Вудро Вильсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Томас Вудро Вильсон

Тулы исеме Thomas Woodrow Wilson
Һөнәре сәясәтче, тарихчы
Туу датасы 28 декабрь 1856(1856-12-28)
Туу җире Страутон, Виргиния, АКШ
Үлем датасы 3 февраль 1924(1924-02-03) (67 яшь)
Үлем җире Вашингтон, Колумбия
Әтисе Джозеф Вильсон
Әнисе Джанет Вудро
Хатыны Эллен Акссон Вильсон (1 нче хатыны)
Эдит Гальс Вильсон (2 нче хатыны)
Бүләк һәм премияләре Nobel prize medal.svg Тынычлык өчен Нобель премиясе

То́мас Ву́дро Ви́льсон (инг. Thomas Woodrow Wilson; 1856 елның 28 декабре, Виргиния1924 елның 3 феврале, Вашингтон) — Америка Кушма Штатлары сәясәтчесе, илнең 28 нче президенты (19131921). Сәясәт белгече, тарихчы. АКШның Демократик фиркасе әгъзасы. 1910 елда Нью-Джерси губернаторы булып сайланган. 1919 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты [1].

Вудро Вильсон Виргиния штатының Стаутон шәһәрендә туа. 1873 елда Төньяк Каролинада урнашкан Дэвидсон көллиятенә укырга керә. 1879 елда Принстон университетына кабул ителә. Университетны тәмамлагач, 20 елга якын хокук белән шөгыльләнә.

1910 елда аны Нью-Джерси штаты губернаторы булып сайлыйлар. Ә 1912 елда ул АКШ президенты сайлауларына җиңү яулый. Аңа 41,8 % тавыш бирелә, Теодор Рузвельт исә 27,4 % тавыш җыя. Әлеге президентлык вакытында Вудро Вильсон актив рәвештә Беренче бөтендөнья сугышына керүгә каршы чыга, тынычлык сәясәтен алып бара.

1916 елда янә президентлыкка тәкъдим ителә. Сайлау алды кампаниясе шигаре — «Ул безне сугыштан саклады». Сайлауда ул көчкә җиңде (кайберәүләре җиңүен сорау астына алалар). Алмания агрессиясе сәбәпле 1917 елның 6 апрелендә Беренче бөтендөнья сугышына керергә мәҗбүр була. Милләтләр Лигасын оештырырга тәкъдим итә. 1919 елгы Версаль тынычлык килешүен төзүдә актив катнаша.

1919 елның көзендә җитди авырып китә, инсультны кичерә. Президентлыкның соңгы 2 елында авыру хәлдә була, ләкин халыктан бу яшерелә. 1921 елда, Ак йорттан киткәч, Вашингтонда яшәвен дәвам итә. 1924 елның 3 февралендә вафат була.

АКШның 100 000 долларында аның сурәте урын ала.

Фотосурәтләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]