Эрнесто Теодоро Монета
| Эрнесто Теодоро Монета ит. Ernesto Teodoro Moneta |
|
Э.Т.Монета
|
|
| Һөнәре | сәясәтче, журналист, пацифист |
|---|---|
| Туу датасы | 20 сентябрь 1833 |
| Туу җире | Милан Италия |
| Гражданлыгы | |
| Милләте | итальянлы |
| Үлем датасы | 10 февраль 1918 (84 яшь) |
| Үлем җире | Милан, Италия |
| Бүләк һәм премияләре | |
Эрнесто Теодоро Монета (ит. Ernesto Teodoro Moneta; 20 сентябрь, 1833 ел, Милан – 10 февраль 1918 ел,Милан — итальян журналисты, сәясәтчесе һәм пацифисты. 1907 елда Луи Рено белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты
[үзгәртү] Биография
Монета 1833 елның 20 сентябрендә Миланда туа. 15 яшендә үк ул 1848 елгы «Миланның биш көнендә» - миланлыларның Австриягә каршы фетнәсендә катнаша. Шуннан соң ул Пьемонтта, Ивреада хәрби академияне тәмамлый һәм Гарибальдиның «Меңнәр походы»нда (Сицилиядә, 1859 ел) һәм 1866 елгы Австро-итальян сугышында катнаша. Нәтиҗәдә, үзенең милләтчел ышануларына карамастан, Монета тынычлык өчен хәрәкәт активисты була. 1867-1896 елларда ул II Secolo дигән демократик газетаның мөхәрире булып эшли. 1887 елда Милләтләр Лигасы оештыруны һәм коралсызландыруны таләп иткән «Тынычлык һәм арбитраж өчен Ломбард лигасына» нигез сала. Бу гамәлләре өчен 1907 елда ул Луи Рено белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Гомеренең соңгы елларында Монета, милләтчел ышануларын пацифистлыктан артыграк күреп, 1912 елгы Итальян-төрек сугышын һәм 1915 елда Италиянең Беренче бөтендөнья сугышына керүен хуплый.
Эрнесто Теодоро Монета 1918 елның 10 февралендә Миланда вафат була.
[үзгәртү] Сылтамалар
- Кыскача биография (ингл.)
- Нобель комитеты сайтында биография (ингл.)
| Бу сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
|
|
|
|---|---|
|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) |
|
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
- Страницы с превышением глубины раскрытия
- Шәхесләр
- 20 сентябрь көнне туганнар
- 1833 елда туганнар
- Миланда туганнар
- 10 февраль көнне вафатлар
- 1918 елда вафатлар
- Миланда вафатлар
- Сәясәт эшлеклесе эшләп бетерелмәгән мәкаләләр
- Сәясәтчеләр
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Италиядән Нобель премиясе лауреатлары
- Италия журналистлары
- Италия сәясәтчеләре