрендә оешып килүче пацифистик оешмаларының эшчәнлеген координацияләү булган «Берн тынычлык бюросы»ның оештыручы-әгъзасы булып тора. 20 ел эчендә ул бу Бюроның вице-президенты вазифасын башкара.

Шул ук 1892 елда фон Зутнер Альфред Фрид белән бергә «Бетсен корал!» атлы пацифистик журналына нигез сала һәм анда «Хәзерге заман тарихы кырларында шәрехләр» рубрикасын алып бара.

1890-еллар милитаризмның кискен көчәю чоры булып чыга; Зутнер тынычлык сөюче көчләрнең күп санлы конференцияләрендә катнаша һәм еш кына бердәнбер хатын-кыз – делегат була. Берта һәм ире Артур фон Зутнер 1899 елгы Һаага солых конференциясен әзерләүгә оештыру буенча, мәгълүмати һәм финанс яктан ярдәм итәләр. 1902 елда ире вафат булгач, Зутнер пацифистик эшчәнлеген дәвам итә, 1904-1905 елларда лекцияләр белән чыгыш ясап, АКШ һәм Алмания буенча турне оештыра, АКШ президенты Теодор Рузвельт белән очраша.

Нобель премиясен алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берта фон Зутнер Альфред Нобель белән еш хат алышкан һәм аны үз акчаларыннан бер өлешне пацифистик оешмаларга бирергә чакырган. Нәтиҗәдә, 1893 елда Нобель Бертага тынычлык өчен Нобель премиясетынычлык өчен премия оештырырга вәгъдә бирә.

Фон Зутнер премиягә 1905 елның 10 декабрендә лаек дип табыла һәм 1906 елның 18 апрелендә Христианияда (Осло) ул бүләк аңа тапшырыла. Зутнер тынычлык премиясен алган беренче, Нобель премиясенең барлык лауреатлары арасында икенче хатын-кыз була (Мария Склодовская-Кюридан соң). Нобель лекциясендә ул теләсә нинди сугышның җаһиллеге, әхлакый деградацияның котылгысызлыгы һәм Җирдә тынычлыкны саклау максатыннан, халыкара арбитраж һәм халыкара демократик мәхкәмәнең зарур булуы турында сөйли.

Нобель премиясен алганнан соң, Зутнерның язучы һәм оратор буларак танылуы арта төшә. Ул бик күп мәкаләләр бастырып чыгара, тынычлык һәм хатын-кызлар хәрәкәте турында «Der Menschheit Hochgedanken» романын яза (1911). Үзенең лекцияләрендә ул Кытайның хәрбиләшүенең куркыныч булуы турында кисәтә, хәрби очкычлар ясауга кискен рәвештә каршы чыга һәм Европа илләренең берләшүен сугышка бердәнбер альтернатива буларак тәкъдим итә. 1912 елда Зутнер АКШка икенче тапкыр сәяхәт итеп, лекцияләр сөйли. 1913 елның августында исә ул тынычлык сөючеләрнең Һаага халыкара конференциясен катнашучыларын сәламләп, махсус чыгыш ясый, анда аңа рәсми булган титул – пацифистик хәрәкәтнең «генералиссимусы» дәрәҗәсе бирелә.

Соңгы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

фон Зутнерның соңгы гомер елларында шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалар күп була. Алман милләтчел матбугатында аны «пацифизм фуриясы», Австрия милитаристик төркемнәрендә «хыянәтче» дип атаганнар. Ирвин Абраме аның турында түбәндәге сүзләрне язып калдырган:

Моңарчы бер иптәшенә дә ишетергә туры килмәгән коточкыч гаепләүләр астында да баронесса барчабызга батырлык һәм үз эшенә тугрылыкның ачык мисалын күрсәтте

Зутнер Берндагы Халыкара тынычлык бюросының мактаулы президенты була, АКШта Карнегиның «Тынычлык фонды» оешмасының консультатив шурасы әгъзасы булып сайлана.

Яман шешкә операция ясатудан баш тартып, Зутнер 1914 елның 21 июнендә Венада вафат була. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр санаулы көннәр генә кала...

Сәяси карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Drei wesentliche Programmpunkte zur Neuregelung der Staatenbeziehungen» әсәрендә ул халыкара конфликтларның көч кулланмыйча да чишеп булуын исбатлый:

  1. . Ул халыкара арбитраж ярдәмендә чишелә ала
  2. . Бөтен дәүләтләр берләшүе аша.
  3. . Халыкара мәхкәмә аша.

Әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ein schlechter Mensch, München 1885
  • Daniela Dormes, München 1886
  • Das Maschinenzeitalter, 1889
  • Die Waffen nieder!, 1889
  • Die Waffen nieder! (Hrsg.), Monatszeitschrift 1892–1899, Digitalisat
  • Vor dem Gewitter, Wien 1894
  • Einsam und arm, Dresden 1896
  • Die Haager Friedenskonferenz, Leipzig 1900
  • Marthas Kinder („Die Waffen nieder“ – Teil II) 1902
  • Franzl und Mirzl, Leipzig 1905
  • Die Entwicklung der Friedensbewegung, Leipzig 1907
  • Randglossen zur Zeitgeschichte, 1892–1900 und 1907–1914
  • Rüstung und Überrüstung, Berlin 1909
  • Der Menschheit Hochgedanken, Berlin 1911
  • Die Barbarisierung der Luft, Berlin 1912

Татарча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берта фон Зутнерның әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Россия һәм Алмания кануннары нигезендә, моны махсус рөхсәтсез дә башкарырга була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:1000 Schilling Bertha von Suttner obverse.JPG
Берта фон Зутнер сурәтләнгән банкнота, 1000 шиллинг
Б.Зутнерга багышланган почта маркасы, Алмания, 55 пфениң
  • Берта Зутнерга Нобель премиясе тапшырылуның 100-еллыгы 2006 елда ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә.
  • Берта Зутнер төрле почта маркаларда, кәгазь акчаларда сурәтләнә. Мәсәлән, 2006 елда Австриядә 1 һәм 2 евро кыйммәткә ия тәңкәләр сугыла, алар бар дөнья буенча кулланышта йөри. Алманиядә исә 2006 елда чикләнгән тираж белән 10 евро номиналлы көмеш тәңкә чыкты, анда да Берта фон Зутнер сурәтләнгән.[2]
  • Гамбург шәһәрендә Suttnertrasse, ягъни Зутнер урамы бар.[3]
  • Бер астероид Зутнер исемен йөртә.
  • Берта фон Зутнер исемен Алмания һәм Австриядә күп санлы мәгариф оешмалары йөртә.
  • 1993 елда Берта фон Зутнер фонды ачылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алманча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Laurie R. Cohen (Hg.): „Gerade weil Sie eine Frau sind...“ Erkundungen über Bertha von Suttner, die unbekannte Friedensnobelpreisträgerin. Verlag Braumüller, Wien 2005, ISBN 3-7003-1522-8
  • Maria Enichlmair: Abenteurerin Bertha von Suttner: Die unbekannten Georgien-Jahre 1876 bis 1885. Ed. Roesner, Maria Enzersdorf 2005, ISBN 3-902300-18-3
  • Brigitte Hamann: Bertha von Suttner — Ein Leben für den Frieden. Piper Verlag GmbH, München 2002, ISBN 3-492-23784-3
  • Kleberger Ilse: Die Vision vom Frieden — Bertha von Suttner. Berlin: Klopp, 1985, ISBN 3-7817-7112-1
  • Helmut Lensing, Bertha von Suttner — „Der Kampf um die Vermeidung des Weltkrieges“, in: Horst Gründer (Hrsg.), Geschichte und Humanität (= Europa — Übersee. Historische Studien Bd. 1), Münster/Hamburg 1993, S. 181-195.
  • Angelika U. Reutter, Anne Rüffer: Frauen leben für den Frieden. Die Friedensnobelpreisträgerinnen von Bertha von Suttner bis Shirin Ebadi. Piper-Verlag, München 2004, ISBN 3-492-24209-X
  • Beatrix Müller-Kampel (Hg.): „Krieg ist der Mord auf Kommando“. Bürgerliche und anarchistische Friedenskonzepte. Bertha von Suttner und Pierre Ramus. Verlag Graswurzelrevolution, Nettersheim 2005, ISBN 3-9806353-7-6
  • Heinrich Reinhart: Bertha von Suttner — Dokumente um ein Leben. Sonderausstellung im Krahuletz-Museum, Eggenburg 1972
  • Harald Steffahn: Bertha von Suttner. Rowohlt Taschenbuch Verlag, Reinbek bei Hamburg 1998, ISBN 3-499-50604-1
  • Irene Stratenwerth: Warum tut ihr nichts, ihr jungen Leute? In: Charlotte Kerner (Hrsg): Madame Curie und ihre Schwestern — Frauen, die den Nobelpreis bekamen. Beltz Verlag, Weinheim und Basel 1997, ISBN 3-407-80845-3
  • Bernhard Tuider: Alfred Hermann Fried — ein Adlatus oder Inspirator von Bertha von Suttner? Neue Perspektiven auf die Beziehung zweier Leitfiguren der österreichischen Friedensbewegung. In: Wiener Zeitschrift zur Geschichte der Neuzeit Jg. 9, 2009/2, S. 134-162.
  • Christan Götz: die Rebellin Bertha von Suttner — Botschaften für unsere Zeit. Kvb, Dortmund 1996, ISBN 3-927658-48-0.
  • Walter Bredendiek: Bertha von Suttner – Vorkämpferin für eine Welt ohne Krieg, Stimme der Humanität in unmenschlicher Zeit. In: Ann-Charlott Settgast: Wagnis einer Frau. Berlin: 1967, S. 231-246.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]