Карл Яльмар Брантинг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Яльмар Брантинг
(швед. Hjalmar Branting;

Тулы исеме Карл Яльмар Брантинг
швед. Karl Hjalmar Branting;
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 23 ноябрь 1860(1860-11-23)
Туу җире Стокгольм
Ватандашлыгы Швеция байрагы Швеция
Үлем датасы 24 февраль 1925(1925-02-24) (64 яшь)
Үлем җире Стокгольм
Бүләк һәм премияләре Nobel prize medal.svg Тынычлык өчен Нобель премиясе

Карл Яльмар Брантинг (швед. Karl Hjalmar Branting; 23 ноябрь 1860 ел Стокгольм24 февраль 1925, шунда ук) — швецияле сәясәтче, социаль-демократик фиркадан Швециянең беренче премьер-министры.

Биография һәм сәяси эшчәнлек[үзгәртү]

Карл Яльмар Брантинг Швециянең социаль-демократик фиркасына (ШСДФ), Икенче Интернационалга нигез салучыларның һәм аларның лидерларының берсе. 1887-1917 елларда «Сосиаль-демократен» («Social-Demokraten») газетасының мөхәрире. 1896 елдан риксдаг депутаты. 1907 елдан ШСДФ башкарма комитеты рәисе.

1880-еллардан урыс инкыйлабчыларына ярдәм итә. Февраль инкыйлабыннан соң Петроградта кунак була, ләкин Октябрь инкыйлабын зур нәфрәт белән каршылый.

1920, 1921-1923 һәм 1924-1925 елларда ул премьер-министр була. Ул ШСДФны реформачыл юлда алып бара һәм фирканың инкыйлабчылар канаты белән көрәшә. Ул Берн интернационалын оештыруда катнаша.

1921 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Карл Яльмар Брантинг 1925 елның 24 февралендә Стокгольмда вафат була.